Шәрип Шәймиев музей-йорты (Әнәк)

Викибирелмәләрдә элемент юк

Шәрип Шәймиев музей-йорты (рус. Дом-музей Шарипа Шаймиева) — Татарстанның Актаныш районы Әнәк авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Актаныш районы туган як музее филиалы. Татарстанның беренче президенты М. Ш. Шәймиевның Әнәк авылында яшәгән әтисе Шәрип Шәймиев һәм аның нәселе тарихы белән таныштыра. 2020 елның августыннан«Бабайда кунакта» мемориаль комплексы составында[1].

Тарих

2005 елның 11 июленнән Илшат Шәех улы Фәрдиев (Шәрип Шәймиевның оныгы) карамагындагы шәхси музей буларак ачыла.

2011 елдан Актаныш районы туган якны өйрәнү музее филиалы.

Бина

Музей урнашкан агач йорт ХХ гасыр урталарында төзелгән. 19561980 елларда Шәрип Шәймиев гаиләсе яши. Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиевның балачагы, яшьлеге шушында үтә.

Экспонатлар

1432 кв. м. мәйданда урнашкан музей, торак йорттан башка, мунча, келәт, абзар, баз һәм коены үз эченә ала. Экспозициядә гаилә көнкүреше торгызылган, гаилә әгъзаларының шәхси әйберләре урын алган. ХХ гасыр татар халкының йорт кирәк-яраклары һәм җиһазлары белән таныштыра.

Экскурсия

  • Шәймиевләр нәсел оясы

Сылтамалар

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә