Азнакай районы

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Азнакай районы
Байрак
Flag of Aznakayev rayon (Tatarstan).pngAznakeevskii rayon gerb.png
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Мәйдан 2143,3 км²
Башкала Азнакай
Нигезләнү датасы 30 октябрь 1931
Харита сурәте
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 301 метр
Сурәт
Халык саны 62 024 (1 гыйнвар 2018)[1],
58 966 (2021)[2]
Рәсми веб-сайт aznakayevo.tatarstan.ru
Commons-logo.svg Азнакай районы РУВИКИ.Медиада

Азнакай районы (рус. Азнакаевский район) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы составындагы административ-территориаль берәмлек һәм муниципаль берләшмә (муниципаль район). Республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан. 2020 ел башына районда 60 129 кеше яши. Шуларның 42 647 се — шәһәр, 17 482 се — авыл халкы[3].

1931 елның 30 октябрендә барлыкка килә, 1963 елның 1 февралендә территориясе Әлмәт районына бирелә һәм район бетерелә. 1965 елның 12 гыйнварында ТАССР составында административ берәмлек буларак кабат торгызыла[4][5].

Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнашкан. Монда машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате, нефть-газ комплексы предприятиеләре эшли. Район территориясендә Ромашкино нефть ятмасының Азнакай мәйданы урнашкан[6].

Азнакай районында Татарстанның иң югары ноктасы — Чатыр-Тау (диңгез өсте биеклегеннән 321,7 м) урнашкан, ул шундый ук исемле табигать тыюлыгында урнашкан[7][8].

География

Чатыр-Тау заказнигы, 2015 ел
Чекан, 2008 ел
Ык, 2008 ел
Владимир авышлыгы, 2013 ел

Төньякта Мөслим, төньяк-көнбатышта — Сарман, көнбатышта — Әлмәт, көньякта — Бөгелмә һәм Ютазы районнары белән, ә көнчыгышта Башкортстанның Бакалы һәм Шаран районнары белән чиктәш[8].

Район республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан. Табигый яктан бу көнчыгыш урман-дала зоналарының бер өлеше. Регионның рельефы — калкулыклы тигезлек, берничә ярус һәм кискен борылышлар асимметриясе белән тасвирлана. Тигезлек Урал таулары алдының Бөгелмә платосында, Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының төньяк-көнчыгышында урнашкан (Чатыр-Тау — төбәкнең истәлекле урыны һәм Татарстанның иң биек ноктасы)  һәм Ык-Зәй субүлешендәге Ык буеның киң киң сул ягын үз эченә ала[9].

Район мәйданы-2143,3 км2, биләгән территория буенча ул республикада Мамадыш, Әлмәт, Лаеш һәм Нурлат районнарыннан кала бишенче урынны алып тора[9].

Герб һәм әләм

Герб идеясе һәм авторлыгы Тимкин Рафыйк Әнәс улыныкы. Гербтагы төп фигура — лачын, ул энергия, очыш, максатчанлык һәм ирекне чагылдыра. Лачын район һәм аның халкын, югары күтәрелгән канатлары районның икътисади нигезе булган нефтьне, районның динамик үсешен, киләчәккә омтылышын, иртәгәсе көнгә ышанычны гәүдәләндерә. Шул ук вакытта очучы кош җирле халыкның мәдәни традицияләрен һәм рухи дәвамчанлыкны ассызыклый. Көмеш төс — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы. Төбәк икътисадының аграр өлеше алтын сызык белән күрсәтелгән. Яшел төс табигатьне, сәламәтлекне, экологияне, тормыш үсешен символлаштыра. Кызыл төс хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәмне чагылдыра, Азнакай районын Татарстанның алдынгы сәнәгать төбәкләренең берсе буларак күрсәтә[10].

Азнакай муниципаль районы әләме район гербы нигезендә эшләнгән һәм горизонталь буенча тигез булмаган өч өлешкә бүленгән 2:3 чагыштырмалы турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт: киң кызыл, тар гына сары һәм яшел төсләр, герб сурәте кабатлана, әмма җир дугаланып килмәгән. Әләмне төзү белән Россия геральдистлар берлеге белән берлектә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика советы шөгыльләнде[11].

Тарих

Этимология

Азнакай — Азнакай районының административ үзәге. Сүзнең беренче өлеше«Азна-» — башкорт «Аҙна» сыннан («ҙ» сакау [ з ] авазы) —«атна, атналык» дигәнне аңлата, шулай ук «җомга» мәгънәсен  югалганткан булырга тиеш. Икенче «-кай» өлеше — башкорт, татар һәм чуаш телләрендә ягымлылык өстәүче суффикс[12].

Борынгы һәм Урта гасырлар

Азнакай районының хәзерге территориясендә элек-электән башкортларның урнашкан булган. Биредә кабер ташлары һәм мөселман традицияле, тирән чокырлы каберле зур булмаган мөселман зиратлары. Алар әлеге җирлектәге башка каберлекләргә бик нык аерылып тора, чөнки калган каберлекләр мәҗүси йолаларга хас сай чокырлары, үлгән кешенең башы көньяк-көнбатыш якка юнәлүе, кабер язуларының булмавы белән билгеле. Мондый каберлекләр XIV гасырда бу төбәктә утрак тормышлы этник төркемнәр булганын күрсәтелә ала, ләкин каберлекләр тирәсендә торак пункт эзләре табылмаган[13].

Советлар Союзы составында

1918 елда Совет хакимияте урнашканнан соң район территориясендә авыл советлары һәм волость башкарма комитетлары барлыкка килә. 1920 елга кадәр алар Самара губернасының Бөгелмә өязе һәм Уфа губернасының Минзәлә өязенә керәләр. 1920 елдан 1930 елга кадәр территория Татарстан АССРның Бөгелмә кантоны составында була[8].

1930 елның 23 июлендә ТАССРның барлык кантоннары бетерелә, алар урынына районнар төзелә. 1931 елның 30 октябрендә аны Азнакай районы дип үзгәртәләр[4][5]. Дүрт елдан соң төбәктә районнар үзгәртеп корыла, 17 се арасында Тымытык районы барлыкка килә. 1958 елда аны бетерәләр, ә территориясен Азнакайга тапшыралар[4][14]. Әмма Азнакайның үзен дә 1963 елда, территориясен Әлмәткә кушып, ике елга бетерәләр. Соңгы тапкыр 1965 елның 12 гыйнварында район тулысынча торгызыла һәм шул чикләр белән хәзергәчә сакланып калган[5].

1950 елның октябрендә,бер өлеше Азнакай мәйданына туры килгән Ромашкино нефть ятмалары эшкәртелә башлагач, районның актив индустриализациясе башлана. 1951 елның 7 августында җир бораулау өчен Азнакай бораулау конторасы төзелә. Ноябрь аенда нефтьне план буенча таба башлыйлар[9].

Хәзерге заман

1992 елдан 2005 елга кадәр Татарстанның халык депутаты Азнакай районы кулланучылар җәмгыятен җитәкләгән була[17].

2008 елда район башлыгы итеп Рафис Галиев билгеләнә[18], ул 2011 елның декабрендә, «Татнефть» компаниясенә күчү сәбәпле, вакытыннан алда эштән китә. Район башлыгы вазифаларын үтәүне Марсель Шәйдуллинга йөклиләр,  2012 елның октябрендә ул район башлыгы була һәм хәзерге көнгә кадәр шушы урында эшли[19][20].

Халык

Халык саны
2002[21]2005[22]2006[23]2007[24]2008[25]2009[25]2010[26]2011[27]2012[28]2013[29]
31 27330 61830 30430 03364 40564 27464 54764 42863 83563 548
2014[30]2015[31]
63 54463 271

Милли состав

Милләт 1970[32] 1979[32] 1989[32] 2002[33] 2010[34]
татарлар 82,0 % 82,7 % 81,2 % 80,9 % 86,1 %
руслар 15,0 % 14,2 % 15,3 % 14,9 % 11,2 %

Күренекле шәхесләр

Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм төзүчеләр үсеп чыкты.
Танылган язучылар

Габдулла Тукай премиясе лауреатлары:

Россия һәм Татарстанның халык артистлары:

күренекле җырчылар:

кебек күп шәхесләр районның данын еракларга танытты[35].

Азнакайдан Бөек Ватан сугышына 16 241 кеше китә. Шуларның 8192 се сугышта һәлак була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Каһарманы, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана.

Муниципаль-территориаль бүленеш

Азнакай муниципаль районында 2 шәһәр, 26 авыл җирлеге һәм аларга кергән 78 торак пункт бар[36]. Шәһәр шартларында (Азнакай шәһәре һәм Актүбә ш.т.б.) район халкының 69,83% ы яши.

Авыл җирлегеАдминистратив үзәкТорак
пунктлар
саны
ХалыкМәйдан,
км²
1e-06 Шәһәр җирлекләре
1город Азнакай шәһәре Азнакай 1 34 720[31]
2 Актүбә бистәсе Актүбә бистәсе 1 9120[31]
2.000002 Авыл җирлекләре
3 Әгерҗе авыл җирлеге Әгерҗе 2 1184[31]
4 Әлкәй авыл җирлеге Әлки 2 542[31]
5 Әсәй авыл җирлеге Әсәй 2 898[31]
6 Балтач авыл җирлеге Балтач 1 534[31]
7 Бирючевка авыл җирлеге Бирючевка 3 380[31]
8 Вахитов авыл җирлеге Победа 5 1186[31]
9 Югары Стәрле авыл җирлеге Югары Эстәрле 2 586[31]
10 Илбәк авыл җирлеге Илбәк 4 279[31]
11 Кәкре Елга авыл җирлеге Кәкре Елга 3 810[31]
12 Карамалы авыл җирлеге Карамалы 3 767[31]
13 Мәлбагыш авыл җирлеге Мәлбагыш 5 817[31]
14 Мәсгут авыл җирлеге Мәсгут 2 366[31]
15 Микулино авыл җирлеге Микулино 6 569[31]
16 Сәпәй авыл җирлеге Сәпәй 2 714[31]
17 Сарлы авыл җирлеге Сарлы 3 847[31]
18 Сукаеш авыл җирлеге Зур Сукаеш 4 701[31]
19 Татар Шуганы авыл җирлеге Татар Шуганы 1 411[31]
20 Туйкә авыл җирлеге Туйкә 3 533[31]
21 Тымытык авыл җирлеге Тымытык 3 1841[31]
22 Уразай авыл җирлеге Уразай 1 679[31]
23 Урманай авыл җирлеге Урманай 2 822[31]
24 Урсай авыл җирлеге Урсай 2 933[31]
25 Үчәлле авыл җирлеге Үчәлле 4 419[31]
26 Чалпы авыл җирлеге Чалпы 4 1149[31]
27 Чемодурово авыл җирлеге Чемодурово 3 587[31]
28 Чубар Абдул авыл җирлеге Чубар Абдул 4 877[31]

Ерак яки бару кыен булган урыннарда урнашкан торак пунктлар: Балан-Бүләк, Банки-Сукаеш, Бүләк, Ирекле, Камышлы, Камышлы Күл, Карамалы Елга, Кәтем, Мөслим, Мәндәй, Түбән Сукаеш, Октябрь Бүләге, Таллы Бүләк[37].

Икътисад

Сәнәгать

Районның иң эре сәнәгать предприятиеләре[9][38]
Өлкә Предприятие исеме
Нефть һәм газ «Азнакаевскнефть», Азнакай цехы, «Бурение», «Татнефть-АхнакаевскРемСервис», АНПС, «Геология», «ННК-Геофизика», «Азнакай горизонты», «Геотех»
Машина җитешҗерү һәм металл эшкәртү «Нефтемаш» заводы, «Перекрыватель», «Техкомплект»
Азык-төлек сәнәгате «Азнакай май заводы» («Витамин» филиалы), «Азнакай икмәге», «Азнакай азык комбинаты»
Җиңел сәнәгать «Азнакай киемнәре» тегү фабрикасы

Азнакай районында Ромашкино нефть ятмасының шактый өлеше урнашкан, ул мөстәкыйль эшкәртү объекты — Азнакай мәйданы булып тора. Районның сәнәгать предприятиеләре күбесенчә административ үзәктә — Азнакай шәһәрендә урнашкан. Анда нефть-газ комплексы, машина җитештерү һәм металл эшкәртү, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре эшли.

Авыл хуҗалыгы

Агросәнәгать комплексы[38]
Оешма категориясе Оешмалар саны Оешма атамасы Алып торган территориясе
Эре инвесторлар 2 «Агросила — групп» («Азнакай» агрофирмасы) 35 %
«Союз Агро» (Актүбә җирле җитештерү комплексы) 14 %
Мөстәкыйль хуҗалыклар 12 % «Агро ТНГС И», «Марс», «Х.Мустакимов ис. җәмгыять», «Тукай», «Туйкино», «Чалпы», «Таллы Бүләк», «Эстәрле», Ф. Р. Каримов хуҗалыгы 37 %
Крестьян-фермер хуҗалыклары >50 14 %

Район ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык, умартачылык кебек авыл хуҗалыгы терлекчелек тармакларына йөз тота. Шулай ук биредә бодай, көзге арыш, арпа, карабодай, борчак, шикәр чөгендере игелә[6]. Районның гомуми мәйданы 165 500 га, шуның 137 300 га — авыл хуҗалыгы җирләре, 112 000 га җир эшкәртелә[38].

2007 елда Азнакай районы Татарстанда карабодай җитештерү һәм аның икътисади күрсәткечләре буенча береенче урында торды. 2020 елның октябрь аена районда 23 мең гектарга якын көзге культуралар чәчелгән[39]. 2020 елда район шулай ук рапс үстерү күләме буенча район Татарстанда лидер булып тора, бу культураның мәйданы 10 мең га тәшкил итә[40].

Азнакай районы республикада сөт җитештерү буенча алтынчы урында тора: 2020 елның ноябрендә районда көнгә 142,7 тонна сөт савыла (бер сыерга уртача 18,4 кг) — бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,7 тоннага күбрәк[41].

Инвестицион потенциал

Татарстан Республикасының социаль-икътисадый мониторинг комитеты бәяләве буенча, 2020 елның гыйнвар-июнь айларында Азнакай районының капиталына инвестицияләр күләме якынча 1,8 млрд. сум тәшкил иткән, бу Татарстандагы гомуми инвестицияләр күләменең 0,8% ы[42].

Республика Дәүләт статистикасы федераль хезмәте хисабы нигезендә, 2019 елда Азнакай районына 4,3 млрд. сум инвестиция җәлеп ителгән (бюджет акчаларыннан һәм кече эшмәкәрлек субъектларыннан кергән табышлардан тыш), бу Татарстанның гомуми өлешенең 1,2% ын тәшкил итә. 2018 елда сумма шул ук диярлек — 4,2 млрдref name=polugodie/>[43].

Инвестицияләр буенча файдалы казылмалар чыгару (1 млрд. сумга якын), төзелеш (46 млн. сумга якын), электр энергиясе (9,5 млн.), авыл хуҗалыгы, ау һәм балык тоту (7,8 млн.), эшкәртү өлкәсе (4,5 млн.), сәламәтлек саклау (4,2 млн.), сәүдә (3,5 млн.) өлкәләре алда бара[42][43].

Торак фонд

Торакны кулланышка тапшыру[42][43]
2018 ел 2019 ел 2020 ел (гыйнвар-июнь)
м² % ТР да м² % ТР да м² % ТР да
м² Район % ы м² Район % ы м² Район % ы
Барлыгы 21 912 100 2 409 949 0,91 22 362 100 2 675 529 0,84 10 614 100 1 353 428 0,78
Шул исәптән, предприятиеләр һәм оешмалар тарафыннан 9 443 43,1 1 301 195 0,73 1294 5,79 1 569 808 0,08 - - 551 485 -
Шул исәптән, халык тарафыннан 12 469 56,9 1 108 754 1,12 21 068 94,21 1 105 721 1,91 10 614 100 801 943 1,32

Транспорт

Районның төп автомобиль юллары: Яр Чаллы (М7) — Азнакай — Октябрьский (М5), 16К-0077 «Азнакай — Әлмәт», 16К-0078 «Азнакай — Бөгелмә».

Районда тимер юллар юк. Көньяк-көнбатыш чигеннән ерак түгел Бөгелмә аэропорты урнашкан.

Экология

Чатыр-Тау табигать заказнигы

Район территориясе буйлап агучы елгаларның гомуми озынлыгы — 780 км. Төбәкнең иң зур һәм төп елгасы — Кама кушылдыгы булган Ык елгасы, район эчендәге озынлыгы — 65 км, аның кушылдыклары — Стәрле (54 км) һәм Мәллә (36 км) елгалары. Ык һәм Стәрле төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәрләренә керәләр. Ык тугайларында күлләр бар, карст системасы буенча барлыкка килгән күлләр дә очрый, мәсәлән, Зур Кизай күле[44].

Район территориясе урман-дала зонасында урнашкан. Монда киң яфраклы усак һәм кылган, солыча нечкә сабак һәм башка күптөрле үләннәр бар. Районның хайваннар дөньясы урман, дала һәм җир астын биләүчеләрдән тора. Кошлардан иң еш сарытүш, тургайлар, сиртмәкойрык, имезүчеләрдән — соры тычкан, куян, төлке, байбак, поши, ас, кабан, сусар очрый[8].

Азнакай районында иң зур саклана торган табигый территория булып 4149 га мәйданлы, диңгез биеклегеннән 321,7 м биеклектәге профильле «Чатыр-Тау» дәүләт табигый заказнигы санала[7][8].

Районда шулай ук Чекан табигый ядкәре урнашкан. Бу — Ык елгасының уң як ярында 2073 га мәйдандагы дала чиясе һәм дала уракчы кырмыскасы,  сары карга[8].

Икенче «Владимир авышлгы» дәүләт табигый заказнигы Татарстанның Кызыл китабына кертелгән болын, дала үсемлекләре һәм бөҗәкләр җыелмасы бар, шулай ук утчәчәкнең республикадагы иң зур популяциясе үсә[8][9].

1978 елда байбакны(сөркәне) саклау өчен 30 мең га мәйданлы Азнакай аучылык заказнигы төзелә. Байбактан кала анда поши, кабан, суер һәм көртлекләр очрый[8].

2020 елның сентябрендә төбәк әһәмиятендәге табигать ядкәре дип шундый ук исемле авыл янындагы Мануяз үзәнен таныйлар. Үзән мәйданы — 9,7 гектар. Аның территориясендә Кызыл китапка кертелгән куян, дала көзәне, бүдәнә, каракошлар бар[45][46].

Социаль өлкә

2020 елда районда 57 балалар бакчасы, 32 мәктәп, 3 өстәмә белем бирү учреждениесе, 13 филиаллы 13 гомуми белем бирү мәктәбе, шуларның унисигезе татар телендә, икесе рус-татар һәм уны рус телендә белем бирә. Районда гимназия, инглиз телен тирәнтен өйрәнүле мәктәп һәм лицей бар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен ике махсус мәктәп эшли[38].

Район мәдәният учреждениеләре челтәре 47 мәдәният йорты, 4 авыл клубы, район-шәһәр Мәдәният сарае, Актүбә бистәсендәге Гагарин исемендәге Мәдәният сарае, 33 китапханә, 2 балалар сәнгать мәктәбе, Сергий Радонежский православие чиркәве урнашкан[8].

340 стационар урынга исәпләнгән Азнакай үзәк район хастаханәсе медицина хезмәте күрсәтә. Поликлиника рентген, флюорография һәм УЗИ кабинетлары, клиник, биохимик, цитологик, бактериологик лабораторияләр һ.б. белән җиһазландырылган[9].

Районда 1930 елдан башлап татар һәм рус телләрендә «Маяк» газетасы басыла (тарихи исеме — «Трактор», соңрак — «Коммуна»). Редакцияне 1962 ел башында ябалар, әмма 1965 елда ук кабат торгызалар[47].

Искәрмәләр

  1. 26. Численность постоянного населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2018 годаФедераль дәүләт статистикасы хезмәте.
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2020 года. Статистический бюллетень. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020. Архивировано 24 гыйнвар 2021 года.
  4. 4,0 4,1 4,2 Лев Жаржевский. Образование ТАССР: от Татаро-Башкирской республики и штата Идель-Урал к 10 кантонам и 70 районам. Интернет-газета «Реальное время» (17 март 2017). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  5. 5,0 5,1 5,2 Дулаева, 2002
  6. 6,0 6,1 Георесурсы, 2017
  7. 7,0 7,1 Роман Фандорин. Чатыр-тау: самая высокая точка Татарстана. Сетевое издание «Газета Daily» (10 октябрь 2013). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  8. 8,0 8,1 8,2 8,3 8,4 8,5 8,6 8,7 8,8 8,9 Лариса Айнутдинова, Булат Хамидуллин. Азнакаевский район: самая высокая точка, татаро-башкирское пограничье и родина шерстистого носорога. Интернет-газета «Реальное время» (8 октябрь 2017). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 Азнакаевский район. Интернет-портал TatCenter.ru (2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  10. Решение Азнакаевского районного Совета РТ от 19 мая 2006 г. N 47-8 «О гербе и флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район» Приложение N 1. Положение о гербе муниципального образования Азнакаевский муниципальный район Республики Татарстан. Портал Гарант.ру (19 май 2006). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  11. Решение Азнакаевского районного Совета РТ от 19 мая 2006 г. N 47-8 «О гербе и флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район» Приложение N 2. Положение о флаге муниципального образования Азнакаевский муниципальный район Республики Татарстан. Портал ГАРАНТ.РУ (19 май 2006). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  12. Вестник, 2005
  13. Гарустович, 2012
  14. Ведомости Верховного Совета СССР, 1958
  15. Умер бывший глава Азнакаевского района Анас Исхаков. Интернет-газета «Реальное время» (22 октябрь 2019). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  16. На 75-м году жизни скончался экс-глава Азнакаевского района. СМИ «aif.ru» (22 октябрь 2019). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  17. Минтимер Шаймиев на сессии Азнакаевского Совета народных депутатов представил нового руководителя города и района. Татар-информ (16 июнь 2005). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  18. В Азнакаевском районе – новый глава. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (2 октябрь 2008). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  19. Главой Азнакаевского района РТ избран Марсель Шайдуллин. Деловая электронная газета «Бизнес Online» (19 октябрь 2012). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  20. Рафис Галиев досрочно покинул пост главы Азнакаевского района РТ. Газета «Вечерняя Казань» (20 декабрь 2011). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  21. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  22. Административно-территориальное деление (АТД) за 2005 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  23. Административно-территориальное деление (АТД) за 2006 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  24. Административно-территориальное деление (АТД) за 2007 год. Дата обращения: 29 март 2015. Архивировано 29 март 2015 года.
  25. 25,0 25,1 Республика Татарстан. База данных показателей муниципальных образований на 1 января 2008-2014 годов
  26. Численность и размещение населения республики Татарстан. Итоги всероссийской переписи населения 2010 года
  27. Оценка численности постоянного населения Республики Татарстан на 1 января 2011 года. Дата обращения: 4 апрель 2015. Архивировано 4 апрель 2015 года.
  28. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям. Таблица 35. Оценка численности постоянного населения на 1 января 2012 года. Дата обращения: 31 май 2014. Архивировано 31 май 2014 года.
  29. Численность населения Российской Федерации по муниципальным образованиям на 1 января 2013 года. — М.: Федеральная служба государственной статистики Росстат, 2013. — 528 с. (Табл. 33. Численность населения городских округов, муниципальных районов, городских и сельских поселений, городских населённых пунктов, сельских населённых пунктов). Дата обращения: 16 ноябрь 2013. Архивировано 16 ноябрь 2013 года.
  30. Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2014 года. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан. Казань, 2014. Дата обращения: 12 апрель 2014. Архивировано 12 апрель 2014 года.
  31. 31,00 31,01 31,02 31,03 31,04 31,05 31,06 31,07 31,08 31,09 31,10 31,11 31,12 31,13 31,14 31,15 31,16 31,17 31,18 31,19 31,20 31,21 31,22 31,23 31,24 31,25 31,26 31,27 31,28 Численность населения муниципальных образований Республики Татарстан на начало 2015 года. Дата обращения: 17 апрель 2015. Архивировано 17 апрель 2015 года.
  32. 32,0 32,1 32,2 Мустафин М.Р, Хузеев Р.Г. Всё о Татарстане (Экономико-географический справочник). — Казань, 1994
  33. 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2015-09-15, retrieved 2013-10-10 
  34. Национальный состав населения Республики Татарстан 2013 елның 29 октябрь көнендә архивланган. (рус.)
  35. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-04-18, retrieved 2017-04-17 
  36. Закон Республики Татарстан N 48-ЗРТ «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Азнакаевский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе». АО «Кодекс» (31 гыйнвар 2005). Дата обращения: 9 ноябрь 2020.
  37. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан № 648 «Об утверждении перечня населённых пунктов, находящихся в отдалённых или труднодоступных местностях Республики Татарстан». АО «Кодекс» (29 декабрь 2005). Дата обращения: 9 ноябрь 2020.
  38. 38,0 38,1 38,2 38,3 История района. Азнакаевский муниципальный район (22 гыйнвар 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020. Архивировано 18 гыйнвар 2021 года.
  39. Резеда Шарипова. На полях Азнакаевского района завершаются осенние работы. Филиал АО «ТАТМЕДИА» "Редакция газеты «Маяк» (13 октябрь 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  40. Гулюза Ибрагимова. Родственник капусты — рапс: техническая культура, требующая решительности. Сетевое издание «События» (13 октябрь 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  41. Резеда Шарипова. В Азнакаевском районе ежедневно надаивают около 143 тонн молока. Филиал АО «ТАТМЕДИА» "Редакция газеты «Маяк» (13 октябрь 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  42. 42,0 42,1 42,2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  43. 43,0 43,1 43,2 Основные показатели инвестиционной и строительной деятельности в Республике Татарстан. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Республике Татарстан (2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  44. Постановление Кабинета Министров Республики Татарстан № 237 «Об утверждении положений о памятниках природы регионального значения Республики Татарстан». АО «Кодекс» (29 март 2019). Дата обращения: 9 ноябрь 2020.
  45. «Долина Маняуз» и «Покш Пандо» — в Татарстане создали новые охраняемые природные зоны. «Государственный Интернет-Канал «Россия» (5 ноябрь 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  46. Об объявлении природных объектов «Долина Маняуз» на территории Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан, «Покш Пандо» на территории Лениногорского муниципального района Республики Татарстан памятниками природы регионального значения. Кабинет министров Республики Татарстан (29 сентябрь 2020). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.
  47. «Маяк» — Азнакай районы елъязмасы (тат.). Филиал АО «ТАТМЕДИА» Редакция газеты «Маяк» (11 июль 2015). Дата обращения: 7 ноябрь 2020.

Сылтамалар

Әдәбият