Әнвәр Шәрәфиев

Әнвәр Җәмил улы Шәрәфиев (рус. Анвар Замилович Шарафеев, 15 март 1935, Урсай (Азнакай районы), Татарстан АССР9 июль 2024) — композитор, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1989). Татарстанның халык артисты. ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1973 елдан). Музыка укуханәләре һәм балалар музыка мәктәпләре өчен виолончель, скрипка, баян, фортепиано буенча милли (татар) репертуар булдыру өстендә эшли. Балалар өчен җырлар яза.

Тәрҗемәи хәле

1935 елның 15 мартында ТАССР Азнакай районы Урсай авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе һәм Зөләйха апасы Бөек Ватан сугышына алынгач, 9 яшендә көтүче булып эшли башлый. Әтисе сугышта алган яраларыннан вафат булгач, гаиләсе матди яктан авыр хәлдә кала. Әнвәрне балалар йортына җибәрәләр. Казан балалар йортында 7 сыйныф тәмамлый.

Балачактан музыкага тартыла. Үзлегеннән баянда, скрипкада, мандолинада уйнарга өйрәнә. 1945 елда Азнакай районы үзешчәннәре олимпиадасында гармунда татар халык көен башкарып, 1нче урынны ала.

1953 елда Алабуга мәдәният училищесына укырга керә. Дәүләт имтиханнары тапшырганда комиссия рәисе булган композитор Әнвәр Бакиров сәләтле егеткә Казан музыка училищесына укырга керергә тәкъдим итә. Әнвәр Шәрәфиев Казан музыка училищесында Ю. В. Виноградовның композиция классын тәмамлый. Шул уку йортында уку елларында беренче әсәрләре туа: лирик җырлар, вокаль дуэтлар, фортепиано һәм скрипка өчен пьесалар һ.б.

19601966 елларда Казан дәүләт консерваториясендә профессор А. С. Леман классында укый. Вокаль музыкага тугърылыклы калып, Әхмәт Фәйзи сүзләренә романслар шәлкеме иҗат итә. Шулай ук квартет, виолончель өчен пьесалар яза. Диплом эше — «Юллар» симфоник поэмасы.

Уку белән беррәттән, 1960 елларда клубларда, пионер йортларында үзешчән сәнгать түгәрәкләре белән җитәкчелек итә, мәдәният йорты директоры булып эшли, музыка мәктәбендә укыта.

1966 елдан Казан педагогика училищесында баян һәм гомуми фортепиано фәненнән укыта. 45 ел дәвамында укытучылык эшчәнлеген алып бара.

1991 елда 4нче татар гимназиясе каршындагы музыка студиясе нигезендә 24нче балалар музыка мәктәбе оештыра, аның беренче мөдире һәм укытучысы була[1][2].

2024 елның 9 июлендә вафат була[3].

Иҗаты

50 елдан артык иҗат һәм музыка-агарту эше белән шөгыльләнә. Симфоник оркестр, хор өчен, камера уен кораллары өчен язылган әсәрләр авторы. 200дән артык җыр һәм романс, 50 концерт-инструменталь әсәр, балалар, хор һәм симфоник музыка иҗат иткән. 13 вокаль һәм инструменталь әсәрләр җыентыгы басылып чыккан.

Музыкасын Әнвәр Шәрәфиев язган берничә җыр күп еллар дәвамында популяр. Аларны Татарстанның күп кенә халык артистлары башкара. Аның әсәрләре Казан, Әлмәт, Азнакай, Түбән Кама, Алабуга һәм Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендәге мәгариф учреждениеләренең педагогик репертуарына керә.

Төп әсәрләре

Симфоник оркестр өчен

  • 1966 — «Юллар» симфоник поэмасы;
  • 1976 — «Легенда».

Тынлы оркестр өчен

  • 1974 — «Яшьләр маршы».

Камера уен кораллары өчен

  • 1966 — Кыллы квартет;
  • 1972 — Виолончель һәм фортепиано өчен баллада;
  • 1977 — Фортепиано өчен сонатина;
  • 1979 — Виолончель һәм фортепиано өчен серенада;
  • 1981 — Виолончель һәм фортепиано өчен ариозо;
  • 1982 — Виолончель һәм фортепиано өчен элегия;
  • 1986 — Виолончель һәм фортепиано өчен пьесалар;
  • Баян өчен юмореска;
  • Баян өчен полька;
  • Скрипка һәм фортепиано өчен бию;
  • 2011Скрипка һәм фортепиано өчен «Моң» поэмасы;
  • Скрипка һәм фортепиано өчен музыкаль мизгел.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

  • 1989 ел — ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • Татарстанның халык артисты.

Кызыклы факт

Ә. Шәрәфиевның Гәрәй Рәхим сүзләренә язган «Уйнагыз, гармуннар» җырының[5] исеме белән 1986 елдан Казанда уздырылып килүче гармунчыларның республика фестивале аталган[6].

Искәрмәләр

  1. ТР мәдәният министрлыгы сайтында
  2. Казан мэриясенең рәсми порталы, 21.05.2010(үле сылтама)
  3. Ушел из жизни выдающийся композитор Анвар Замилович Шарафеев. Министерство культуры Республики Татарстан (9 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 апрель 2026.
  4. Таткнигафонд.ру сайты(үле сылтама)
  5. Уйнагыз, гармуннар җыры
  6. «День Казани» сайтында(үле сылтама)

Әдәбият

  • Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0;
  • Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань: ТКН, 1985..