Мөслим (Азнакай районы)
Мөслим — Азнакай районындагы бердәнбер мишәр авылы. Бүген биредә 63 хуҗалык исәпләнә, 160 кеше тора. Авылда башлангыч мәктәп, “Тамчы” балалар бакчасы бар.
Авыл тарихы
Авыл 1888 елда барлыкка килә. 1886 елны Пенза губернасыннан килгән Субаев һәм Дәүликамов фамилияле кешеләр, Урсай "башкорт"ы Миңнегулдан җир сатып алалар. 1888 елда Пенза губернасының Горенка, Татар Шалдавычы, Чатука, Урман асты авылларыннан 11-12 гаилә күчеп килә. Мөселманнар күчеп килде, дип авылга Мөслим дигән исем бирәләр.
Чыганак
Мөслим бәйрәм итте, Маяк 2008-06-27(үле сылтама)