Горенка

Горенка (рус. Горенка) — Мордовиянең Зубова Поляна районына керүче татар авылы. Авылны 17 гасырда темников татарлары нигезли.

Авылда 1869 елгы Атемар дисәтинәсендә язылганча 42 йорт булган.

Авыл янгыннан калган җиргә урнашканлыктан Горенка (русча горелый - янган) дип атала.

Танылган шәхесләр

  • Мөхәммәтша Мамин (1905-1943) – Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган татар язучысы, әдәби тәнкыйтьче.

Чыганаклар