Юкә

Юкә (лат. Tília) — хуш исле вак саргылт чәчәкле, кабыгыннан мунчала алына торган яфраклы агачлар ыругы.

Җир шарының төньяк ярымшарында 25, БДБ илләрендә 10 төрле юкә үсә. Безнен якларда биеклеге 30 метрга, ә диаметры бер метрга җиткән вак яфраклы юкә (липа мелколиственная) дигән төре таралган. Яшь агачларның, ботакларның кайрысы шома, кызгылт-көрән, ә карт юкәнең төптәге кайрысы карасу, җыерчыклы, тирән буразналы. Юкә уңдырышлы туфракны ярата, күләгәгә, салкынга, җилгә чыдам агач. Ул урманда ак һәм кара чыршы күләгәсе астында да үсә ала. Акрын үсә. Юкә 400 елга кадәр, ә кайберләре 700 елга кадәр яши.

Юкә безнең яктагы барлык агачлар яфрак ярып бетергәч, иң соңыннан гына яфрак яра башлый. Яфракларны озак вакыт бөредә төреп тота да, көн җылыну белән бик тиз яфрак формалаша башлый. Юкә майда уртасында яфрак яра башлый һәм 20 көн эчендә яфрак пластинкасы тулысынча формалаша.

Безнең якларда үсүче агач һәм куаклардан иң соңгысы булып, көннәр эсселәнгәч, юкә чәчәк ата. Уртача 2 июльдә ул саргылт-ак хуш исле чәчәккә төренә. Әйләнә-тирәгә юкә чәчәге бал исе тарала. Юкәне бал кортлары чолгап ала, агач бал кортлары ярдәмендә серкәләнә. Ул шулай ике атна дәвамында хуш искә күмелеп утыра. Бер төп юкә агачы бер гектар карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Зур юкә чәчәк ату чорында 12 кг кадәр, ә бер гектар юкә урманы бер тоннадан артык бал бирә.

Медицинада юкә чәчәге чәен салкын тиюне тир белән чыгару өчен файдаланалар. Халык медицинасы яшь юкә кабыгын, бөресен һәм яфракларын да файдалана. Юкә чәчәген ликер һәм коньяк хәзерләгәндә кулланалар.

Көз ахырында чәчәкләрдән, эчендә бер-ике орлыгы булган, борчак кадәр түгәрәк чикләвекләр өлгереп җитә. Башка агачлар орлыгын җәй көне койса, юкә ашыкмый, көз ахырында яки кыш башында коя башлый. Орлык кыш буе коела. Моның да үзенә күрә сере бар. Коелган орлыклар кар өстеннән җил ярдәмендә, кайсы да булса бер урында тоткарланганчы хәрәкәт итәләр. Җилдә яхшы хәрәкәт итү өчен һәр орлыкта канатчыклар бар. Орлык яз көне су белән дә агып китәргә мөмкин. Уңайлы шартлар булганда орлыктан яңа үсемлек — юкә үсеп чыга. Ләкин миллионлаган орлыкның санаулысы гына яңа агачка әй-ләнә. Аның каравы, салкын кыш көне, юкә орлыклары күп кенә кошларга, кайбер җәнлекләргә азык хезмәтен үтиләр. Юкәнең вак кына орлыкларында миндаль маена охшаган ашарга яраклы май була (12% кадәр).

Хуҗалык әһәмияте

Яшь юкә кайрысыннан кәрзин, башмак, чабата, бау үрәләр. 1889 елны гына Русиядә 500 миллион пар чабата ясалган. Бер чабата өчен 3-4 яшь юкәне каезларга кирәк.[9] 30-50 яшьлек юкәләрнең кабыкларыннан мунчала алалар. Юкә кабыгын бер-ике ай тын елгаларда, буаларда, күлләрдә тоталар. Җебегән юкә кабыгыннан мунчала чыга. Мунчаладан бау ишкәннәр, чыпта сукканнар, чыпта капчык эшләгәннәр. Чыптаны салкын кермәсен өчен ишекләргә куялар, чыпта капчыкларга тутырып агач күмере ташыйлар иде.

Юкә — утын буларак җылылыкны аз бирә. Нәзек юкә бүкәннәр утынга тиз ярылса, ә юан юкәләр бик авырлык белән генә ярыла. Туры, ботаксыз юкә бүрәнәләрне төзелештә кулланырга була. Коры урында алар озак тора, ә юешкә, дымга бер дә чыдамый.

Чыганаклар

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 230. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 514.
  3. Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
  4. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  5. Nederlands Soortenregister
  6. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  7. 1 2 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  8. 金孝锋, 鲁益飞, 丁炳扬, 李根有, 陈征海, 张方钢 浙江种子植物物种编目 [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 21408. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021408
  9. Когда появились лапти?, archived from the original on 2015-10-16, retrieved 2015-10-24 

Төркемнәр