Карабодай

Карабодай (лат. Fagópyrum) — карабодайлылар гаиләсеннән булган үсемлек. Аксымга, Р һәм В витаминнарына бай. Шулай ук составында кальций, фосфор, тимер кебек микроэлементлар, алма һәм лимун кислоталары бар. Андагы фолий кислотасы исә организмның каршы торучанлыгын арттыра.

Һиндстанның таулы районнарында барлыкка килгән карабодайны чама тойгысын белми торган культура дияргә мөмкин. Ул көзнең соңгы көннәренә кадәр тармаклана һәм, тәүге бөртекләрнең җитлегүен кайгыртмыйча, чәчкә ата. Шуңа күрә галимнәр аның мондый холкын үзгәртү юлларын эзли. Башкортстанның Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре аның тары кебек бер чуклы сортын чыгару өстендә зур эш башкарды.

Күбрәк диетик ризык буларак билгеле. Шуңа да суга пешерелгән карабодай боткасын шикәр чиреннән, артык юанлыктан интегүчеләргә киңәш ителә. Мондый ботка кан тамырларын ныгыта, организмнан шлакларны, башка төр зарарлы матдәләрне, шул исәптән артык суны чыгара. Шуны да әйтергә кирәк: карабодайда минераль матдәләр күп, әмма витаминнар аз.

Карабодай гадәттә июнь-июль айларында чәчәк ата.

Сылтамалар

  1. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  2. Nederlands Soortenregister
  3. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  4. 肖翠, 刘冰, 吴超然, 马金双, 叶建飞, 夏晓飞, 林秦文 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China [неопр.] // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 6. — С. 22064. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2022064

Төркемнәр