Болын

Болын (рус. луг, чуаш. пăлăм, чирм. былым, сах. булуң, хак. пулуң, бор. төрк. һәм монг. булуң) «почмак, болын, тоба; елга бөгелеше, елга алкасы белән уратылып алынган җир» сүзеннән ясалган. Монгол, бурят телләрендә булаң «кәкрелек, дугай», эвенк телендә болан «почмак», борынгы төрки телдә buluŋ «түтәрәм (дүрттән бер өлеш)» мәгънәсенә ия. Рус телендә булунчик «кечкенә култык» дигәнне аңлата.

Мәгънәләре:

  • үлән белән капланган ачык тигез урын;
  • печән чаба яки көтү йөри торган җир.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

  • Болын марилары / болын мариеМари халкының Мари Республикасы һәм Киров өлкәсендә яшәүче, мари теленең болын диалектында сөйләшүче, православие һәм традицион мари диннәрен тотучы бер этнолингвистик төркеме; көнчыгыш болын марилары белән берләшкән этник төркем тәшкил итә; үзатамасы: олык мари.
  • Болынлы (болыны булган), болынсыз (болыны булмаган), болынлык (болын), болынчы (болында печән чабучы), болындай (болын кебек киң, иркен мәгънәсендә).
  • Болын-ярын килү. Сөйләм телендә «Болын-ярын килү (яшәү)» төрле якка бүлгәләнеп, анда-монда таралышып, як-як булып һәм карулашып яшәү димәк. Бу әйтемдә болын сүзе «як, тараф һәм, хәтта бер-беренә кара-каршы як мәгънәсендә әйтелә. «Болын»ның бу борынгы мәгънәсе VIII гасырның беренче яртысында куелган Орхон ташларында очрый. Мәсәлән, «Төрт булуң коп ягы әрмиш» (дүрт як халыкның бар да яу имеш). Күлтәгиннең тамга хәрефләр белән язылган зур ташъязма һәйкәлендә дүрт болын – дүрт як: көнчыгыш, көнбатыш, көньяк һәм төньяк халыклар бар да дошман имеш. «Төрт булуңдакы будун (дүрт яктагы халык). «Болын-ярын килү» дигәндә дә «болын» сүзе монда хәзерге чабынлык-үләнлек мәгънәсендә түгел, шул борынгы болын (булуң – як) мәгънәсен саклаганга, шул сүз белән бергә бу әйтем үзе дә борынгы чорлардан калып телебездә сакланган.

Өстәмә мәгълүмат

  • Болын — борынгы төрки сүз. «Елга дугасы белән уратып алынган җир» мәгънәсендә булган. Охшаш сүз монгол, бурят, алтай, эвенк, мари, чуаш  телләрендә дә бар. Татар диалектындагы болын өстендә (ягъни печән өстендә) сүзеннән печәнлек буларак болыннарның зур икътисади әһәмияткә ия булганлыгы аңлашыла.
  • Болын — күпьеллык, нигездә, мезофиль (уртача дымлану шартларына җайлашкан) үләнчел үсемлекләр барлыкка китергән үсемлекләр бергәлеге тибы. Болында шартлар күбесенчә үләннәр өчен уңайлы, башка тереклек формалары, агачлар һәм куаклар өчен уңайсыз.

Болынның төрләре дә була. Мәсәлән, материк болын (кашлак болын һәм сазламык болын) язгы ташу сулары басмый торган субүләр һәм террасаларда урнаша; су баса торган, яки тугай болын – елга тугайларында киң таралган; субальп һәм биек тау болыннары – урман чигеннән өстәрәк тауларда урнаша.

Болын өчен кыяклылар һәм кузаклылар (азык буларак аеруча кыйммәт), шулай ук төрле үләнлелек хас.

Барлык болыннар өчен гомуми күренеш – туфракның өске катламында тамырлы туфрак, ягъни үлән тамырлары һәм тамырчаларыннан торучы чирәм хасил булу. Болында үсемлекләрнең җир астындагы органнары массасы җир өстендәге органнар массасыннан 3-5 тапкырга күбрәк.

Татарстанда болыннарның гомуми мәйданы 1 млн гектардандан күбрәк. Аеруча киң таралганнары кашлак болыннары, күбесенчә икенчел, ягъни бетерелгән урманнар урынында формалаша, урманның яңаруына көтү йөртү яки печән чабу комачаулый. Субүләрләрдә һәм төрле авышлыктагы сөзәклекләрдә күбрәк очрый. Мондый болында печән чабу яки көтү йөртү нәтиҗәсендә үсемлек массасы кими, туфраклар ярлылана бара. Үсемлекләр дөньясы чагыштырмача корылыкны яратучан. Шуңа күрә болында күбрәк солыча (лат. Festuca), тар яфраклы йонча (лат. Onobrychis), сирәк кенә кылганнар (лат. Stipa), нечкә сабаклар үсә.

Сазламык болыннар чагыштырмача аз. Сөзәклекләр итәгендә һәм грунт сулары чыккан түбәнлекләрдә урнаша. Күбрәк болын солычасы, күрәннәр, кырчыл, Лобель аксыргагы үсә. Артык дымлы һәм түмгәкле булганлыктан, файдалану өчен уңайсыз.

Кечкенә елга үзәннәре өчен, антропоген тәэсирләр көчле булмаганда, печән чаба торган кечерәк тугай болыннары хас. Аеруча типик тугай болыннары Кама-Криуш тугаенда (Алабуга шәһәреннән ерак түгел), Каманың сулъяк яры тугаенда Зәй һәм Чишмә елгасы тамакларында, Мишә елгасы тугаенда һәм аның түбән агымында сакланганнар. Бигрәк тә кындырак, сарут, кырчыл, төлкекойрык, кузаклылардан тукранбаш, тычкан борчагы үсә. 1 гектар болын җиреннән 12-30 ц печән уңышы алына.

Болыннар печән чабу һәм көтү йөртү өчен файдаланыла. Продуктлылыгын арттыру өчен аларны культуралаштыралар: куаклардан чистарталар, түмгәкләрне тигезлиләр, чирәмен йомшарталар, ашлама кертәләр, өстәмә рәвештә файдалы үләннәр чәчәләр, дым җитмәгән очракта сугаралар, кирәгеннән артык дымланганда киптерәләр.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Болынга кибән керде

  • җәй үтте.

Болын-ярын килү

  • төрле якка бүлгәләнеп, таралышып бетү.

Болын-ярын яшәү

  • як-як булып, бозылышып, карулашып яшәү.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Питрау булса яңгыр – печәнеңне болында калдыр;
  • Исле чәчәк өзелер, болында исе калыр;
  • Башбаштак тәкәгә болын тар.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Уяна иркен болыннар,

Ачыла гөл керфекләре;

Тибрәнеп яфрак өстендә

Уйный чык бөртекләре.

(«Таң атканда», татар халык көе, С. Хәким сүзләре)

Әрәмәдә, болынлыкта

Батыр егет, киң сулап,

Чалгы тотып печән чаба,

Җанкай-җанашын уйлап.

Әй, ямьле соң җәйләрнең айлары,

Бик күңелле болын һәм тугайлары.

(«Җәй айлары», С. Сәйдәшев көе, Т. Гыйззәт сүзләре)

Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,

Яшел болыннардан үтәсең.

Болын чәчәкләрен җыя-җыя,

Кемне болай сагынып көтәсең?

(«Зәңгәр күлмәк», И. Зиннуров көе, Ә. Рәшит сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Менә хәтфә кебек тигез болынлык. Чалгыларны үтмәсләндерүче бер генә ат кузгалагы да күренми (А. Алиш, «Якты күл буе»).

Гөлбану бара-бара ак җиңсәсен киде, яңа эшләнгән матур, җиңел, тигез тешле тырмасын кулга җайлады да, ире белән янәшә торып, печәнне тәгәрәтә башлады; болын буйлап күбәләр бер-бер артлы тезелә бардылар (Г. Ибраһимов, «Татар хатыны ниләр күрми»).

Диңгез ягасы комлыкта җылылыктан башка табигать алмашынуы сизелмәсә дә, ераклардан күренгән газамәтле таулар, таулардан түбән тимер юлы буендагы болынлык һәм таллар, гүя чем-яшел хәтфәгә бөркәнгән көе, ерактан торып көлә һәм матур җәй башлануын сөйлиләр, әллә кайларга чакыра иделәр (Ш. Камал, «Акчарлаклар»).

Болын бит кояшлы көннәрдә генә матур. Ә кичкә таба, яшенле давылда, яктылык белән күләгәләр алмашынып уйнаганда, күк йөзе актарылып торган каракучкыл һәм җете кызыл болытлар белән капланган чакта, әйләнә-тирәңдә әллә нәрсәләр бертуктаусыз кыштырдаган, сызгырган, чинаган, елаган чагында, болын котны ала (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).

Бүгенгедәй күз алдымда: кояш төшлектән авышкан, әмма шулай да көн бик эссе, мәйдан булачак болын әлсерәп яткандай күренә һәм шул әлсерәп яткан болынның әле теге тугаеннан, әле бу борылышыннан безне чакырган да, үртәгән дә кебек булып Казанка суы елтырап килеп чыга иде (Ф. Хөсни, «Сабан туе»).

Бераз баргач, карчык болын буена таба борылды. Без караган якта, болын буена сузылып төшкән аксыл-зәңгәр билбау төсле, тар гына җитен җирләре чәчәк атып утыра (Г. Бәширов, «Туган ягым – яшел бишек»).

Болын юлына килеп кергәч, синең «уфалла» арбасы да, аңа салган ике пот арышың да бу дөньяның бик кечкенә, бик әһәмиятсез бер кисәкчәләре булып кала (М. Мәһдиев, «Торналар төшкән җирдә»).

Кич болынга сыер сакларга чыгалар, анда уен белән мавыгып, малларның таралышып беткәнен сизми калалар иде (М. Маликова, «Тылсым»).

Бер ай буе Кама буендагы алпавытлар казыткан түп-түгәрәк күлләрдә иртә һәм кичен балык тотты һәм коенды, болыннан җиләк ашап рәхәтләнде Зөлфәт (Р. Газиз, «Тәрәзәләр»).

Борылуың була, меңләгән үлән исен, болын һәм болыт дымын, ком һәм кояш эссесен сеңдергән сихәтле, куе тыгыз җил тынга килеп каплана, керфекләрне идереп күзне йомдыра, төймәләрне өзәрдәй булып кием эчләренә тулыша (Л. Зөлкарнәй, «Җилкәнле тау»).

Әдәбият

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә