Офык

Офык ([ŏфŏқ], рус. горизонт) гарәпчәдән уфқäфқ افق «ил гизү» дигәнне аңлата.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Күкнең җир яки су өсте яссылыгы белән тоташкан сыман булып күренгән сызыгы; горизонт;
  • күз күреме иңли алырлык мәйдан, ераклык;
  • күчерелмә мәгънәдә: мөмкинлекләр, күзаллаулар даирәсе;
  • күчерелмә мәгънәдә: гомер азагы.

Өстәмә мәгълүмат

Офыкны күзәтү өчен, ачык урынга торырга кирәк. Күзәтүче үзен зур түгәрәкнең үзәгендә торган кебек хис итә. Әйләнә буенча күренгән җирлек горизонт (офык) дип атала. Горизонт сүзе бор. грек. ὁρίζων — «чикләнгән» сүзеннән алынган.

Еракта җир күк белән тоташкан кебек тоела. Бу сызык офык сызыгы дип йөртелә, ул хыялдагы сызык — аңа берничек тә якынаеп булмый. Горизонт сызыгы кеше күрә торган тирәлекне чикли. Якынрак килгән саен, офык сызыгы да шулкадәр ерагая. Ул диңгездә, елга буенда, яисә кырда яхшы күренә.

Офык — КПСС Татарстан өлкә комитетының 1937—1992 елларда Казан шәһәрендә татар телендә нәшер ителгән айлык ижтимагый-сәяси журналы.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Офык артында

  • еракта, киләчәктә.

Офык киңәю / Офыклар ачылу

  • мөмкинлекләр арту.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Мин яшәгән тарафларга чабып,

Сулуларың тыннарыңа кабып,

Әверелсәң әгәр шул учакка, —

Офык ялкынында сине танып,

Ак күбәләк булып канат кагып,

Мин ташланыр идем ут-учакка.

(«Эзләр идем, бары сине», А. Фәйзрахманов көе, И. Иксанова сүзләре)

Һәр көнне керәсең төшемә —

Еракка төбәлгән карашың.

Офыкта зур кояш,

Зур кояш, зур кояш,

Кагылма — янарсың, янарсың.

(«Һәр көнне керәсең төшемә», Р. Сәхәүетдинова көе,

Р. Нуретдинов сүзләре)

Офыкларда зәңгәр томан:

Шатлыгыммы, кайгыммы?

Ак пароход китеп бара,

Сине алып кайтырмы?

Акчарлаклар канат болгый,

«Хуш» диләр микән алар.

Минем генә сагышымны

Белмиләр икән алар.

(«Ак пароход китеп бара», С. Садыйкова көе, Н. Дәүли сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Офык читләре генә баеп барган кояшның кызгылт нурларына манчылган (М. Галәү, «Мөһаҗирләр»).

Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән, көлә-көлә, алтын кояш та күтәрелә (А. Алиш, «Нечкәбил»).

Шушы калын кара болыт үзенең биниһая авырлыгы белән офык буендагы тар яктылыкка баса, аны сыта, изә кебек иде (Г. Әпсәләмов, «Ак чәчәкләр»).

Аларның офык сызыгыннан алып шул йолдызга кадәр почмакны, ягъни географик киңлекне күрсәтүе бик табигый (А. Тимергалин, «Таш алиһә»).

Ул бит бер мизгелдә — әнә шул аяз көнне офык балкышы мәлендә — чәчәк ата икән (С. Поварисов, «Пәйгамбәр таңы»).

Күктә фәрештәләр офык чикләрен ачып, аның чикләренә бала бишекләре элеп йөри иде (Ф. Яруллин, «Тамырлар»).

Диңгезнең очы-кырые күренми, аның офык белән тоташкан сызыгын чамалау да читен (В. Имамов, «Сөләйман солтан»).

Ул кыя читендәге олы бер таш өстенә менеп баскан да ерак-еракларга, офык читендәге мәһабәт ак тауларга карап тора (Р. Мөхәммәдиев, «Ак кыялар турында хыял»).

Кулга кул тотынышып, карашларын офык читенә төбәп, хыялларын канат итеп җәеп, күк сулышының салмак дулкынында тирбәлеп очтылар алар  (Г. Гыйльманов, «Оча торган кешеләр»).

Бераздан юл чыршылар гаскәрен үтеп, шактый тапталган такыр юлга килеп чыкты, юлның бер ягыннан, һич көтелмәгәндә, кап-кара болытлар белән капланган офык ачылды (Х. Ширмән, «Асылъяр»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. I том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. II том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда. III том – 2-нче басма [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә