Чишмә

Чишмә (рус. родник, ключ) — удмуртча чэшмэ ~ кыргызча чечме, төрекмәнчә һ.б. чешме, башкортча шишмә, казакъча, каракалпакча шешме, госманлы телендә чäшмä — фарсы телендәге чäшмä ← чäшм, чашм «күз» сүзеннән.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Җир астыннан бәреп, тибеп чыга торган су чыганагы; кизләү;
  • шундый чыганактан чыккан зур булмаган су агымы; инеш; гөрләвек;
  • кайбер сыек нәрсәләрнең агымы;
  • ургылып чыга торган һәртөрле сыеклык;
  • күчерелмә мәгънәдә (китапча): нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы; нигезе.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

чишмәле (чишмәсе булган); чишмәсез (чишмәләре булмаган); инеш-чишмә (инешләр һәм чишмәләр).

Өстәмә мәгълүмат

  • Чишмә иясе, кизләү иясе, инеш иясе (борынгы төрки телдән «кизләү» — «яшерү», «чишмә» — «тишү», «тишелү» мәгънәсендәге «тишмә» сүзеннән, җир астыннан чыккан су) — чишмәләрнең ияләре, алар изге рухлар сыйныфына карыйлар һәм кешеләргә ярдәм итеп торалар. Чишмә иясен ерак диңгезләр, дәрьялар белән бәйләп карау очраклары бар.

Чишмә иясе халык мифологиясендә хатын-кыз кыяфәтендә күзаллана. Ву-мурт — удмуртларда, Ведь-ава — мордваларда, Сурен ыра һәм Шыв сура, Такан тура — чуашларда, татарларда — Су анасы кебек. Тик Идел буенда яшәгән кайбер халыкларының авыз иҗатында суларга хуҗа булган зат — ир-ат буларак та күзаллана, мәсәлән, мариларның Вӱд водыж — Су атасы.

Кайбер хәбәрләр буенча, Су иясенең кызы, Тау иясенең сөйгән яры, хатыны буларак та билгеле. Кайчакта, тау эчендә дәрья бар, ул — Тау иясенең хатыны, ә Чишмә — аларның баласы, дип тә фараз кылганнар. Чишмә иясе — Тәңре кызы. Ул Тау (Яр) иясе куенында яши. Бу изге рух туган йорты белән Яңгыр тәңресе һәм йолдызлар аша элемтәгә керә. Чишмә (Чишмә иясе) Җир асты, Җир өсте һәм Күк дөньяларын бәйләп торучы илаһи җепләрнең берсе буларак каралган.

Халык ышануларында бу рух берничә сыйфатта телгә алына. Иң элек ул — гашыйклар сердәше. Чишмә иясен Мәхәббәт иясе дип тә әйтәләр. Чөнки ул — ике ярның вәгъдә-сүзенә бердәнбер шаһит зат. Ике гашыйкның берәрсе вәгъдәсендә тора алмаса, Чишмә (иясе)нең ихтыяры шулайдыр, дип уйлаганнар. Яшьләр сөйгәннәрен чишмә буйларына чакырганнар, сөю сүзләрен шунда әйткәннәр.

Изгелек — Чишмә иясенең икенче мөһим сыйфаты. «Изгеләр чишмәсе», «изгеләр кизләве», «изге чишмә», «изге кизләү» дигән урыннарның барысы да нинди дә булса тау, үр, яр астынарак урнашкан булыр. Ә бу калкулыкта, тау битендә гадәттә «изгеләр зираты» яисә «изгеләр кабере» торыр. Шул рәвешле, «изге» чишмәләр турыдан-туры башка изге урыннар белән бәйләнгән булып чыга. Чишмә иясен шулай ук яңгыр чакырганда кешеләргә ярдәм итүче изге рух буларак та кабул иткәннәр. Аның Яңгыр тәңресенең туганы булуына да ишарәләр бар.

«Чишмә» сүзе еш кына мифологик (магик) код, ачкыч буларак та йөргән. Мәсәлән, борынгы төркиләр күкне «изгелек чишмәсе» дип, ә җирне «хәзинә чишмәсе» дип атаганнар. Татарлардагы «яшь чишмәсе», «моң чишмәсе», «җан чишмәсе», «кан чишмәсе», «сөт чишмәсе» кебек гыйбарәләр дә борынгы мәҗүсилек дәверләренә барып тоташалар. Чишмәнең (суның) җаны бар, дип уйлаганнар. Гомумән, кан белән җанны тиңләп караганнар. Каны агып беткән кеше үлгәч, аның җаны да шул кан белән китүенә ышанганнар.

  • Су ияләре культы белән бәйле йолаларның берсе — киленгә «су юлы күрсәтү» йоласы. Ул туй йолалары циклына кергән, хәзерге көнгә кадәр үтәлә торган йола. Яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласының төп максаты — киленне су иясе белән «таныштыру». Яшь килен беренче тапкыр суга баргач, шул суның хуҗасына бүләк бирә. Бу түгәрәк икмәк, акча булырга мөмкин. Килен икмәкне чишмәгә яки коега сала, су иясенә ошарга, аның күңелен күрергә омтыла. Бу йола күп халыкларда мәгълүм йолалардан.
  • Яшь киленгә су юлы күрсәтү — татар халкының бик борынгыдан килгән йолаларыннан берсе. Килен башка авылдан төшсә дә, үз авылыннан булса да, беренче мәртәбә суга үзе генә бармый. Йола буенча аны, кыз җиңгәсе яки күрше кызлары, яисә кияүнең сеңелесе озата бара. Чишмәне һәм су юлын күрсәтүчеләргә бирү өчен, яшь килен бүләкне дә алдан ук әзерләп куя. Су юлын күрсәтүчеләргә килен «күчтәнәче» — чиккән яулык, тастымал, алъяпкыч була ала. Су алып кайтканда, яшь киленне сыныйлар. Су чиләктән түгелмәскә тиеш. Су түгелмәсә — килен сабыр холыклы, түземле булыр; чайкалып түгелсә, кызу холыклы булуына юрыйлар. Яшь килен алып кайткан суны «ширбәт» дип туй өстәленә дә куялар. «Су нинди саф, яңа өйләнешүчеләр тормышы шул су кебек матур, чиста, озын гомерле булсын», дигән теләкләр теләп, кунаклар яшь килен алып кайткан суны эчәләр.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Чишмә башы

  • нәрсәнең дә булса чыганагы, башлангычы; нигезе.

Изгеләр чишмәсе чыгу

  • эвфемизм: баланың астын чылатуы.

Чишмәсе корыган

  • килер җире, чыганагы яки таланты беткән.

Чишмәсе тулган

  • тел яшерү: баланың күзенә яшь тулган, еларга тора.

Чишмәне Иделгә түккән

  • урынсыз юмартлык күрсәткән.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышына мисаллар

  • Бик шәп аккан чишмәнең башы якын була, имеш.
  • Ике чишмәне бергә кушсаң, берсе корый, имеш.
  • Суның кадере — чишмә корыгач.
  • Тау башыннан чишмә чыгар, ботын диңгезгә сузар.
  • Җиренә күрә чишмәсе.
  • Диңгезгә керсәң, чишмәдән су алырга онытма.
  • Чишмәгә йөргән чүлмәк кырылыр.
  • Суны эчкәндә чишмәсен онытма.
  • Эч дигәч тә, чишмәне корыт, димәде бит.
  • Күз — күңелнең чишмәсе.

Җырларда кулланылышына мисаллар

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

(«Җидегән чишмә», С. Садыйкова көе, Г. Бәширов сүзләре)

Чылтырап аккан чишмәгә

Суга дип килгән идем;

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырмын дигән идем.

(«Фазыл чишмәсе», татар халык көе, С. Хәким сүзләре)

Моңлы чишмә уяна кич,

Гөлбакчасын йөгереп чыгам,

Кем моңлана — күренми һич.

Яшьлегем чишмәләре

Еракта халкым моңнарында,

Авылда гармун телләрендә,

Калыр ул, югалмас чишмәләр.

(«Яшьлегем чишмәләре», Т. Асылгәрәй көе һәм сүзләре)

Матур әдәбиятта кулланылышына мисаллар

Өй турыбыздагы зур-зур шомырт агачлары ап-ак чәчәк ата, бакча артыбыздагы карт чыршы агачы төбеннән салкын чишмә кайнап чыга иде… (М. Галәү, «Мөһаҗирләр»).

Диңгез сулары кебек зәңгәрләнеп уйный торган зур, матур күл буена утырганга, бу авылны Зәңгәр чишмә дип атыйлар… (Г. Ибраһимов, «Кызыл чәчәкләр»).

Шулай йөри торгач, Галиулла ике аягы белән чишмә кайнап торган урынга төште дә китте (А.Алиш, «Якты күл буе»).

Без, малайлар, тау кырыеннан мәтәлә-шуа, йомшак карга манчылып, чишмә тирәсенә тәгәрибез (Г.Бәширов, «Туган ягым — яшел бишек»).

Иртәдән бирле аңгыраеп торган башының әйләнүе кимеде, чишмә авызына барып битен-күзен чылатты, битен талгын җилгә куеп торды (А.Гыйләҗев, «Балта кем кулында?»).

Чишмәле авылның тагын бер ягы бар: чишмә тавышын ишетеп үскән бала моңлы була (М. Мәһдиев, «Без — кырык беренче ел балалары»).

Азат авыл урамнарын, нәрсәсе беләндер игътибарын җәлеп иткән йортларын, бизәкле урыс капкаларын, Изге чишмә буйларын фотога төшереп йөри (А. Тимергалин, «Игезәкләр»).

Чишмә-инешләр типкән урыннарда сәрви, шомырт, камырлык, гөлҗимеш, тал, зирек агачлары, чикләвек куаклары тезелешеп утыра (В. Имамов, «Могикан»).

Мин, авылдан берәр атнага гына китсәм дә, бөдрә талларны, чишмә буйларын, болыннарны, урманыбызны сагынып саргая башлыйм (З. Хәким, «Кайда син, Аттила?»).

Ул көнне дә Азамат, гадәтенчә, кухняда мәш килде, чишмә суыннан тәмле итеп чәй кайнатты, өстенә колбаса турап, йомырка кыздырып алды (А. Әхмәтгалиева, «Синең өчен яшим»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р. Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н. С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н. С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җыентыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  10. Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  11. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  13. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Тема буенча өстәмә