Удмуртлар
Удмуртлар (рус. удму́рты, удм. удмурт, удморт[17], күплек санда — удмуртъёс; искергән рус атамасы — вотяки́, отяки, воть, отяцкая чудь) — фин-угыр халкы. Удмуртларның иң якын тугандаш халыклары — комилар (пермьнәр һәм зыряннар), алар бергәләп фин-угыр тел гаиләсенең Пермь тармагын тәшкил итәләр.
Тасвирлама
Удмуртлар Россиянең Европа өлешендә, нигездә Урал итәгендә, Чулман елгасы һәм Нократ елгасының түбәнге өлеше арасында яшиләр. Аларның күпчелеге Удмуртия Республикасында гомер итә һәм әлеге төбәкнең төп халкы булып тора. Шулай ук удмурт диаспорасы Башкортстанда, Татарстанда, Киров өлкәсендә, Пермь краенда һәм башка төбәкләрдә дә таралып яши[18].
Удмуртлар тел принцибы буенча көньяк, төньяк һәм урта этник төркемгә бүленәләр. Бисермән сөйләме аерым билгеләнә. Алар тел һәм матди мәдәният ягыннан да үзенчәлекләргә ия[19]. Удмуртлар антропологик юнәлештә тел буенча тугандашлары арасында европеоид һәм монголоид расаларның катлаулы берләшүе нәтиҗәсендә оешкан Нократ-Чулман тибын хасил итәләр. Удмуртларда Европа сыйфатлары өстенлек итүеннән тыш, алар арасында җирән чәчле кешеләр дә гаять күп.
Төп диннәре булып үз эченә авыл җирлекләрендә христиан диненә кадәрге кайбер ышануларны алган православие тора. 2021 елгы халык санын алу буенча Россиядә 386 465 удмурт яши[20].
Этноним
«Удмурт» сүзенең килеп чыгышына бәйле берничә гипотеза бар. С. К. Белых белән В. В. Напольских фаразы буенча, сүз тулысынча иран теленнән алынган (ant(a)-mart(a)) һәм турыдан-туры тәрҗемә иткәндә чик буе кешесе дигәнне аңлата[21][22].
Башка версия буенча, «удмурт» сүзе аңлаешсыз семантикалы уд- һәм «кеше, ир-ат» дигән мәгънәгә ия -мурт компонентларыннан тора. Бу этноним кайбер тикшеренүчеләр тарафыннан рус теленә «уд кабиләсе кешесе; уд кешесе» дип тәрҗемә ителә. Элеккеге вотяк рус атамасы (отяк, воть) удмурт үзатамасының (ләкин мари телендәге о́до аша — «удмурт») уд- тамырына барып тоташа[23].
Удмуртларның ар төрки билгеләмәсе дә бар. XIV гасырга мөнәсәбәтле рус чыганакларында «аряне, арские люди» телгә алына. Документлардагы мәгълүматлар буенча, «арские князья» һәм «арские люди» Түбән Чулман буе — Казан артында һәм Түбән Чүпчедә теркәлә. Бу очракта Арча һәм Нократ (Чүпче) татарлары яки Идел буе Болгарының иске удел үзәге булган Арча шәһәрендә, Казан ханлыгы тирәсендә яшәүчеләр һәм аннан чыкканнар күздә тотыла. Әмма чыганакларда удмуртларның Арча кешеләре арасында яшәүләренә мөнәсәбәтле турыдан-туры мәгълүматлар юк[24].
Удмуртларны иң тәүге телгә алу гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнатиның XII гасыр хезмәтләрендә очрый. Әдәбиятта «удмурт», «удморт» үзатамасы XVIII йөздән генә кулланыла башлый[25].
Антропология
Антропологик сыйфатламалары буенча удмуртлар Урал кече расасының субурал (Нократ-Чулман) тибына карыйлар. Аңа монголоидка тартым европеоид билгеләренең чагылуы хас. Моңа XVII—XIX гасырларда удмуртларның элеккеге җирләре дип фаразланган Удмуртиянең көньяк-көнбатыш районнарындагы һәм Татарстанның төньяк-көнбатыш җирләрендәге каберлекләрдә табылган баш сөякләренең краниологик параметрларын тикшерү дә дәлил булып тора[26]. Аларның антропологик комплексына иң якыны булып коми-пермьнәр тора.
Гомумудмурт фонында кыяфәтләре буенча борынгы заманда Европа территориясендә киң таралган Көнчыгыш Балтыйк тибына (кареллар, ижоралар һәм коми-зыряннар) тартым Чүпче урта төркеме аерылып тора. Моңа Чүпче культурасы халкы вәкилләренең төньяк удмуртлар белән кушылуы нигез булган дип фаразлана[26].
Хәзерге көньяк удмуртлар уралоид катнашындагы европеоид кыяфәтле. Ир-атларга уртача буй, суббрахикефаль формадагы зур баш мие тышчасы, озынча уртача киңлектәге йөз, аскы казналыкның уртача киңлеге маңгайдан зуррак булу, шулай ук җирән чәчлеләрнең процент ягыннан өстенлеге, киң борын, уртача калынлыгы иреннәр, күзләренең уртача пигментацилеге хас. Удмурт этносы дөньяда иң югары «җирәнлек индексына» ия. Җирән чәчлеләрнең исәбе буенча удмуртлар кельтлардан өстенрәк[27]. Сакаллары уртача куелыкта, күзләре күз ярыгының беркадәр тарайган булуы белән — европеоид, сирәк кенә — эпикантус, йөзләре төгәл профильле, яңаклары бераз гына киңрәк, борыннары чыгып тора, ир-атларның аркалары бөгелгәнлеге нык булмаган тенденция сыйфатында гына чагыла. Хатын-кызлар арасында Идел-Чулман халкына хас субурал (уралоид) расасы сыйфатларының артуы белән европеоид тибы үзенчәлекләренең зәгыйфләнүе ачык күренә. Гәүдә озынлыгының, аркылы күчәр буенча баш һәм битнең үлчәме кими, йөз формасы чагыштырмача «түбән битлелеккә» таба үзгәрә, чәчләр карала һәм тыгызлана, эпикантус һәм бөгелгән аркалы борынлылар арта, битнең профильлелеге кискен азая, шулай ук яңак киңәя һәм борын биле түбәнәя[28].
Тарих
Удмурт этносының формалашуы безнең эраның I—II меңьеллыклары чигендә тәмамлана. Фаразланганча, удмуртларның этник бергәлеге оешу процесслары барган җирләр Көньяк Чулман буе территориясендә урнашкан була һәм Татарстанның хәзерге төньяк-көнбатыш районнарына, Киров өлкәсенең көньяк-көнчыгыш районнарына һәм Удмуртиянең көньяк-көнбатыш районнарына туры килә[29]. Моңа XVI гасырдан элегрәк яшәгән иң борынгы удмурт ыруларының (дурга, дцкъя, жикъя, какся, можга, омга, пельга, пурга, салья, сцръя, сюра, тукля, уча, чабъя, чола, шудья, эгра, юмья) Нократ-Чулман төбәге территориясендә таралып урнашу тарихы, шулай ук удмурт телендә Түбән Чулман буенда Имәнкискә археологик культурасы ядкәрләрен калдырган борынгы славяннар белән тыгыз элемтәдә яшәгәнлеген раслаган аерым борынгы славян алынмаларының булуы да (безнең эраның IV—VII гасырлары) дәлил булып тора.
Безнең эраның II меңьеллыгы башында удмуртларның бер өлеше болгарлар белән аеруча тыгыз мөнәсәбәткә керә һәм ул бисермәннәрнең этно-катлау төркеме формалашуына нигез була. Бу удмурт телендә болгар алынмаларының шактый күп булуы белән раслана. Гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әл-Гарнати 1135/6 елның кышында Идел буе Болгарына килгәч Болгарга бәйле булган Ару өлкәсе турында яза[30]. Әлеге этносәяси берәмлекнең булганлыгын дәлилләүче борынгырак язма чыганаклар да сакланган. Хәзәр каһаны Йосыфның 960 елларга мөнәсәбәтле хатында Идел елгасы буенда яшәүче халыклар арасында «арлар» да телгә алына[31]. Ар җире турында 1379/80 еллардагы рус елъязмалары битләрендә дә языла. 1469 елгы елъязмаларда Вотяк җире Казан ханлыгының состав өлеше буларак теркәлә[32]. Идел буе Болгары монголлар тарафыннан буйсындырылганнан соң, удмуртлар Нократ-Чулман елгалары арасындагы эчке районнарны колонизацияләүне дәвам итә. Урман массивларын сөрүлек өчен үзләштерү Көлмез, Вала, Үмәк, Туйма, Иж елгалары һәм аларның кушылдыклары буйлап бара, гомуми өстенлек юнәлеше төньякка һәм төньяк-көнчыгышка таба дәвам итә. XV гасырның икенче яртысыннан «ватка» (ягъни Нократ җирендә яшәгән удмуртлар; Нократ удмуртлары) территориаль төркеме формалаша башлый, аны Түбән Нократтан чыккан дурга, сюра, чабъя һәм чола ыругларына караган халык тәшкил итә. Удмуртлар белән бергә Нократ елгасына бисермәннәрнең бер өлеше дә күчә. Кайбер тарихчылар фаразы буенча, 1462 елда Иван III Мангыт йортының Нукус олысыннан чыккан Кара бәккә Нократ һәм Слободское шәһәрләреннән ерак булмаган җирдән утар бирә, идарәгә халыкны «читтән» (бу исемлеккә ул чорда Казан ханлыгының Арча ягы керә) алырга боера[33].
XVI гасыр башында Чүпче археологик культурасының соңгы авыллыклары юкка чыгарыннан соң (IX—XIV гасырлар) ике йөз ел дәвамында диярлек кеше яшәмәгән Чүпче бассейны үзләштерелә[34]. Аны колонизацияләүдә агым уңаена югарыга таба хәрәкәт иткән «ватка» удмуртлары белән бисермәннәр һәм Көлмез бассейныннан Югары, Урта Чүпчегә үтеп кергән «көлмез» удмуртлары катнаша. Сакланып калган грамоталардан күренгәнчә, бу процесска XVI йөз башында Иван ІІІтән «Чүпчене чишмә башыннан тамагына кадәр» алган Нократ кенәзләре — Кара бәк токымнары булышлык итә[35]. XV гасыр ахырында (1489 ел) төньяк удмуртлар, Нократ җирләрен дә тулысынча кушып, Рус дәүләте составына керә. Удмуртларның көньяк өлешен тәшкил иткән арлар, Ар җире XVI гасыр уртасына кадәр болгарларга ясак түлиләр. XVI йөздә көньяк удмуртларның Казан ханлыгыннан Нократка күченүе башлана. Удмурт җирләренең Рус дәүләте составына тулысынча кушылуы 1552 елда Казан ханлыгы яулап алынганнан соң була[36]. Казан ханлыгы Рус дәүләтенә кушылганнан соң удмуртлар миграциясенең тагын бер юнәлеше — Буй-Танып елгалары арасы (башкорт җирләре) барлыкка килә. Аларның хәзерге урнашу ареалы XVIII гасыр башында гына формалаша. 1780 елда Нократ һәм өлешчә Казан, шулай ук Зөя провинцияләреннән — Нократ наместниклыгы, 1796 елдан Нократ губернасы оештырыла. Шул вакыттан башлап удмурт халкының күп өлеше аерым административ берәмлек буларак берләшә. Нократ губернасында удмуртлар Алабуга, Глазов, Сарапул, Малмыж, Уржум һәм Нократ өязләрендә яши. 1897 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча, бу халык (туган телләре — вотяк теле) түбәндәге губерналарда гомер итә[37]:
| Губерна | Ир-ат | Хатын-кыз | Барлыгы |
|---|---|---|---|
| Нократ | 185515 | 192378 | 377893 |
| Уфа | 11457 | 11050 | 22507 |
| Казан | 4892 | 4787 | 9679 |
| Пермь | 3304 | 3201 | 6505 |
| Самара | 1028 | 1090 | 2118 |
| Башка губерналар | 2179 | 89 | 2268 |
| Империядә барлыгы | 208375 | 212595 | 420970 |
Аларның 2245е яисә барлык халык саныннан 0,53 %ы шәһәрләрдә яши[37].
РСФСРның Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1920 елның 4 ноябрендәге декреты нигезендә Вотск автономияле өлкәсе оештырыла[38]. Аның составына Сарапул, Воткинск, Алабуга, Бондюга, Кизнәр районы керә. 100 мең удмурт Вотск автономиясеннән читтә кала[36].
Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумының 1932 елның 1 гыйнварындагы карары белән Вотск автономияле өлкәсе Удмурт автономияле өлкәсе дип үзгәртелә[39]. 1934 елның 28 декабрендә Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы карары белән Удмурт Автоном өлкәсе Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы (УАССР) дип атала башлый[40]. УАССР Югары Советы карары нигезендә, Удмурт Автономияле Совет Социалистик Республикасы 1991 елның 11 октябрендә Удмуртия Республикасы дип үзгәртелә[41].
Тел һәм язмачылык
Төп мәкалә: Ар теле
Удмурт теле, рус теле белән беррәттән, Удмуртиянең дәүләт теле булып тора. 1932 елга кадәр аның рәсми атамасы вотяк яки вотск теле була. Удмурт телендә сөйләшүчеләрнең барысы да диярлек ике телне дә камил белә. Шулай ук удмурт-татар икетеллелеге һәм хәтта удмурт-татар-рус өчтеллелеге очраклары да билгеле. Хәзерге әдәби тел, төньяк һәм көньяк, шулай ук үз эченә урта сөйләш үзенчәлекләрен алган бисермән сөйләме катнашмасыннан гыйбарәт. Барлык бу диалектлар бер-берсеннән нигездә фонетика өлкәсендә генә аерыла, алар үзара аңлаешлы. Удмурт теле башка Пермь телләреннән сүздә басымның соңгы иҗеккә төшүе, фигыль морфологиясенең үзенчәлекләре һәм фигыль төрләнешенең ике формасы булуы белән аерыла. Хәзерге әдәби удмурт телендә 8 субъект-объект (синтаксик) һәм 7 җирле (локаль) — барлыгы 15 килеш бар. Исемнәр килешләрдә төрләнә, ләкин җанлы исемнәр җирле килеш формаларында кулланылмый[42]. Удмурт теле фонетикасына авазларның төгәл әйтелеше хас. Фонемалар системасы, рус теленнән алынганнарны исәпләмәгәндә, 7 сузыктан һәм 26 тартыктан тора.
Язмачылык үсеше дәрәҗәсе буенча удмурт теле иске язулы телләргә керә[43]. Хәзерге язу нигезендә 1897 елда Казан нәширләре тарафыннан кабул ителгән график система ята. Ул модернизацияләнгән рус алфавитына нигезләнә, өлешчә Ильминский язуыннан алынган диакритиклы өстәмә глифлар кулланыла[44]. Ф ф, Х х, Ц ц, Щ щ хәрефләре удмурт әлифбасына 1930 еллар башында гына кертелә һәм 1937 елда тел конференциясендә тулысынча раслана. Шуннан бирле ул үзгәрми, бары тик орфографиягә генә ачыклыклар кертелә[45]. Удмурт әлифбасы 38 хәрефтән — рус әлифбасының 33 хәрефеннән, шулай ук хәреф өстендә ике нокта — «умлаут» диакритик билгесе булган өстәмә ӝ /d͡ʒ/, ӟ /d͡ʑ/, ӥ /i/, ӧ /ɘ/, ӵ /t͡ʃ/ хәрефләреннән тора.
Антропонимика
Удмурт ыру исемнәренең килеп чыгышы турындагы дөрес күзаллауны беренче тапкыр XIX гасырның 80 елларында ук удмурт галиме Г. Е. Верещагин формалаштыра. Ул ыру әгъзаларының нәсел тамырлары «борынгы ыру башлыгына» барып тоташа, исеме яки кушаматы аның дәвамчыларын билгеләү өчен хезмәт итә дигән фикерне җиткерә[46]. Хәзерге удмурт телендә ыру исемнәре ясалышының берничә ысулы бар: 1) ата-баба исеменә «выжы» сүзен кушу юлы белән ыруы билгеләнә (Гондыр выжы, Алексей выжы); 2) ата-баба исеменә «пи» сүзен өстәп — улы, дәвамчысы икәне аңлатыла (Быдыпи, Андрейпи); 3) ата-баба исеменә яки икенче мисал нигезендә барлыкка килгән ыру исеменә -ос (-ёс) күплек сан күрсәткечен кушу аша барлыкка килә (Гондыръёс, Быдыпиос); 4) гомумпермь телендә күплек санның тагын ким дигәндә өч борынгы кушымчасы була, шуларның берсе — хәзергә кадәр коми-пермь телендәге күплек сандагы җыю сыйфатында кулланылучы -а кушымчасы, ләкин ул удмурт телендә файдаланылмый. Бу фаразны Юбер-а, Удэг-а кебек башка ыру исемнәре дә раслый[47].
Удмуртия мәдәнияте
Традицион шөгыльләр һәм һөнәрләр
Удмуртлар борынгыдан нигездә сөрүле игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Арыш, бодай, солы, арпа, карабодай, борчак, тары, борай, киндер, җитен чәчә. Эшче терлек, сыер, дуңгыз, сарык, йорт кошлары үрчетә. Бакчачылык чагыштырмача зур роль уйнамый. Өйдә куллану өчен кәбестә, кыяр, татлыторма, ачыторма үстерәләр. Традицион шөгыльләре булып аучылык, балыкчылык, умартачылык санала. Җиләк-җимеш, үләннәр, тамырлар җыю озак вакытлар мөһим таяныч була[48]. Удмуртларда шулай ук урман кисү һәм агач әзерләү, сумала кайнату, күмер яндыру, агач эшкәртү, он тарттыру сәнәгате, извозчиклык үстерелә. Крестьяннарның читкә китеп эшләү кәсебе таралыш алмый. XVIII гасырдан Удмуртиядә алга киткән металлургия һәм металл эшкәртү сәнәгате формалаша. Ижевск, Воткинск заводлары һәм башкалар төзелә.
Хатын-кызларның киң таралган шөгыле булып эрләү, бәйләү, чигү һәм туку санала. Гаилә ихтыяҗлары өчен тукымалар тулысынча кулдан җитештерелә, аларның бер өлеше сатуга чыгарыла. XIX гасыр ахыры — XX йөз башында өйдә тукыма җитештерү һөнәрчелек характерын ала. «Вотск сукносы һәм тукымасы» нечкәлеге, төсләренең ачыклыгы һәм арзанлыгы буенча көндәшлеккә ия булмаганлыгы турында дәлилләр бар[49]. XIX гасырда халык сәнгатенең чигү, бизәкләп туку (келәмнәр, паласлар, япмалар) һәм бәйләү, агачка уеп ясау, үрү, каенга тузына рәсем төшерү кебек төрләре барлыкка килә. Киндер тукыманы гарус, ефәк һәм киҗе-мамык җепләр, ука белән чигәләр. Бизәкләр геометрик формалардан тора. Төньяк удмуртларда ак фонда кызыл, көрән һәм кара төсләр өстенлек итә, көньякларда — төркиләрнең йогынтысы нәтиҗәсендә чигү полихром төсмерләрдә була. XIX гасырда чигүне бизәкле тукучылык алыштыра. Бизәкләп бәйләү хәзер дә кулланыла. Оеклар, оекбашлар, бияләйләр, баш киемнәре бәйлиләр.
Удмурт мәдәниятендә туганнарның һәм күршеләрнең үзара ярдәмләшүе — өмә (удм. веме) мөһим урын алып тора. Кыр эшләрендә, корылмалар төзегәндә һәм башка көнкүреш хезмәтен күмәкләп башкару өчен җыелган өмә бәйрәм табыны белән тәмамлана.
Традицион удмурт җәмгыятенең төп социаль ячейкасын җирдәш күршеләр җәмгыяте тәшкил итә (удм. бускель). Община берничә карендәш гаилә берләшмәсеннән тора. Нигездә уртак мөлкәткә, җир биләмәсенә ия булып, күмәк хуҗалык алып барып, бер утарда зур гаилә булып тупланып яшиләр. Аерылып чыккан гаиләләр XIX гасыр уртасына кадәр, җирлекнең төркем планировкасын яки карендәш ояларын хасил итеп, нәсел утары тирәсендә урнаша (удм. бӧляк, иськавын). Шул ук вакытта уртак хуҗалыкның кайбер элементлары — туганнар кырлары, ындыр табаклары, мунчалар сакланып кала. XIX гасырның икенче яртысыннан хөкүмәт указлары нигезендә туганнарның урам хасил итеп күршедә урнашуын таләп иткән кагыйдә кертелә. Удмуртларның тарихи формалашкан торак пункт типлары булып авыллар, салалар, пүчинкәләр тора. Халык чишмәләр янында һәм вак инешләр буенда чылбыр булып төпләнә, бу тегермәннәр төзелеше өчен гаять мөһим була[48]. Җирлек урынын сайлау өчен аларның махсус йолалары була. Моның өчен шаман (удм. туно) яисә каһин (удм. вӧсясь), җирән яки ак үгезне сайлап алып, мөгезләренә изге чүмечне (удм. сюмык) беркетә һәм иреккә җибәрә, ул туктап калган урында авыл нигезләнә торган була. Изге урын сайлаганда да шундый ук йола башкарыла[50].
Торак һәм көнкүреш
Удмуртлар утарындагы корылмалар, иркен ачык ишегалдын хасил итеп, П хәрефе тәртибендә урнаша (удм. гидкуазь). Ишегалдының урам ягы капка һәм бүрәнә койма белән чикләнә. Аның конструктив нигезен төбе җиргә күмелгән калын баганалар тәшкил итә, аларга тактадан ясалган капка эленә, өсте ике кыеклы түбә белән ябыла. Зурлыгына карамастан, ул ишегалды тормышын тышкы дөньядан аермый. Капкада келә булмау моңа дәлил булып тора.
Гадәттә удмуртларның каралты-курасына түбәндәге корылмалар керә: ике яклы өй (өйнең үзе (удм. корка) һәм салкын өйалды (удм. корказь)), бер яки ике катлы келәт (удм. кенос), ашлык һәм азык-төлек саклау амбары (удм. ю кенос), абзар (удм. гидкуа), мунча (удм. мунчо), баз (удм. йӧгу), утын һәм хуҗалык җиһазларын саклау өчен лапас (удм. липет ул, лапас). Һәр ишегалдында дини корылма (удм. куа, куала) урнаша, анда күмәкләшеп гыйбадәт кылалар[51].
XIX гасыр ахырына кадәр удмурт өйләре нигезсез итеп төзелә. Сумала белән сыланган беренче бүрәнә турыдан-туры җиргә урнаштырыла. Морҗасыз, ягъни кара өйләр була (удм. асын корка). Мондый йортларда түбә бура бүрәнәсенең дәвамы өстендә ята, аны агач элмәк тотып тора һәм кайчакта өстәмә рәвештә аркылы борыс белән беркетелә. Мондый конструктив алымнар кыйммәтле кадаклардан башка да төзелеш алып бару, шулай ук корылманың искергән детальләрен җиңел генә алыштыру мөмкинлеген бирә. Удмуртларның XIX гасыр ахыры — XX йөз башы тораклары бура тибындагы йортлардан гыйбарәт була. Өйнең нигезен аскы бүрәнәнең почмакларына һәм уртасына утыртылган нарат баганалар тәшкил итә. XX гасыр башында таза хәлле крестьяннарда тоташ таш яки кирпеч нигезле йортлар барлыкка килә.
Удмурт осталары диварлар төзегәндә почмак кисүнең иң борынгы ысулын — аскы бүрәнәдә уем ясауны куллана. Аларга мүк һәм сүс түшәлә. Бу ысулның өстенлеге — бураның утырмавында. Йортлар бөтен җирдә бер катлы була. Удмуртиянең төньяк һәм үзәк өлешләрендәге өйләр көньяктагылар белән чагыштырганда югарырак идән аслы итеп төзелә. Идәннең аскы катында (удм. гулбеч) диварлар буйлап нигез ясала: удмуртларда тышкы нигез очрамый. Идән һәм түшәм ишектән каршы як диварга таба җәелә. Удмуртларның дөньяга карашында матча (удм. «мумыкор») аерым урын били. Бу катлаулы сүзнең беренче «мумы» компоненты удмурт теленнән тәрҗемә иткәндә — ана, икенчесе — «кор» — бүрәнә мәгънәсен белдерә. Матчаның очларына, аңа зур авырлыкны күтәреп тору җиңел һәм уңайлы булсын өчен, йон һәм көмеш тәңкә беркетелә. Матчаның тылсымлы яки саклау көче белән бәйле бик күп ырымнар бар, алар бүгенге көндә дә яши. Мәсәлән, өйдә гыйбадәт кылуны кызыл почмактан матчага кадәр урында гына башкару рөхсәт ителә. Хәрби хезмәткә чакырылучы рекрутның матчага ефәк тасма беркетелгән көмеш тәңкә кадаклау гадәте (удм. туг) ул аны саклар дигән ышану белән бәйләп аңлатыла[52].
Түбә (удм. липет) ике кыеклы итеп бүрәнәнең дәвамына корыла. Аның материалы булып такта хезмәт итә. Хуҗалык корылмаларының өстен ябу өчен салам һәм сүс киң кулланыла. Каплаулы яки такта кисәге белән ябыла торган бер яки ике кечерәк тәрәзә күрше ике бүрәнәнең яртылаш калынлыгы киңлегендә уеп алына һәм еш кына ишегалдына карый. Удмурт кара өйләре өчен тәрәзәләрнең асимметрияле урнашуы хас була. Каплаулы тәрәзәләр белән беррәттән, кайвакыт яңаклы тәрәзәләр дә ясала. Алар үгез карыны яки чүпрәк белән дә тарттырыла. Гади турыпочмаклы тәрәзә капкачлары ясала. Салкын вакытта алар төнгә тышкы яктан салам белән томалана. Ишекнең уң ягында, тамагы белән фасад диварына каратып балчык мич (удм. гур) чыгарыла, көньяк районнарда ул — казанлы, төньяк районнарда авызында учак (удм. уӵог) яга торган һәм асылмалы казанлы итеп ясала[53].
Йортның арткы өлешендә — бүлмәнең өчтән беренең өстендә сәндерә корыла, анда ишек янындагы баскычтан менә торган булалар. Диварлар буйлап киң ләүкә сузыла, алар өстенә киштәләр эленә. Почмакларда сәкеләр ясала, соңрак аларны агач караватлар алыштыра. Күчмә җиһазлардан — өстәл, урындык, сирәк кенә савыт-саба шкафы очрый[54]. Өйдәге бердәнбер урындык (удм. пукон) хуҗаныкы була, гаиләнең башка әгъзаларына анда утырырга рөхсәт ителми. Өстәл (удм. ӝӧк), үз тирәсенә барысын да берләштергәнлектән, хуҗалыкның муллыгы һәм гаилә символы булып тора. Шуңа күрә анда һәрвакыт тоз савыты һәм түгәрәк ипи тора.
Өй эчендә бүлемнәр ясалмый. Ләкин аерым почмаклар, гадәт буенча, өйләнгән гаилә әгъзаларына тапшырыла. Удмуртларның төньяк төркемнәрендә йорт ир-ат һәм хатын-кыз өлешләренә бүленми; көньякларда — мич алдындагы урын, бүленмәсә дә, хатын-кызлар өлеше дип атала (удм. кышно егылды) һәм монда ир-атларга һәм чит кешеләргә керү килешми.
Ишек (удм. ӧс) өйдә тылсымлы мәгънәгә ия була. Удмуртлар ишекләрне төнгә бикләгәндә, Аллаларга йортны чакырылмаган кунаклардан, явыз көчләрдән һәм авырулардан саклауларын сорап мөрәҗәгать итә. Борынгы заманнарда, кендек белән ишек мәгънәсен тиңләштереп, яңа туган сабыйның кендеген бусагада кисә торан булалар. Бүгенге көнгә кадәр удмуртлар, ерак сәфәргә җыенганда, бусага аша Инмар, Куазь, Кылчинга мөрәҗәгать итеп, алардан бәхетле юл сорап атлый. Бусага аша бернәрсә алырга һәм бурычка бирергә ярамый дигән ырым нык үтәлә. Аның аша чыкканда өстенә басу рөхсәт ителми. Ишекләрне әкрен генә, тавышсыз гына ябу кагыйдәсе саклана[52].
Удмуртлар торакларының тышкы бизәлешенә аерым игътибар бирмиләр. Бура бүрәнәләре еш кына төрле озынлыкта була һәм артык өлеше сирәк очракларда гына киселә; йөзлекләр шомартыла, сыр белән дә, рәсем белән дә бизәлми. Галереяны тотып торучы келәт баганалары (удм. кеноса) бик оста эшкәртелә. Бизәкләүнең иң киң таралган төре булып ромблар хасил итүче диагональ рәшәткә була. Уеп ясалган йөзлекләр һәм капкалар XX гасырда барлыкка килә.
Удмуртларның борынгы корылмаларының берсе булып келәт (удм. кенос) тора. Үзенең конструктив, аеруча функциональ үзенчәлекләре буенча әлеге бина скандинавия халыклары корылмаларына охшаш. Бу удмуртларның борынгы заманнардан ук ата-бабалары белән тыгыз бәйләнештә булуы турында сөйли[55]. Тарихи үсеше барышында келәт бик аз үзгәрә. Ул чолан гына түгел, җәйге йокы бүлмәсе дә була. Җәнлекләрдән һәм дымнан саклау өчен корылма баганалар белән күтәртелә. Баганалар арасындагы буш урын акрынлап файдаланыла һәм корыла башлый. Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, ул төзелешнең яңа, катлаулырак тибы — ике катлы келәт барлыкка килүгә китерә. Гаиләдәге никахлы парларының санына карап, келәт бүрәнә яки киндер белән бүленә. Бер яки ике дивар буйлап агач сәкеләр ясала һәм чыбылдыклар белән каплана; икенче дивар буйлап кием-салым өчен читән эленә. Келәт хатын-кызлар бүлмәсе булып санала, монда аның хезмәте белән бәйле төрле әйберләр: туку станнары, эрләгечләр һәм башкалар саклана. Алар келәтнең тулы хокуклы хуҗабикәләре була һәм ир-атлар рөхсәт сорап кына керә.
Куа (куала) — идәнсез, түшәмсез һәм тәрәзәсез үзенчәлекле бина. Бу корылма һәр ишегалдында төзелә, ул гаиләнең гыйбадәт кылу урыны һәм шулай ук җәйге кухня булып хезмәт итә. XIV—XV йөзләргә кадәр куала удмуртларның даими торагы булып тора. Корылма уртасында ташлардан учак урыны ясала, аның өстенә агач ыргакка казан эленә. Дивар буенда — ләүкәләр, сул яктагы алгы почмакта өстәлләр тора. Алгы почмакта гаиләнең изге урыны — воршуд һәм корбан китерү савыт-сабасы тутырылган тартма өчен киштә эленә. Удмуртларның көньяк төркемнәрендә азык-төлек саклау өчен җайлаштырылган янкормалы куалар очрый.
Милли кием һәм бизәнү әйберләре
Удмурт милли костюмы әлеге этносның үзенчәлеге һәм хезмәт сөючәнлеге символы булып тора. Моннан тыш, ул хуҗасы өчен көчле саклагыч функциясен үти. Традицион комплектның аерым элементлары гендер, гаилә статусы, яшь, дини карашлар кебек төрле факторларга бәйле. Удмуртларның традицион киеме бай тарихка ия, аның турында беренче тапкыр 1726 елда языла. Территорияләренә бәйле рәвештә, төньяк һәм көньяк удмуртларның кием комплектлары аерыла. Бу җирләрдә яшәүче кешеләрнең көндәлек, яисә эш, бәйрәм һәм йола киемнәре бар. Соңгысы үз эченә күмү һәм туй костюмнарын ала. Иркен чикмәннән (удм. шортдэрем), күлмәктән (удм. дэрем, пестросаес) гыйбарәт төньяк удмурт хатын-кызлары костюмы Пермь халыкларының иң борынгы кием төрләренең берсе булып тора. «Пестросаес» атамасы җиңнәренең бизәлеше белән бәйле рәвештә бирелә. Күлмәк үзе киң итеп өйдә тукылган ак, җиңнәре бральница ярдәмендә туку техникасында эшләнгән кызыллы-аклы бизәкле материалдан тегелә. Муен уемы овал формасында була, итәгенә аркылы буй-буй кызыллы-аклы өй тукымасы ялгана, кайчакта бральница белән эшләнгән туку элементлары да кертелә. Комплектка күкрәк өлеше булмаган алъяпкыч (удм. азькышет) һәм аппликатив күкрәкчә (удм. муресазь) өстәлә[56]. Күлмәкне гадәттә ачык чикмән белән бергә кияләр. Аны, күлмәк кебек үк, дүртпочмаклы якалы, кыска җиңле, иңбашыннан бай итеп чигелгән күлмәк җиңен чыгарырлык итеп, буй кисеме рәвешендә тегәләр. Шортдэреманың аскы өлешен, якасын, итәген чигү белән бизиләр, кайчакта муенсалар, вак тәңкәләр, каури кабырчыкларын беркетәләр; чигү комач тасмасы белән дәвам иттерелә.
Кияүдәге хатын-кыз киеменең һәр пары тоташ ефәк белән чигелгән 20х30 см зурлыктагы дүртпочмаклы тукыма кисәгеннән гыйбарәт күкрәкчә (удм. кабачи) вариантына ия була. Кабачи — күлмәк өстеннән, күкрәк өлешен каплап киелә. XIX гасыр ахырында чигелгән күкрәкчәләргә алмашка чигү белән бергә төрле төстәге тукыма кисәкләреннән тегелгән аппликатив күкрәкчәләр (удм. муресазь) килә. Кайвакыт аларны тәңкәләр һәм төймәләр белән бизиләр. Төньяк удмурт хатын-кыз костюмының аерылгысыз компанентын күкрәк өлеше булмаган алъяпкычлар (удм. азькышет) тәшкил итә. Аларны челтәрләр, тасмалар, чигүләр белән бизиләр. Эш көннәрендә — алъяпкыч, бәйрәмнәрдә сөлге яки яулык (удм. урдэс кышет) элгән бизәкле билбау кия торган булалар.
Кызларның киң таралган баш киеме булып комач һәм тәңкәләр белән бизәлгән киндер башлык (удм. такъя) санала. 10-12 яшьлек кызлар — түгәрәк (удм. котрес такъя), 14-15 яшьлекләре озынча такъя (удм. кузялэс такъя) кия торган була. Кәләш үз туена икесен берьюлы кия. Аннан тыш, кызлар комачтан яисә киндер тукымадан эшләнгән чигү, ялтыравыклар, тасмалар белән бизәлгән баш бәйләвечләре, шулай ук ак киндер, ситса, бәйрәмнәрдә — кәшемир һәм ефәк яулык бәйли торган булалар. Кияүдәге хатын-кызлар маңгай бәйләвечләреннән һәм яулыклардан тыш очлары чигү һәм кызыл тукыма тасмалар белән бизәлгән баш сөлгесен (удм. весяк кышет, йыр котыр) кия[57]. Җәйге чикмәннән аермалы буларак, кышкысы өйдә җитештерелгән шакмаклы тукымадан (удм. кильымо шортдэрем), арка өлеше аерым киселеп, бил турысы җыйдырылып һәм озын җиңе аерым тегеп эшләнә. Киң чикмән өстеннән күкрәксез алъяпкыч бәйлиләр, ул җәйге киемне тулыландырган элементлар белән баетыла, бары тик күкрәкчә һәм өчпочмаклы яулык кына файдаланылмый. Кыш көне өйдә җитештерелгән ике өлеш тукымадан тегелгән дүртпочмаклы яулык бәйлиләр. Кайры сарык тиресеннән тегелгән кышкы көндәлек тун гадәттә сары төстә, бәйрәмнәрдә киелә торганы тукыма белән тышлана яки кара төстә була.
Көньяк удмурт хатын-кызының костюм комплексы түбәндәге киемнәрдән гыйбарәт: күлмәк (удм. шортдэрем), алъяпкыч (удм. айшет), күкрәкчә (удм. кыкрак), каен тузыннан ясалган биек баш киеме (удм. айшон), баш сөлгесе (удм. чалма), маңгай бәйләве (удм. йыркерттэт), яулык-япма (удм. сюлык), юка постаудан яки плистан тегелгән җәйге өске кием (удм. дӥсь), чикмән-җиңсезләр (удм. саестэм), яртылаш йон кушып өйдә тукылган чикмән (удм. зыбын), өй яки фабрика йон сукносыннан тегелгән чикмән (удм. дукес), туннар (удм. пась)[58]. XIX гасыр ахыры — XX йөз башы төньяк удмурт күлмәгеннән аермалы буларак, көньяк удмуртларның традицион хатын-кыз күлмәге чуар тукымадан тегелә, икешәр кыек ян өлгеле, чукларга таба тарайган киң җиңле, басып торган кечкенә якалы була. Төньяк удмуртларның кабачиларыннан аермалы буларак, салына торган күкрәкчә (удм. муресшет, мурескышет, кыкрак) күлмәк астыннан турыдан-туры күкрәккә киелә. Күлмәк итәгенә — 12-15 см бөрмә (удм. сӧзул, итэт, карта), аның белән стан арасында бизәкле тасма беркетелә. Хатын-кыз алъяпкычлары (удм. ашшет, айшет), төньяк удмурт алъяпкычларыннан аермалы буларак, биек күкрәкле итеп эшләнә, итәгенә бөрмә тегелә[59].
XVIII—XIX гасырлар хатын-кызларының бизәнү әйберләре арасында күбесенчә металл бизәнү әйберләре — көмеш тәңкәләр (аеруча патша акчалары һәм вак көмеш), жетоннар, төрле-төрле җиз тәңкәләр, төймәләр, куелмалар һәм асылташлар өстенлек итә. Кыйммәтле көмеш бизәнү әйберләре гасырлар дәвамында гаилә кыйммәтләре булып сакланып кала һәм буыннан-буынга күчеп килә. Сәйләннән һәм пыяла бөртегеннән эшләнгән бизәнү әйберләре шактый аз кулланыла.
Удмурт кызлары чәчләрен толым каплавы белән бизи. Бу — жетоннар яки тәңкәләр тегелгән тар гына киндер яисә тасма кисәге. Толым каплавы тимер пластинка белән тәмамлана һәм арттан такъяга беркетелә. Алкалар (удм. угы) еш кына вак көмеш тәңкәләрдән ясала. Ияк астыннан аларны тоташтыручы бау уза. Хатын-кызлар кулларына металл беләзекләр (удм. поскес, суйпос) кияләр. Поскес һәм суйпосның төсле ташлар беркетелгән киң һәм тоташ үсемлек орнаменты белән бизәлгән тар төре була. Муен бизәкләреннән качек һәм лага киң тарала. Качек — муенны тыгыз итеп уратып алган вак тәңкәләр, бер рәт муенса һәм ак кабырчыклар тегелгән тасма. Хатын-кызлар шулай ук эре көмеш тәңкәләрдән ясалган, гомуми бәясе 40 сумга кадәр булган һәм күкрәген билгә каләр каплап торган муенса тагып йөри. Тәре тагу бавы киң таралыш ала (удм. кироскал), ул җепкә эре көмеш тәңкәләр, вак муенса бөртекләре һәм уртасына бакыр тәре куеп ясала. Бу бизәнү әйберенең барлыкка килү вакытын удмуртларны христианлаштыру чоры белән бәйлиләр. Христианлаштыруга кадәр кироскалда тәре урынына воршуд билгесен йөртәләр (удм. дэмдор). Бу жетоннар хатын-кыз нәселенең эмблемасы буларак хезмәт итә. Бизәнү әйберләре арасында сул иңбаш аша уң кул астына киелә торган төрле бәйләвечләр — камалилар (иңбаш аша киелә торган көмеш тәңкәләрдән ясалган бизәнү әйберләре) аерым бер төркемне тәшкил итә. Көньяк удмуртларда — бутьмар (хәзерге тәрҗемәдә көмеш тәңкәләр тегелгән, иңбаш аша киелә торган тасманы аңлата). Ул ике тасмадан тора, аларның берсе — арка аша, икенчесе күкрәк буйлап уза. Тасма очлары боҗраларга тегелә. Бер боҗра — сул җилкәдә, икенчесе уң кул астында — билбау янында урнаша. Алгы тасма ике рәт тәңкә белән бизәлә.
Удмурт хатын-кызлары аякларына һәрвакыт оек киеп йөри (удм. чуглэс). Алар калын ак, төсле киндер тукымадан тегелә яки йоннан һәм чолгау җепләреннән бәйләнә. Оекларга бәйләвечләр беркетелә, шулар ярдәмендә оеклар тез астына бәйләп куела. Кышын оек астыннан йон яки мех, җәй көне киндер тыш кия торган булалар. Хатын-кызлар оек өстеннән, тезгә кадәр күтәрмичә һәм оекның бөтен өске өлешен ачык калдырып, аякларын ак киндер чолгау белән төрә (удм. бинялтон). Удмуртларның иң киң таралган аяк киеме булып чабата (удм. кут) санала. Ул русларныкыннан формасы һәм үрелеше, шулай ук очлы башлы булуы белән аерылып тора. Чабата бауларын ак җитеннән һәм кара йон җепләрдән үрәләр, ныклык өчен ат кылы өсти торган булалар[60].
Удмуртларның ир-ат милли костюмы русларныкы белән охшаш була. Ул ак, соңрак чорларда чуар киндер күлмәктән (кыек якалы күлмәк) тора, үрелгән бизәкле билбау яки каеш белән тарттырыла. Ир-ат күлмәкләрендәге чигү элементлары аның хуҗасының нинди эш белән шөгыльләнгәнлеген күрсәтә. Бәйрәм көннәрендә һәм гыйбадәт кылу өчен тукымадан тегелгән төсле киң билбау (удм. путо) тагалар, зәңгәр материалга ак сызыклар төшерелгән киң адымлы чалбар кияләр. Кыш көне ир-атлар чикмәннән йөри, аның бәйрәм варианты бил буенча киселгән һәм бөрмәле, көндәлеккә кия торганы — киселмәгән һәм бөрмәсез, ләкин бил турысы кысып тора. Баш киемнәреннән — өйдә җитештерелгән сукнодан тегелгән цилиндр формасындагы калпак киң кулланылышта була. XIX гасырда кырлы киез эшләпәләр тарала башлый. Кыш көне сарык тиресеннән тегелгән бүрек (удм. изьы), аяк киеменнән (удм. бинялтон) — чабата, итек, киез итек кия торган булалар. Итекләр җәйге бәйрәм аяк киеме санала, кыш көне киез итектән йөриләр[61].
Милли ризыклар
Удмуртлар ит һәм үсемлек ризыкларын катнаштыралар. Озак вакытлар буена җиләк-җимеш, үләннәр, тамырлар җыю зур ярдәм булып тора, алар бүгенге көндә дә туклануда зур урын били. Токмачлы, гөмбәле, ярмалы, кәбестәле ашлар (удм. шыд), балык, яшелчә шулпасы, керәнле һәм тормалы окрошка әзерлиләр. Сөт продуктларыннан иң киң таралганнары булып ряженка, оеган сөт һәм эремчек тора. Итне каклап, пичтә пешереп, ләкин ешрак шулпа белән бергә ашыйлар, шулай ук койка (удм. куалекьясь) һәм канлы казылыкларны (удм. виртырем) үз итәләр. Пельнянь, ягъни пилмән (бу сүз руслар тарафыннан удмуртларның иң якын карендәшләре булган комилар теленнән алына), йомырка соусы коелган зыретэн табань кабартмасы һәм төче арыш камырыннан, татлы булмаган эчлекле, кырыйлары өскә таба бөгелгән ачык перепеч, беленнәр (удм. мильым), икмәк (удм. нянь) аларның төп ризыклары санала. Эчемлекләрдән чөгендер куасы (удм. сюкась), морслар, сыра (удм. сур), әче бал (удм. мусур), көмешкә (удм. кумышка), төньяк районнарда варсен шәраблары популяр.
Рухи мәдәният
Халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр һәм йолалар
Удмуртлар тормышында календарь-йола бәйрәмнәре мөһим урын алып тора. Алар күңел ачулар белән үрелеп бара, чараларда еш кына бөтен авыл катнаша һәм ул халык иҗатынның шигъри-тел, музыкаль-хореографик, гамәли һәм театраль юнәлешләрен ачык чагылдыра. Бу бәйрәмнәр күңел ачу чарасы гына түгел, алар аша үсеп килүче яшь буын урнашкан яшәү тәртипләренә тартыла, халыкның эстетик карашларын, үз-үзен тотышының әхлакый-этик нормаларын һәм мәдәни-идеологик кыйммәтләрен үзләштерә. Удмурт халкының календарь йолалары һәм бәйрәмнәре хуҗалык эшчәнлегенең төп төрләре — аучылык, балыкчылык һәм игенчелек нигезендә барлыкка килә, алар магик гамәлләр, сынамышлар һәм хорафатлар, дога һәм җыр әфсеннәре белән тыгыз үрелеп бара.
Язгы-җәйге йолаларның асылында игенчелек эшләренә әзерләнү һәм аларны үткәрү өчен хәер-фатиха сорау ята. Пасха (удм. Быдӟым нунал, Великтэм) — яз башлануын һәм кырга беренче тапкыр чыгуны символлаштыра. Аннан соңгы көн сабан, чәчү башлану бәйрәме буларак билгеләп үтелә торган була (удм. Кизьыны потон, Кидыс поттон, Геры поттон, Акашка, Акаяшка). Сөрү һәм чәчү эшләре төгәлләнү (удм. Гырон быдтон, Ю Вӧсь, Бусы Вӧсь), шулай ук Троица (удм. Куар басьтон, Куар вӧсян, Трочинь) белән бәйле йолаларны чәчүне тәмамлау һәм киләчәк уңышны тәэмин итү хөрмәтенә оештырылган бердәм күзаллауның әлеге җирлекләргә хас күренешләре, Троица белән кушылган рәхмәт белдерү йолалары буларак карарга кирәк. Бу бәйрәмнәр җәйге кояш торгынлыгы көннәренең башында үткәрелә[62].
Көзге-кышкы бәйрәмнәр, нигездә, җыелган уңышка рәхмәт белдерү һәм иминлек сорап мөрәҗәгать итү белән бәйле. Көзге йолалар Ильин көне (удм. Виль) белән башланып китә. Ул яңа уңыш өлгерүне символлаштыра. Ильиннан соң икенче көнне урып-җыю эшләрен башлый торан булалар. Календарь йолаларының еллык циклын көзге бәйрәм төгәлли (удм. Сӥзьыл юон).
Удмуртларның календарь йолаларының кышкы циклы куркыныч рухларның котырынуы (удм. Вожодыр) дип аталган, кешегә кайгылар һәм бәхетсезлекләр китергән кояш торгынлыгы көннәрендә башланып китә. Шуңа бәйле рәвештә, теге яисә бу эшне тыя торган чор булып санала, аеруча ул йон эшкәрү һәм кер юуга мөнәсәбәтле кырыс үтәлә. Христиан дине йогынтысында Раштуа — Яңа ел бәйрәме циклы элементлары кертелә, алар белән Раштуадан алып Чукындыруга кадәрге чорны атый башлыйлар[62]. Кышкы бәйрәмнәр гаилә йолалары белән бәйле, алар кояш борылышына нисбәтле рәвештә үткәрелә. Мәсәлән, үлгән ата-бабаларны искә алу йоласы (удм. йыр-пыд сётон) яки язгы һәм көзге искә алулар (удм. тулыс/сӥзьыл кисьтон). Май чабу бәйрәмендә тау шуу (удм. Вӧй, Вӧйдыр, Вӧй пырон-потон, Вӧй келян, Масленча), карда аунау, йола табыны, үлгән ата-бабаларны «сыйлау» — озын һәм авыр кыш чорының ахырын, мәшәкатьле яз җитүен белдерә.
Удмуртларның халык көнкүрешенең һәм иҗатының мөһим өлешен тәшкил иткән календарь йола бәйрәмнәре бөтенләй үк юкка чыкмаган. Аларның кайберләре, сизелерлек үзгәреш кичереп, бүгенге көндә дә яшәвен дәвам итә.
Халык авыз иҗаты
Традицион халык мәдәнияте жанр шартлылыгына бүленмичә, киң мәгънәдә дә (калык ӧнер — халык осталыгы, калык тодон-валан — халык белеме, калык виз — халык зирәклеге), шулай ук таррак мәгънәдә дә (калык кылос — халык поэзиясе, калык кылбурет — шигъри-тел иҗаты) кабул ителә[63]. Удмурт халкы тормышында фольклорның урыны, роле һәм формалары бер тамырлы мадь, мадькыл, мадиськон терминнарның этимологиясендә ачык чагыла. Mo тамыры, «әйтү, сөйләү, данлау, җырлау, табышмак әйтү, сер тапшыру» дигәнне аңлата, ул фин-угыр семьялыгына кергән һәр телдә диярлек бар һәм «өйрәтү, киңәш итү, тәҗрибә уртаклашу, дөньяны танып белү» дигән мәгънәгә ия.
Борынгы удмуртларның ышанулары буенча, сүз (удм. кыл) тылсым көченә ия. Удмуртларның хуҗалык яки гаилә тормышындагы һәр мөһим адымы, ярдәмгә ирешү өчен, Тәңрегә мөрәҗәгать итү белән бергә бара. Шуңа күрә йола гамәлен башкарганда яисә теләсә нинди эшне башланганчы (беренче җиләк-җимеш уңышын җыю, елга аша чыгу, дәвалау, чишмәдән су алу, урып-җыю тәмамлану, терлекләрне көтүгә куу һәм башкалар) әфсеннәр (удм. тункыл), чакырулар, өшкерүләр, пышылдашулар, мөрәҗәгатьләр һәм башкалар әйтелә. Көнкүреш әфсеннәре йола асылы буенча өшкерүгә (удм. куриськон), күрәзәчелеккә (удм. туно), им-томга (удм. пелляськись) якын. Дару белән им-том итү (удм. пеллян кыл), имләү (удм. кыжкыл), мәхәббәт әфсене киң кулланыла. Гаилә һәм җәмәгать гыйбадәтләрендә гаилә башлыгы яки каһин тарафыннан башкарылган хуҗалык им-томнары аерым игътибарга лаек[64].
Удмуртларның йола поэзиясе җыр жанрларының төрлелеге белән аерылып тора. Төньяк удмуртлар музыка иҗатының ике төрен аера: крезь — сүзсез җыр, ягъни көй; мадь — ешрак сюжетлка ия сүзле җыр. Йола җырлары үзенчәлекле билге, ритуаль бәйрәм символы булып хезмәт итә. Көньяк удмуртларда төрле көйләр (удм. гур) сакланып калган. Төньяк Удмуртиядә э, ялэ, я, яй, дон ымлыклары яки аерым сүзтезмәләр ярдәмендә эчтәлексез көйләү киң таралган. Фин-угырларның калган халыкларындагы кебек үк, удмуртларның җыр поэзиясенә дә «күргәнне җырлыйм» принцибы буенча ирекле импровизация традициясе хас. Кызның туган йортыннан китүе, якын кешенең үлеме, солдатка озату кебек гаилә тормышындагы аерым драматик хәлләр келян гур, ягъни такмаклап елау кебек үзенчәлекле жанрның формалашуына китерә. Әйлән-бәйлән, уен һәм бию җырлары аерым төркемгә карый.
Әкияти булмаган (төрле хикәяләр, кыйссалар, сөйләкләр) һәм әкият прозасына караган әсәрләр удмурт фольклорының йола-гадәтләренә кермәгән өлешен тәшкил итә. Алар хайваннар турындагы һәм тылсымлы әкиятләрдән, шулай ук новеллалардан гыйбарәт. Удмурт халкында тәрбия һәм остазлык максатларында кулланыла торган жанрларның тулы бер төркеме тупланган, аларда сүз гыйбрәтле функциягә ия. Сынамышлар, зирәклеккә өйрәтүче тикшерүләр һәм тыюлар, әйтемнәр һәм мәкальләр, афоризмнар, төрле сүз уеннары шундыйлардан. Үртәүләр балалар иҗатының аерым төре булып тора һәм алар уен фольклорының бер өлешен тәшкил итә[65]. Удмурт фольклоры удмурт мәдәниятенең аерылгысыз өлеше һәм матур әдәбият барлыкка килүнең нигезен хасил итә.
Әдәбият
Удмурт әдәбияты яшь әдәбиятлар рәтенә керә һәм, кайбер галимнәр фикеренчә, ул тизләтелгән үсеш һәм формалашу юлын уза. Пётр Домокош удмурт әдәбиятын чорларга бүлә, аның үсеше берничә этаптан гыйбарәт: 1767—1889 елларда удмурт әдәбиятының нигезләнү алшартлары барлыкка килә; 1889—1918 елларда оригиналь удмурт әдәбиятының чыганаклары оеша; 1918—1938 елларда — удмурт әдәбиятының үсеш чоры; 1938—1956 елларда — тоталитар режимлы әдәбият; 1957 елдан — иҗтимагый тормышны демократияләштерү чоры әдәбияты[66].
Удмурт телендә тәүге шигырь язу омтылышы булып 1767 елда императрица Екатерина IIнең Вениамин Пуцек-Григорович җитәкчелегендә Казанга килүе һәм 1778 елда Казан наместниклыгы ачылышы уңаеннан рус котлаулары текстларының тәрҗемәләрен башкару тора. Чын мәгънәсендә удмурт әдәбиятының барлыкка килү вакыты итеп 1889 елны, язылган беренче әсәр итеп удмурт галиме Григорий Верещагинның «Вотяки Сарапульского уезда Вятской губернии» дигән этнографик-социологик-тарихи хезмәтен, кечерәк әсәрләрдән «Чагыр, чагыр, дыдыке» («Сизый, сизый, голубок») дигән бишек җырын саныйлар[67].
Удмурт телендәге беренче шигъри әсәр — Михаил Можгинның «Беглой» балладасы 1910 елда басылып чыга. Кедр Митрей (Дмитрий Иванович Корепанов) тарафыннан иҗат ителгән «Эш-Терек» исемле тәүге шигъри трагедия 1915 елда дөнья күрә. Шул ук автор удмурт телендәге «Секыт зӥбет» («Тяжкое иго») исемле беренче романны да иҗат итә, ул 1929 елда басыла[68].
1930—1950 елларда әдәбиятның барлык жанрлары да актив үсеш ала. П. Блинов, А. Лужанин, Т. Архипов, М. Коновалов, И. Гаврилов, Ф. Кедров кебек яңа исемнәр барлыкка килә. Социализм төзү һәм яңа кеше тәрбияләү төп темага әверелә.
1950—1980 елларда кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр темасы удмурт язучылары иҗатында мөһим урын алып тора. Маҗаралы һәм детектив повестьлар барлыкка килә. Хатын-кыз лирикасы юнәлеше аерым урын били.
1990—2000 елларда документаль-нәфис, мемуар-биографик проза удмурт әдәбияты үсешендәге әһәмиятле юнәлешкә әверелә. Әлеге чор авторларының (Н. Куликов, А. Волков, В. Шибанов, Л. Емельянов) иҗатында этнофутуризм, христиан дине, «массакүләм» әдәбият эстетикасы кебек яңа юнәлешләр аерылып тора[69].
Балалар удмурт әдәбиятына нигез салучы булып 1920 елларда талантлы шагыйрь, прозаик, фольклорчы, драматург, музыка белгече, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылган Кузебай Герд (Кузьма Павлович Чайников, 1898—1937) тора. Аның балалар өчен гади, аңлаешлы, образлы телдә социаль күренешләр һәм туган табигатьнең матурлыгы күрсәтелгән 80гә якын шигыре һәм 50дән артык хикәясе басылып чыга[70].
Театраль сәнгать
Театр сәнгате Удмуртия мәдәниятнең иң борынгы һәм алга киткән өлкәләренең берсе булып тора. Удмуртиядә бөек композитор Пётр Ильич Чайковский һәм СССРның халык артисты Ольга Леонардовна Книппер-Чехова туа.
Театр сәнгате Удмуртия Республикасы дәүләт рус драма театры, Удмуртия Республикасының П. И. Чайковский исемендәге дәүләт опера һәм балет театры (1958 елдан), Удмуртия Республикасы дәүләт милли театры (1931 елдан), Удмуртия Республикасы дәүләт курчак театры (1935 елдан), Удмуртия «Айкай» дәүләт фольклор җыр һәм бию театры (1990 елдан), Муниципаль «Молодой человек» яшьләр театры (1991 елдан), Сарапул драма театры (1911 елдан), Глазов «Парафраз» драма театры (1983 елдан), Ижевск шәһәре яшь тамашачы театры, «Точка» театры, «Птица» театры (1988 елдан), Глазовның Революция урамындагы «Парафраз» драма театры, «Балаганчик» балалар театры (1991 елдан), «7 чудес» балалар интерактив театры (2014 елдан) тарафыннан үстерелә.
Удмурт халкы тарихында беренче тапкыр 1918 елның 2 августында Глазов өязенең Ягошур авылында Л. Н. Толстойның «От ней все качества» пьесасы буенча удмурт телендә спектакль куела. Әлеге беренче һәвәскәр милли театрның режиссёры һәм төп рольләрне башкаручы артистлары укытучылар була. Удмурт драма театры 1931 елда ачыла. 1996 елдан Удмуртия Республикасы дәүләт милли театры дип үзгәртелә[71].
1961 елда Г. А. Корепановның «Наталь» беренче удмурт операсы языла. 1962 елда Г. М. Корепанов-Камский тарафыннан иҗат ителгән беренче «Италмас» удмурт балеты куела[72].
Мәгариф
Удмуртлар арасында рус һәм чиркәү славян телләрендәге мәгърифәт таралышы XVIII гасырның беренче чирегендә башланган христианлаштыру процессы белән бәйле була[73]. Удмуртларны христианлаштыру белән бер үк вакытта удмурт теле (вотяк) теле дә үсеш ала: яңа функциональ стильләр барлыкка килә, сөйләм теле байый. Укымышлы кешеләр арасында балаларны туган телдә укыту кирәклеге турында фикер тарала. XIX гасыр ахыры — XX йөз башында удмурт мәгърифәтчеләре — беренче удмурт педагоглары, галимнәре һәм әдәбиятчылары Г. Е. Верещагин, К. А. Андреев, И. В. Васильев үз эшчәнлекләрен җәелдерә. Миссионер мәктәпләре турындагы ведомостьта 1902 елда тугыз удмурт һәм катнаш составлы алты мәктәп теркәлә. Нократ губернасының өч өязендәге миссионер мәктәпләрендә барлыгы 359 удмурт баласы белем ала[74].
Совет хөкүмәте халык мәгарифе өлкәсендә яңа стратегия тәкъдим итә, аның бер аспекты — дәүләттә яшәүче аз санлы халыкларны агарту була. РСФСР Мәгариф Халык комиссариаты тарафыннан эшләнгән тәүге документларның берсе булып 1918 елның 31 октябрендәге «Милли азчылыкны тәшкил иткән мәктәпләр турындагы» карар тора. Анда РСФСР территориясендә яшәүче милләтләр өчен башлангычтан алып югары мәктәпкә кадәр барлык баскычларда да туган телләрендә белем бирүне оештыру хокукы декларацияләнә[74].
1920 елда күпчелек удмуртлар урнашкан территориядә — Нократ губернасының Сарапул, Алабуга, Глазов, Малмыж өязләрендә 176 удмурт мәктәбе ачыла. Удмурт балалары өчен дәреслекләр әзерләү башлана, «Букварь», «Книга для чтения», «Грамматика удмуртского языка», методик ярдәмлекләр басылып чыга. Әмма мәктәп яшендәге балаларның 40 %ка якыны белем алудан читтә кала, 500 мең удмурт укый-яза белми, мәгариф хезмәткәрләре җитми. Удмурт телен белгән укытучыларны әзерләү өчен 1920 елларда Ижевск, Можга, Глазов, Яңа Мултанда педтехникумнар ачыла, барлык өязләрдә кыска вакытлы педагогик курслар оештырыла.
1941—1942 уку елында республикада 330 удмурт башлангыч мәктәбе (аларда 1338 сыйныф), 52 (348 сыйныф) тулы булмаган урта мәктәп, 4 (45 сыйныф) урта мәктәп исәпләнә. Башлангыч сыйныфларда укыту тулысынча удмурт телендә, калганнарында — удмурт һәм рус телендә, 9-10 сыйныфларда бары тик рус телендә генә алып барыла. Сугыштан соңгы чорда милли мәктәпләр кими бара, 1950 елда Удмуртиядә бер генә удмурт урта мәктәбе дә калмый[74][75].
1980—1990 еллар чигендә илдә иҗтимагый һәм социаль-икътисади өстенлекләр тамырдан үзгәрә. Мәгариф системасында да сизелерлек үзгәрешләр туа: туган телләрнең һәм милли мәдәниятләрнең җәмгыятьтәге ролен торгызу, аларны мәгариф өлкәсенә кайтару процессы башлана. «РСФСР халыклары телләре турында» (1991) һәм «Мәгариф турында» (1992) федераль законнары тел һәм мәгариф сәясәте өлкәсендәге төп закон актлары була. «Мәгариф турындагы» закон Россия Федерациясенең барлык гражданнарына да төп гомуми белемне туган телләрендә алу хокукын гарантияли. Удмурт телен өйрәнүче милли гомуми белем бирү учреждениеләренең саны 1990 еллар дәвамында даими рәвештә арта, 1997—1998 уку елында иң югары ноктасына — 425кә җитә. 2012—2013 уку елында 251 милли мәктәп эшли, анда 16 189 укучы удмурт телен өйрәнә. Аларның зур өлеше — 231е (92 %) — авыл районнарында урнаша, монда 14 611 укучы (90,3 %) белем ала. Удмуртия Республикасы шәһәрләрендә удмурт теле 20 мәктәптә (1578 укучы) укытыла. Бу сандагы укучыларның 553е — Ижевскның Кузебай Герда исемендәге гимназиядә һәм 45е Италмас бистәсендәге Республика лицей-интернатында белем ала[74].
Дин
Удмурт дини йолалары турында язылган беренче кыскача тасвирламалар XVIII гасырга карый. Христиан динен кабул иткәнче, удмуртларда күп санлы Аллалар, Тәңреләр, рухлар һәм төрле затларга табынган мәҗүсилек таралыш ала. Удмурт Аллаларының һәм Тәңреләренең гомуми саны 40ка якын була, аларның барысы да үзләренә тиешле мөнәсәбәтне таләп итә, һәрберсе хөрмәтенә төрле йолалар, догалар, корбан китерүләр оештырыла[76]. Төп Аллалар рәтенә Инмар, Кылдысин (Му-Кылчин) һәм Квазь (Куазь) керә, явызлык гәүдәләнеше булып Кирәмәт яки Шайтан санала. Борынгы удмурт Олимп триадасы фани дөньяны өч өлешкә бүлә: 1) якты аяз күк йөзе һәм аның тирәсендәгеләр; 2) җир һәм анда яшәүчеләр; 3) күк белән җир арасында булган барлык күренешләр[77]. Удмуртлар Тәңреләре белән үзләре ия булган, реаль яки символик кыйммәтне тәшкил иткән бөтен нәрсәләре белән уртаклаша. Корбан чалганда Алла төтенне күреп, теләкләрен, ялваруларын белсен дип, Инмар хөрмәтенә корбан итенең канын, сөякләрен, бер өлешен яндырганнар, Кылдысинга — җиргә күмеп «бүләк иткәннәр», Куазь өчен хайван тиресен чыршыга эләгәннәр[78]. 1894 елда Иске Мултан авылы удмуртлары кешене корбан итүдә гаепләнә, нәтиҗәдә бу хәбәр Мултан эше дип аталып шау-шу куптара. Бу вакыйга буенча узган суд процессына уңай йогынты ясауда В. Г. Короленконың роле гаять зур. Ул Мултан эше турындагы мәкаләләр басылган «Русское богатство» басманың корреспонденты, соңрак мөхәррире була[79].
Яңа дин һәм рус халкы белән күршелек тәэсирендә акрынлап үзара берләшү процессы бара, нәтиҗәдә дини синкретизмның үзенчәлекле образлары туа: Могҗиза күрсәтүче Николай удмурт Нюлэсмурты белән кушыла, Кылчин саклаучы фәрештәгә әверелә һәм башкалар.
Демография
Удмуртларның демографик культурасы шактый алга киткән. Традицион иҗтимагый нормалар бала үтерүне, кан катнаштыруны, күпхатынлылыкны кире кага, зина кылу, йөклелекне өзү, контрацепция, никахсызлык, аерылышулар, баласызлык гаепләнә. Җәмгыять күп балалы гаиләгә йөз тота[80]. Удмуртларда никахлы булып яшәү — кешенең табигый халәте һәм хәтта аның мәҗбүри бурычы дигән ныклы ышану яши. Никахлашу 16-17 һәм 20-22 яшь арасындагында уза. Кызлар гадәттә өлкәнрәк кияү белән гаилә кора[81]. Удмуртларның башка милләт кешеләре белән никахлашуының аерым очраклары XVIII гасыр башында ук теркәлә. Массакүләм христианлаштыру нәтиҗәсендә катнаш никахлар ешая, XIX гасырда инде барлык волостьларда да очрый.
Удмуртлар, бергә тупланып, зур гаилә булып яши. Еш кына берничә пар бер түбә астында гомер итә. Бүленмәгән зур гаиләләр арасында шактый күпсанлы гаилә коллективлары да очрый. 1885 елгы гаилә исемлекләре мәгълүматларына караганда, Сарапул өязенең Сосновка авылыннан С. Семёнов гаиләсе 33 ир-аттан һәм 38 хатын-кыздан торган 19 пардан гыйбарәт була[82].
Удмуртларның демографиясе һәм үз-үзләрен саклау культурасының бер өлеше булып халык медицинасы тора. Ул кеше һәм табигать, аның күренешләре, кеше һәм җәмгыять арасындагы арадашчы функциясен үти. Дини-мифологик, «иррациональ» дәвалау ысуллары киң тарала һәм даими рәвештә актуаль була. К. Юнгның теге яки бу мәдәнияттәге традицион йолалар, ышанулар, ритуалларның дини функциясеннән бигрәк, тулаем этносның психик сәламәтлеген тәэмин итүдә психопрофилактик функцияне үти дигән теоретик нигезләмәләре билгеле[80].
Шактый кырыс табигый климат шартлары, авыр игенчелек хезмәте, Удмуртия төбәгендәге катлаулы социаль-икътисади һәм социаль-сәяси вазгыять бу халыкның гомер озынлыгын, нигездә, 50-60 яшь белән чикли. XX—XXI гасырларда, кайбер кыйммәтләр һәм карашлар сакланып калуга кармастан, демографик хәл, аеруча авылда, уңай якка үзгәрми.
2023 елның гыйнвар-апрель айларында Удмуртиядә халык исәбе ике меңнән артык сандагы кешегә кими. Росстат мәгълүматларына караганда, 2010 елда Удмуртия Республикасында титуллы милләт вәкилләренең саны 410,584 кешене тәшкил итә, 2023 елның гыйнварына аларның саны 299 874гә кала[83].
2022 елның гыйнвар-апрель айлары белән чагыштырганда, республикада үлүчеләр саны 11,4 %ка (тулаем Россия буенча — 17,9 %ка, Идел буе федераль округында — 14,2 %ка) кими. Халыкның гомуми үлем коэффициенты 1000 кешегә 12,6 үлүче тәшкил итә.
2023 елның дүрт аенда Удмуртия Республикасында 1706 никах һәм 1842 аерылышу теркәлә. Теркәлгән никахлар саны 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 3,7 %ка кими, аерылышулар саны 10 %ка арта[84].
Удмурт телендә сөйләшүчеләр саны кими. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, тел юкка чыгу куркынычы астында тора.
Искәрмәләр
- ↑ Национальный состав населения Российской Федерации согласно переписи населения 2021 года. rosstat.gov.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 Удмурты в субъектах РФ. minnac.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
- ↑ 1989 елгы халык санын алу буенча, РСФСРда бисермәннәр белән бергә 714 833 удмурт була
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по регионам России. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Агентство Республики Казахстан по статистике. Перепись 2009. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1989 елгы халык санын алу буенча, Казахстанда 15 855 удмурт теркәлә
- ↑ Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Всеукраїнський перепис населення 2001. Русская версия. Результаты. Национальность и родной язык. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Удмуртский. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Всесоюзная перепись населения 1989 года. Национальный состав населения по республикам СССР. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025. Архивировано 6 гыйнвар 2012 года.
- ↑ Национальный состав населения Республики Беларусь. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025. Архивировано 18 июль 2020 года.
- ↑ Национальный состав населения по субъектам Российской Федерации. docs.yandex.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Latvijas iedzīvotāju sadalījums pēc nacionālā sastāva un valstiskās piederības. pmlp.gov.lv. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Численность населения по этнической принадлежности, родному языку, гражданству, полу, возрастной группе и месту жительства (региону), 31.12.2021 г. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025. Архивировано 19 июнь 2022 года.
- ↑ Lietuvos Respublikos 2011 metų visuotinio gyventojų ir būstų surašymo rezultatai. web.archive.org (15 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 ноябрь 2025.
- ↑ Максимов С. А. Самоназвания удмуртов и бесермян, их варианты, названия соседних народов в языке удмуртов и бесермян // Linguistica Uralica. — 2008. — № 2. — С. 108—118.
- ↑ Кто такие удмурты? mo-pontonniy.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Удмурты. minnac.ru (4 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Люди с Вятки. nazaccent.ru (14 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Белых С. К., Напольских В. В. Этноним удмурт: исчерпаны ли альтернативы? // Linguistica Uralica. T. 30 : журнал. — 1994. — № 4.
- ↑ Сахарных Д. М. Названия удмуртов: происхождение и семантика. — Ижевск: Портал «Удмуртология», 2008. Архивировано 5 гыйнвар 2009 года.
- ↑ Сахарных Д. М. Названия удмуртов: происхождение и семантика. — Ижевск: Портал «Удмуртология», 2008. Архивировано 5 гыйнвар 2009 года.
- ↑ Удмурты. finno-ugry.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Гориченская Л. «Югдон» – духовный ориентир. rampa-rb.com (28 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Широбоков И. Г. Материалы к антропологии пермских народов XVII-XIX вв. (краниологические данные) Архивная копия от 1 май 2021 на Wayback Machine // Ежегодник финно-угорских исследований. Вып. 3. Ижевск: Изд-во УдГУ, 2014. С. 80-98.
- ↑ Русская мозаика. Удмурты. vk.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Аксянова Г. А. К антропологической характеристике южных удмуртов // Этнографическое обозрение : журнал. — 2003. — № 2. — С. 110—126.
- ↑ Чураков В. К исследованию этнической истории удмуртов. udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Чураков В. К проблеме расселения пермских нородов в конце I – первой половине II тыс. н. э // Иднакар: методы историко-культурной реконструкции : журнал. — 2008. — № 1. — С. 4—20.
- ↑ Коковцев П.К. Еврейско-хазарская переписка в X веке. сувары.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Полное собрание русских летописей. psrl.csu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Чураков В.С. Об обстоятельствах появления каринских арских князей на Вятке. udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Документы по истории Удмуртии ХV-ХVII веков / сост. П. Н. Луппов. — Ижевск: Удмурт. кн. изд-во, 1958.
- ↑ Соловьёв С. М. Проблемы аграрной истории Удмуртии / редкол.: В. Е. Владыкин (отв. ред.) и др. — Ижевск: Удмурт. ин-т истории, яз. и лит. Урал. отд-ния АН СССР, 1988. — 173 с.
- ↑ 1 2 Финно-угорские народы России: генезис и развитие: учеб. пособие / под ред. В. А. Юрчёнкова. — Саранск, 2011. — 224 с.
- ↑ 1 2 Первая всеобщая перепись населения Российской Империи 1897 г. demoscope.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Декрет Всероссийского центрального исполнительного комитета и Совета народных комиссаров об образовании Автономной Области Вотякского (Удмуртского) Народа. 4 ноября 1920 г. docs.historyrussia.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Солдаткин А. От Вотской автономии – к Удмуртской Республике. d-kvadrat.ru (28 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Страничка истории. 28 декабря 1934 года. О преобразовании Удмуртской автономной области в Удмуртскую Автономную Советскую Социалистическую Республику. izh.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Архивы Удмуртии. Удмуртия в зеркале 20-го столетия. Историческая хроника. gasur.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Удмуртология. Изучение удмуртского языка. Лекция четвёртая. udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Основы финно-угорского языкознания / В. И. Лыткин. — М.: Издательство «Наука», 1974. — 483 с.
- ↑ Сахарных Д. М. О периодизации истории удмуртской письменности. udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Тараканов И. В. Удмуртский язык: становление и развитие. — Ижевск: Удмуртия, 2007. — С. 76—84.
- ↑ Чураков В. С. К истории изучения удмуртских родов. ethnonet.ru (7 ноябрь 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Чураков В. С. Происхождение названий удмуртских родов. udmurt.info. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Владыкин В. Е., Христолюбова Л. С. Удмурты, вотяки. hrono.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Декоративно-прикладное искусство и ремесла Удмуртии. somb.ru (8 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Владыкин В. Е. Религиозно-мифологическая картина мира удмуртов. — Ижевск: Удмуртия, 1994. — 383 с.
- ↑ Владыкин В. Е. Поселения и жилище // Этнография удмуртов: учеб. пособие. – 2-е изд., перераб. и доп / В. Е. Владыкин, Л. С. Христолюбова. — Ижевск, 1997. — С. 61—71.
- ↑ 1 2 Виноградов С. Н. Кладезь удмуртской философии и магии. — Ижевск: Инвожо, 2010. — 146 с.
- ↑ Владыкин В. Е. Этнография удмуртов: учебное пособие по краеведению. - 2-е изд., перераб. и доп / В. Е. Владыкин, Л. С. Христолюбова. — Ижевск: Удмуртия, 1874. — 245 с.
- ↑ Волкова Л. А. Земледельческая культура удмуртов (вторая половина XIX - начало XX века). — Ижевск: Удмуртский институт истории, языка и литературы УрО РАН, 2003. — 398 с.
- ↑ Шкляев Г. К. Очерки этнической психологии удмуртов: Монография. — Ижевск: Удмуртский институт истории, языка и литературы, 2003. — 300 с.
- ↑ Лебедева С. Х. Удмуртская народная одежда. — Ижевск: Удмуртия, 2008. — С. 9—13, 13-18.
- ↑ Лебедева С. Х. Традиционная одежда и украшения // Удмурты: ист.-этногр. очерки / С. Х. Лебедева, Л. С. Христолюбова. — Ижевск, 1993. — С. 125—141.
- ↑ Владыкин В. Е. Одежда // Этнография удмуртов: учеб. пособие / В. Е. Владыкин, Л. С. Христолюбова. — Ижевск: Удмуртия, 1997. — С. 73.
- ↑ Лебедева С. Х. Удмуртская народная одежда / С. Х. Лебедева. — Ижевск: Удмуртия, 2008. — 9-13, 13-18 с. — ISBN 978-5-7659-0463-3.
- ↑ Лебедева С. Х. Удмуртская народная одежда / С. Х. Лебедева. — Ижевск: Удмуртия, 2008. — 9-13, 13-18 с. — ISBN 978-5-7659-0463-3.
- ↑ Национальный костюм. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Владыкин В. Е. Календарные обряды и праздники // Этнография удмуртов: учеб. пособие / В. Е. Владыкин, Л. С. Христолюбова. — Ижевск: Удмуртия, 1997. — С. 97—106.
- ↑ Культура Удмуртии. www.руни.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Удмуртия, Россия. ermakvagus.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Удмуртская Республика: Энциклопедия. — Ижевск: Изд-во «Удмуртия», 2000. — 800 с. — ISBN 5-7659-0732-6.
- ↑ Метелев Д., Малых А. Удмуртская литература. alfa-dialog.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Домокош П. История удмуртской литературы / перевод с венгерского В. Васовчик. — Ижевск: Удмуртия, 1993. — С. 175—178.
- ↑ Дмитриева Л. А. Творчество Кедра Митрея: литературные модели и жизненные стратегии: монография / УИИЯЛ УдмФИЦ УрО РАН. — Ижевск, 2019. — 168 с.
- ↑ Зайцева Т. И. Удмуртская проза второй половины XX — начала XXI века: человек и мир, эволюция, особенности художественного воплощения. — Саранск, 2009.
- ↑ Кузебай Герд. nmur.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ Кондрашкина Е. А. Проблемы функционирования удмуртского языка в Удмуртской Республике. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ История театрального и музыкального искусства Удмуртии. iz-article.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ Законы о начальных и средних школах 1864 г. музейреформ.рф. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Васильева О. И., Воронцов В. С. Национальная школа в Удмуртии: история и современность. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ Васильева Г. Н. История и перспективы развития национального образования в Удмуртской Республике: дис. ... канд. пед. наук. — Ижевск, 2006. — 199 с.
- ↑ Волкова Л. А. Земледельческая культура удмуртов (вторая половина XIX — начало XX века). — Ижевск: Удмуртский институт истории, языка и литературы УрО РАН, 2003. — С. 307—324.
- ↑ Никольский Е. В. Первобытная религия и инородные влияния. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ Удмурт оскон: вашкала куриськонъёс, вӧсяськонъёс, статьяос = Удмуртская вера: древние молитвы-заклинания, статьи / [авт. предисл. С. Н. Виноградов]; сост. В. Е. Владыкин, С. Н. Виноградов. — Ижевск: Удмуртия, 2010.
- ↑ Чиркова О. В. Участие В. Г. Короленко в Мултанском деле. korolenko.lit-info.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 Никитина Г. А. Демографическое поведение удмуртов в конце XIX – начале XX века // V Уральский демографический форум. — С. 314—320.
- ↑ Верещагин Г. Е. Вотяки Сосновского края / Собр. соч. в 6 т. - Т. 1.. — Ижевск, 1995.
- ↑ Государственный архив Кировской области (ГАКО). Ф.176. Оп. 1. Д. 2779. 6, л. 46об.–50.
- ↑ «Не хочу быть удмуртом»: больше 100 тысяч жителей республики сменили национальность. udm-info.ru (11 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
- ↑ О демографической ситуации в Удмуртской Республике за январь – апрель 2023 года. malayapurga.ru (30 июнь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2025.
Әдәбият
- Бехтерев В. Вотяки, их история и современное состояние. — СПб., 1880.
- Верещагин Г. Е. Вотяки Сосновского края / / [Соч.] Гр. Верещагина ; [Предисл.: П. Соколовский]. — СПб.: тип. М-ва внутр. дел, 1886. — 218 с.
- Удмурты: историко-этнографические очерки / науч. ред. В. В. Пименов. — Ижевск: УдмИИЯЛ, 1993. — 388 с.
- Пименов В. В., Христолюбова Л. С. . Удмурты: Этносоциологические очерки. — Ижевск, 1976.
- Пименов В. В. Удмурты: Опыт компонентного анализа этноса. — Л., 1977.
- Народы России: Энциклопедия / Под ред. В. А. Тишкова. — М., 1994.
- Народы России: Живописный альбом. — СПб.: типография Товарищества «Общественная Польза», 3 декабря 1877. — 141 с.
- Статья «Удмурты» // Народы России. Атлас культур и религий. — СПб.: Дизайн. Информация. Картография, 3 декабря 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.
- Владыкин В. Е., Христолюбова Л. С. Этнография удмуртов: учебное пособие по краеведению. — Ижевск: Удмуртия, 1997. — 245 с.
- Шутова Н. И. Дерево в традиционном удмуртском мировоззрении // Ежегодник финно-угорских исследований. — 2011. — № 2.
Сылтамалар
- Фотокаталог Музея антропологии и этнографии им. Петра Великого (Кунсткамера) РАН
- Вотяки // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: в 86 т. (82 т. и 4 доп.). — Т. VII. — СПб., 1892. — С. 324—328. — ISBN 8.
- Вотяки // Энциклопедический лексикон: В 17 т. — Т. XII: ВОО—ВЯЗ.. — СПб.: Тип. А. Плюшара, 1838. — С. 116—117. — ISBN 8.