Малмыж өязе

Малмыж өязе
рус. Малмыжский уезд
Өяз үзәге гербы Губерна гербы
Өяз үзәге гербы
Губерна гербы
Губерна
Үзәк
Нигезләү датасы
Юкка чыгару датасы
Мәйдан
14 064,5 чакрым² (1897)
Халык саны
280 427 кеше[1]
Vyatskaya gubernia Malmyzhsky uezd.png

Малмыж өязе (рус. Малмыжский уезд, удм. Малмыж уезд) — Вятка калгайлыгы һәм Вятка губернасы эчендә административ-территориаль берәмлек.

Өяз үзәге — Малмыж шәһәре.

География

Чиктәшлек

Як Өяз яки губерна
Төньяк Глазов өязе
Көнчыгыш Сарапул өязе
Көньяк-көнчыгыш Алабуга өязе
Көньяк-көнбатыш Казан губернасы
Көнбатыш Уржум өязе
Төньяк-көнбатыш Нолинск өязе

Тарих

Малмыж өязе 1780 елда Вятка калгайлыгы (1796 елдан — губернасы) эчендә барлыкка килә.

1929 елда Вятка губернасы өязләре белән юкка чыгарыла, Малмыж өязе территориясендә Түбән Новгород крае Нолинск округы Малмыж районы оештырыла.

Административ бүленеш

1913 елда 30 вулыска бүленгән.[2]

1926 елда 7 вулыска бүленгән.

Халык

Туган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәбе буенча)

Малмыж өязе
Тел Кешеләр саны %
рус 150 778 53,77
удмурт 66 878 23,85
татар 52 220 18,62
мари 10 419 3,72
чегән 48 0,02
поляк 17 0,01
алман 16 0,01
украин 9 ~0,00
башкорт 8 ~0,00
белорус 4 ~0,00
коми 1 ~0,00
башка телләр 29 0,01
Малмыж шәһәре (3 165 кеше)
Тел Кешеләр саны %
рус 2 730 86,26
татар 409 12,92
удмурт 6 0,19
мари 6 0,19
чегән 5 0,16
поляк 4 0,13
башкорт 3 0,09
украин 1 0,03
башка телләр 1 0,03

Төркемнәр