Борай

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Борай
Нәрсәнең чыганагы бодай, spelt flour[d] и Q142116?
Халыкара фәнни исем
Таксономик ранг төр[1]
Сурәт
Таксонның халык атамасы spelt[2], динкел (dinkel), Yell, pšenice špalda, Dinkel, Όλυρα, spelt wheat, Speltanisu, Spelttivehnä, Épeautre, כוסמין, Pir (biljka), Krupnik, Tönkölybúza, 스펠트 밀, Крупник, dinkeltarwe, Spelt[3], tarwe spelta, pszenica orkisz, Спельта, Pira, Прапшеница, Dinkel, Kavuzlu buğday, Speate, orkisz, szpelc и escanda (var. fisga)[4]
GRIN URL npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=40617
Югарырак таксон бодай[d][1]
Файл:Nl-Spelt.ogg
Оешма чәчәк Q28771787?
Геном төзелеше URL-ы plants.ensembl.org/Triticum_spelta
Логотип РУВИКИ.Медиа Борай РУВИКИ.Медиада

Борай яки спельтабөртекле культура, ыругының төре.

Кешелек дөньясына борай элек-электән мәгълүм. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, ул Гомер поэмаларында, Геродот язмаларында да телгә алына. Ватаныбыз Идел-Урал территориясенә ул безнең эрага кадәр үк килеп кергән. Татарлар белән чиктәш яшәгән мордва халкы борайны “татар бодае” дип йөрткән.[6]

Аны рус хакимлеге астында да, 17-19 нчы гасырларда шактый күп үстергәннәр. Ә менә узган гасырның 20 нче елларыннан соң, нигездә Бөек Ватан сугышыннан соң бөтенләй дә үстерми башлаганнар. Белгечләр моның берничә сәбәбен әйтә. 19 гасыр ахырында — 20 гасыр башында борайның урынын әкренләп бодай алган. Чөнки, беренчедән, бодайның уңдырышлылыгы бермә-бер югары, ул сабагыннан чиста килеш алына. Ә борай карабодай кебек кабыклы (тышчалы) була, шуңа да аның ярмасын әзерләү өчен махсус тегермәннәр кирәк. Югыйсә күп кенә күрсәткечләре буенча борай бодайдан файдалырак культура санала.

Борайда аминокислота бар, бодайда алар азрак. Борайның составындагы протеин кебек матдәләр, витаминнар да гадәти бодайга караганда күбрәк. Шуңа да ул диетик продукт санала. Аннан соң тагын бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, бөҗәк үтергечләр бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала.

Европада моннан 10-15 ел элек борайдан төрле ризыклар әзерли башладылар. Аны алар «Сәламәт туклану» дип аталган кибетләрдә саталар. Ул Германиядә, Италиядә, хәтта Һиндстанда да популяр ризыкка әйләнде. Аны американнар да киң куллана башлады: боткасын пешерәләр, ашка салалар. Голландиядә аннан пешерелгән ипи бик популяр. Европа галимнәре борайны «кыяклы культураларның кара уылдыгы» дип йөртәләр. Русиядә ул нигездә Дагыстанда, Башкортстанның берничә хуҗалыгында һәм Татарстанда (нигездә Кукмара, Балтач, Мамадыш районнарында) игелә.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 Linnaeus C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 1. — С. 86.
  2. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  3. Nederlands Soortenregister
  4. http://www.sabencia.net/nomenclator.php
  5. Немецко-русский словарь. — М., Сов. энциклопедия, 1964.
  6. В. Фатыйхова. Татар телендә җир эшкәртү атамаларының барлыкка килү мәсьәләләре(үле сылтама)

Чыганак

Бодай түгел, борай / Әңгәмәдәш – Атлас ГАФИЯТОВ / – № 1 (11714), 12 гыйнвар, 2012