Киндер

Киндер (лат. Cánnabis, рус. Конопля) — Киндерчәләр гаиләлегенә керүче берьеллык үсемлекләр ыругы.

Төрләре

undefined

Бу ыругка түбәндәге төрләр кертелә иде:

  • Чәчүле киндер (C. sativa)
  • Һинд киндере(C. indica)
  • Кыргый киндер(C. ruderalis)

Хәзер исә һинд киндере Чәчүле киндернең астөре итеп карала (C. sativa var. indica). Ә кыргый киндер исә чәчүле киндер атамасының синонимы булып санала.

Төзелеше

Чәчүле киндернең төзелеше:

Cannabis sativa - Köhler–s Medizinal-Pflanzen-026.jpg

Киндер икеөйле берьеллык үләнчел үсемлек.

Тамыры туры, 1.5-2 метр тирәнлеккә житә.

Сабагы туры гадәттә 1.5 метр биеклектә, кайбер астөрләре 3-6 метрга җитә. Аскы өлешендә түгәрәк, өстә алтыпочмаклы, бизчел төкләр белән капланган.

Яфраклары 5-9 тешле-тешле озын яфракчыклардан тора.

Химик составы

Орлыкларында 30-38% май бар, шулай ук аксым, аминокислоталар, углеводлар табылган.

Яфракларында һәм чәчәкләрендә психоактив матдәләр - каннабинол һәм каннабидол бар.

Кулланылу

Чәчүле киндер сүс һәм май алу өчен, очсызлы кәгазь ясауда кулланыла. Медицина практикасында (склерозны давалау, аппетит ачу, яман шеш һәм СПИД белән авыруларның хәлен яхшырту, авыртуларны басу өчен) һәм наркотик матдә буларак Киндер экстрактлары, чиста ТГК, киндер сумаласы (хәшиш) һәм башка препаратлар кулланыла.

Куллану тарихы

Киндер бик бай тарихка ия. Аның турында берене язма б. э. к. 2800 елга карый. Ул Кытайда табылган.

Россия территориясенә скифлар тарафыннан V гасырда кертелгән Киндер патша Россиясендә һәм Советлар Берлегендә иң киң таралган культураларның берсе булган. Киндер сүсе, баулар, Европа илләренә күпләп сатылган.

1961 елда БМО конвенциясе нигезендә киндер һәм аның препаратлары наркотикларга тиңләнә.

Файл:Плакат.jpg
1930нчы еллардагы плакат

Препаратлар

Медицинада: Savitex- табыйгый ТГК һәм КБД.

Маринол- ТГКның синтетик аналогы.

Тильден Экстракты.

Фитин - киндер орлыгыннан ясала.

Наркотик буларак:

Марихуана - киндернең киптерелгән яфраклары һәм чәчәкләре.

Хәшиш - прессланган киндер тузаны яки сумаласы.

Сөтле экстракт.

Майлы экстракт.

Кануни торыш

Файл:World-cannabis-laws.png
Дөньяда киндернең кануни торышы(аз күләмдә саклау).
Файл:European cannabis laws.png
Европада киндернең кануни торышы.

Киндер составындагы матдәләр психотроп үзлекләргә ия булу сәбәпле, аны үстерү, саклау һәм куллану күп илләрдә тыелган. Әмма кайбер илләрдә (Голландия, Чехия, Испания) аз күләмдә үстерү яки шәхси куллану өчен сатып алу, ә АКШ һәм Канадада медицина максатларында куллану рөхсәт ителгән. Россиядә 2010 елның 18 нче ноябрендә эшли башлаячак закон нигезендә аз күләмдә (~20 төп киндер) составында наркотик булган үсемлек үстергән өчен җинаять җаваплылыгы административ җаваплылыкка алыштырылачак[6]

Искәрмәләр

  1. 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — С. 453. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
  2. Linnæi C. Species Plantarum (лат.): Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753. — Т. 2. — С. 1027.
  3. United States Department of Agriculture Plants Database (ингл.)
  4. 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇, 张晓玲, 王志恒 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios (кит.) // 生物多样性 — 2022. — Т. 30, вип. 5. — С. 21459. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2021459
  5. 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu), 汪远 (Yuan Wang), 杨永 (Yong Yang), 赖阳均 (Yangjun Lai), 曾刚 (Gang Zeng), 林秦文 (Qinwen Lin) Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 [неопр.] // 生物多样性 — 2015. — Т. 23, вип. 2. — С. 225–231. — 7 с. — ISSN 1005-0094doi:10.17520/BIODS.2015052
  6. http://www.rg.ru/2010/05/21/narkotiki-dok.html