В.И. Ленин музей-йорты (Казан)
Архитектура һәм статусы
Музей коллежский асессор Тимофей Фёдорович Орловның 1870 нче елларда төзелгән элеккеге шәһәр утары флигелендә урнашкан[1]. Бина XIX гасырның икенче яртысы агач архитектурасы һәйкәле булып тора[2] һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия[5]. Аңа тоташкан 0,5 гектар мәйданлы территория 1960 елдан табигать һәйкәле статусында[6].
Ульяновлар гаиләсенең йорттагы тарихы
Ульяновлар гаиләсе 1887 елда Сембердән Казанга күченә[7]. Студентлар сходкасында катнашкан өчен сөргенгә сөрелгән Владимир Ульянов Кокушкино авылыннан (хәзерге Питрәч районы) кайткач, гаилә 1888 елның 4 сентябреннән 1889 елның 3 маена кадәр Орловлар утары флигелендә фатир яллап тора[6].
Йортта әниләре Мария Александровна балалары — Анна, Владимир, Ольга, Дмитрий һәм Мария белән, шулай ук тәрбияче Варвара Григорьевна Сарбатова яшәгән[2].
Музейның оешу тарихы
Казанда мемориаль музей оештыру идеясе әле 1920 нче елларда ук барлыкка килә[1]. Музей 1937 елның 7 ноябрендә, Октябрь инкыйлабының 20 еллыгына ачыла[3]. Музейны оештыруда һәм тарихи мохитне торгызуда Ульяновлар гаиләсе әгъзалары: Мария Ильинична һәм Дмитрий Ильич, аларның ике туган абыйлары Николай Иванович Веретенников, шулай ук Татьяна Павловна Жакова-Басова катнашалар[1]. Музейны оештыруның төп инициаторы — сәяси эшлекле С. С. Гафуров була[8].
1991 елга кадәр музей КПСС Татарстан өлкә комитеты карамагында була[6]. 2009 елның гыйнварыннан музей Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора[9]. 2011–2015 елларда музей бинасында комплекслы реставрация үткәрелә[10].
Экспозиция
Музей экспозициясенең мәйданы 169 м² тәшкил итә[6]. Музейның мемориаль өлешендә Ульяновлар гаиләсенең 1888–1889 елларда яллап торган фатирының көнкүреш мохите торгызылган[2]. Экспозициядә В. И. Ульянов тормышының Казан чорын, шул исәптән аның Казан университетында укуын һәм студентлар хәрәкәтендә катнашуын ачып бирүче чын мемориаль әйберләр, документлар һәм фотосурәтләр күрсәтелгән[6].
Бүләкләр
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 История музея. Дом-музей В.И. Ленина. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Дом-музей В.И. Ленина (г. Казань). Культура.РФ. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Один из старейших музеев Казани отмечает юбилей. Национальный музей Республики Татарстан (2 ноябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ ГБУК «Национальный музей Республики Татарстан». Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Дом-музей Ленина обретет границы. Реальное время (18 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Ленина В.И. дом-музей. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Август – месяц юбилейный. Дом-музей В.И. Ленина (25 август 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Запрос депутата Государственного Совета Республики Татарстан, руководителя фракции КП РФ Х.Г. Миргалимова № M-13721-МР от 6 декабря 2010 года. Государственный Совет Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Экспозиция дома-музея Ленина. ГородZовет. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ В Казани после масштабной реконструкции открылся Дом-музей В.И.Ленина. Татар-информ (22 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Наше общее достижение. Дом-музей В.И. Ленина (31 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.
- ↑ Дом-музей В.И.Ленина –Лауреат Ленинской премии ЦК КПРФ 2020 года. Дом-музей В.И. Ленина (28 апрель 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 апрель 2026.