Кунак йорты (Казан)
Кунак йорты (рус. Гостиный двор) — Россиянең һәм Татарстанның архитектура һәм тарих һәйкәле булып саналган бина, федераль әһәмияттәге мәдәният мирасы объекты[1].
Казан шәһәренең Кремль урамы, 2 / Чернышевский урамы, 6 адресы буенча урнашкан. Хәзерге вакытта бинада ТР милли музее эшли.
Тарих
Казан ханлыгы чорында ук Казан шәһәренең хәзерге 1 Май мәйданы (элекке Воскресенский калкулыгы) урнашкан урында базар (яки кәрвансарай) булганлыгы билгеле. Иван IV Казанны яулап алгач та базар урынын үзгәртми[2].
1566 елда Казан кирмәненең Спас манарасы каршысында, шәһәргә килгән кунаклар (сәүдәгәрләр) өчен кибетләре, товар саклау амбарлары булган агачтан төзелгән Кунак йорты торган. Шунда ук таможня да урнашкан булган. Мәйданны «Казан сәүдәсе» (рус. Казанский торг) исеме белән атап йөрткәннәр. XVI гасыр ахырына мәйданда 365 кибет, 250 вак сәүдә ноктасы булган[3]. Кунак йорты артында Николай Чудотворец чиркәве торганы да билгеле.
XVII гасыр ахырында агач бина урынына таштан яңа бина корыла. Бина эчендә постау рәте, вак-төяк сату рәте, Себер рәте, тимер рәте була. Сату рәтләрендә көмеш, буяу, прәннек, тасма, кафтан, бүрек, тире, сабын, итек, юфть, май, салат, чүлмәк, чүпрәк, кием, оек, йозак, иске-москы, бияләй, ипи, тәмәке белән сәүдә иткәннәр; тимер, ит, балык рәтләре булган[4].
1770 елда архитектор В. И. Кафтырев Кунак йортын шәһәр кварталы кадәр зурлыкка җиткереп яңадан кора. Кибетләр саны 777 гә җитә[5].
1773—1775 еллардагы Крестьяннар сугышында Емельян Пугачевның гаскәре Казанны басып алганда, тупчылар Кунак йорты яныннан Казан кирмәненә туптан ата. Пугачёв яуларыннан соң бина озак вакыт ташландык хәлдә тора[6].
Кунак йорты озак еллар шәһәрдәге сәүдәне үзендә туплап тора. 1782 елның 8 июнендә шәһәрнең башка биналарында да сәүдә нокталары ачарга рөхсәт ителгәч, монополиясе тәмамлана[7].
1797 елгы янгында бинага зур зыян килә. 1798 елда Казанга килгән Россия императоры Павел I бинаны торгызырга әмер бирә. Төзекләндерү өчен 200 мең сум акча бүленә[8]. 1800—1815 елларда архитектор Ф. Е. Емельянов проекты буенча төзелә[9]. Воскресенская урамы (хәзерге Кремль урамы) ягыннан ике катлы, Кече Проломная урамы (хәзерге Профсоюз) ягыннан өч катлы итеп салына. Үзәк фасадын 18 колонналы портик бизи[10].
1815 елгы янгыннан соң төзәтү эшләренә 16 700 сум тотыла.
1842 елгы янгыннан соң архитектор И. П. Бессонов проекты буенча янәдән төзегәндә элекке бинада булган колонналар, галерея, пилястралар торгызылмый[11].
1895 елда Кунак йортының бер өлешен шәһәр музее итеп раслыйлар. Архитектор И. Н. Колмаков бинаның төньяк-көнбатыш өлешен музей ихтыяҗлары өчен үзгәртеп кора[12].
1930 елларда төзекләндерү эшләре вакытында бинага ике кат өстәлә (проект архитекторы — А. Г. Бикчәнтәев), бу өстәмәләр халык телендә «бегемот» атамасын ала[13].
1954 елның язында Кунак йорты бинасының көньяк-көнчыгыш өлеше ишелә[14]. Бу урында архитектор А. Бикчәнтәев проекты буенча беренче катында учреждениеләр һәм сәүдә биналары урнашкан биш катлы торак йорт төзелә (хәзерге адресы: Кремль урамы, 2а йорт). Анда партия функционерлары һәм җирле профессураның бер өлеше яшәгәнлектән, казанлылар арасында бу йорт «Дворянское гнездо» дигән исем ала[15][16].
1970 елларда Кунак йортының элеккеге кыяфәтен кайтару планы барлыкка килә. РСФСР Сәнгать фондының Ленинград бүлеге Сынлы сәнгать-бизәү сәнгате комбинаты белгечләре төркеме — Л. Кожемякин (проект авторы), В. Дерябина (рәссам) һәм А. Тугарин (архитектор) — 1980 елда республика музей комплексы территориясенең гомуми чишелешенең комплекслы проектын төзүгә керешә. Проект шәһәрдәге берничә һәйкәлне, шул исәптән Кунак йорты чиркәвен реконструкцияләүне үз эченә ала, анда шәһәр көнкүреше музеен ачу планлаштырыла[17].
1987 елның 9 декабреннән 10 ына каршы төндә Кунак йортының өстәп салынган ике өске катында зур янгын чыга. Аны сүндерү вакытында бинаның аскы катларында урнашкан ТАССР Дәүләт берләштерелгән музее экспозицияләре зыян күрә[16][18].
Белгечләрнең фикер алышуларыннан соң, өстәп салынган катларны сүтү турында карар кабул ителә. 1995 елда бина архитектор И. Колмаков проекты буенча 1895 елда ачылгандагы тышкы кыяфәтендә үк торгызыла. Реставрацияне архитектор С. А. Козлова башкара[19].
Россия Президентының 1995 елның 20 февралендәге 176 нчы номерлы «Федераль (гомумроссия) әһәмиятендәге тарихи һәм мәдәни мирас объектлары исемлеген раслау турында»гы указы нигезендә, Кунак йорты бинасы шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәле, федераль (гомумроссия) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты дип таныла[20].
Соңрак музейга күчкән бинаның эчке бүлмәләрендә төзәтү эшләре уздырыла. 2002 елда музей бинасының бер өлеше, 2005 елда — икенчесе ремонтлана, ә калган барлык мәйданнар консервацияләнә[21].
2026 елгы торышы буенча бина ТР милли музее тарафыннан файдаланыла. Музей фондларында 850 меңнән артык саклау берәмлеге бар, ел саен 300 меңгә якын кеше килә[22].
Архитектурасы
Кунак йорты
XVI гасыр уртасыннан 1770 нче елларга кадәр Кунак йорты кечерәк территориядә урнашкан була. 1770 елда архитектор В. И. Кафтырев аның үлчәмнәрен зурайта. 1770 еллардан 1950 елларга кадәр Кунак йорты бинасы Беренче Май мәйданы (элеккеге Ивановская), Ленин урамы (элеккеге — Воскресенская, хәзерге — Кремль), Чернышевский урамы (элеккеге Гостинодворская) һәм Профсоюзлар урамы (элеккеге Кече Проломная) белән чикләнгән тулы бер кварталны биләп тора. План буенча ул почмакларында пилястрлы ярымротондалар булган, периметры буенча төзелгән, йомык дүртпочмаклыктан гыйбарәт була[23].
1950 нче елларда, авария хәлендә булу сәбәпле, бинаның көньяк-көнчыгыш өлеше сүтелә, нәтиҗәдә Кунак йорты ике корпуска (төньяк һәм көньяк) бүленә.
Төньяк корпус
Төньяк корпус — классицизм стилендәге ике катлы кирпеч бина 1800 елда Ф. Е. Емельянов проекты буенча төзелә. 1847 елда архитектор И. П. Бессонов тарафыннан капиталь үзгәртеп кору тәмамлана: ул үзәк колоннаданы алып ташлый, ишегалды ягыннан ачык галереяне кирпеч белән томалап куя. 1890 нчы елларда Колмаков проекты буенча бинаны музей өчен яраклаштыру эчке бүлмәләрне яңадан планлаштыруны һәм фасадны нигездән үзгәртүне үз эченә ала. Совет чорында өстәп төзелгән катлар сүтелә. Гомумән алганда, 1990 нчы елларда төньяк корпусның тышкы кыяфәтенә XX гасыр башындагы күренеше кайтарыла.
Бинаның конструкциясе максатка ярашлылыгы һәм инженерлык логикасы белән аерылып торган гөмбәзле түшәмнәр системасыннан гыйбарәт. Сәүдә бүлмәләре цилиндрик гөмбәзләр белән капланган, ә һәр буындагы галереяләр сөзәк тәресыман гөмбәзләргә ия; алар таяну аркалары ярдәмендә сәүдә бүлмәләренә тоташа һәм интерьерның кызыклы бизәлешен булдыра[23].
Хәзерге вакытта Кунак йортының төньяк корпусының зур өлешен Татарстан Республикасы Милли музее биләп тора.
Көньяк корпус
Профсоюз урамы ягыннан сакланып калган бина өлеше — көньяк корпус — әллә ни үзгәртеп корылмаган, ул классицизм чорының кыйммәтле архитектура истәлеге булып тора. Ул массив гөмбәзле кат ара түшәмнәре, нишаларга урнаштырылган аркалы тәрәзәләр ритмы һәм пилястрлы дивар аралары белән характерлана[23].
Татарстан Министрлар Кабинетының 2011 елның 21 декабрендәге карары нигезендә, Кунак йортының көньяк корпусы территориаль яктан «Кунак йорты чиркәве» мәдәни мирас объектына кертелгән[24].
Кунак йорты чиркәве
XVI гасырдан бирле кибетләр артында Николай Чудотворецка багышланган чиркәү торган. 1797 елда Кунак йорты чиркәвенең мәхәлләсе (приходы) бетерелә, ә чиркәү үзе Петропавел соборына беркетелә. Епархия берничә тапкыр тузган гыйбадәтханәне сүтү турындагы мәсьәләне күтәрә. 1864–1870 елларда иске чатырлы бина (фаразланганча, XVI гасырга караган) сүтелә, ә аның урынында яңасы төзелә, ул XXI гасырга кадәр үзгәртелгән килеш саклана. 2017 елда совет чорында архив урнашкан гыйбадәтханә бинасы Рус православие чиркәве карамагына тапшырыла[25].
XVI гасыр азагында Николай Чудотворец исемендәге Кунак йорты чиркәвенең мәхәллә рухание Ермолай (Ермоген) (священномученик Гермоген) була[26].
Искәрмәләр
- ↑ Здание Гостиного двора, 1800 г., арх. Емельянов Ф.Е. (рус.). Мәдәни мирас объектлары. Татарстан Республикасы. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Худяков М.Г. Очерки по истории Казанского ханства (рус.). Президентская библиотека. ИНСАН (1991). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Книга казанского торгу (1566) (рус.). Руниверс. писцы Микита Борисов, Дмитрий Кикин (1566). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Пестриков М.С. Описание Казани (рус.). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе (1739). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Кафтырев Василий Иванович: Гостиный двор (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Пушкин А.С. История Пугачёва (рус.). Русская виртуальная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Указ от 8 июня 1782 года о разрешении торговли по домам (рус.). Президентская библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Красный петух на Гостином дворе (рус.). Казанские ведомости (22 ноябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Емельянов Михаил Емельянович (рус.). Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Гостиный двор в Казани: история и архитектура (рус.). Мәдәни мираc объектлары. Татарстан Республикасы. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Пожар 1842 года и перестройка Гостиного двора (рус.). Казанские ведомости (22 ноябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ История Национального музея РТ (рус.). Национальный музей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Красный петух на Гостином дворе (рус.). Казанские ведомости (22 ноябрь 2002). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ Гостиный двор Архивная копия от 5 октябрь 2009 на Wayback Machine // Сайт «Старая Казань».
- ↑ Лев Жаржевский. Гостиный двор, ставший музеем Архивная копия от 24 май 2012 на Wayback Machine // Inkazan.Ru — Жизнь Казани в фотографиях. — 2010. — 14 июня.
- ↑ 1 2 Александр Лебедев.С уважением к собранию древностей // Республика Татарстан. — 2011. — 18 октября.
- ↑ Гостиный двор // Сайт о Казани Н. Ф. Решетникова.
- ↑ Ольга Иванычева. Огненная ночь: жизнь музея до и после пожара Архивная копия от 14 декабрь 2013 на Wayback Machine // Казанские ведомости. — 2013. — № 186. — 11 декабря.
- ↑ О музее Архивная копия от 10 апрель 2012 на Wayback Machine // Официальный сайт Национального музея Республики Татарстан.
- ↑ Указ Президента РФ от 20 февраля 1995 года № 176 «Об утверждении Перечня объектов исторического и культурного наследия федерального (общероссийского) значения» // Собрание законодательства РФ. — 1995. — № 9. — Ст. 734.
- ↑ Екатерина Харитонова. Гульчачак Назипова: «Если руководители республики будут ходить в музей, то все станут это делать» Архивная копия от 28 май 2012 на Wayback Machine // Деловой центр РТ. — 2012. — 7 февраля.
- ↑ Национальный музей РТ сегодня (рус.). Национальный музей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 март 2026.
- ↑ 1 2 3 Остроумов В. П. Гостиный двор (Торговые ряды)… // Казань в памятниках истории и культуры / Под ред. С. С. Айдарова, А. Х. Халикова, М. Х. Хасанова, И. Н. Алеева. — Казань: Татарское книжное издательство, 1982. — С. 40-41.
- ↑ Постановление Кабмина РТ от 21 декабря 2011 года № 1034 «Об утверждении границ территорий объектов культурного наследия федерального значения, расположенных в г. Казани, и режима их использования Архивная копия от 15 февраль 2019 на Wayback Machine» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2012. — № 5. — Ст. 0164.
- ↑ Бывшее здание Госкомархива РТ передано Татарстанской митрополии | tatar-inform.ru
- ↑ Гермоген, Патриарх Московский и всея Руси Архивная копия от 5 июнь 2012 на Wayback Machine // Официальный сайт Русской Православной Церкви.
Әдәбият
- Загоскин Н. П. Спутник по Казани. — Казан, 1895.
- Дульский П. М. Памятники казанской старины. — Казан, 1914.
- Дульский П. М. Классицизм в казанском зодчестве. — Казан, 1920.
- Государственный музей Татарской АССР. Путеводитель. — Казан, 1970.
- Остроумов В.П. Казань. Очерки по архитектуре и планировке города. — Казан: КДУ нәшрияты, 1978.
- Муртазина Л.М. Казанские архитекторы конца XVIII — начала XX века: Биогр. справ.. — Казан, 1999.
| Казанның истәлекле урыннары | ||