Черек күл

Черек күл (рус. Чёрное озеро) — Казанның Вахитов районында урнашкан тарихи һәм үзәк парк, XIX гасыр ахырына кадәр булган шул ук исемдәге күл урынында урнашкан. Формасы буенча турыпочмаклык рәвешендә, мәйданы — 4,9 га[1].

Чернышевский, Дзержинский, Лобачевский урамнары белән чиктәш. Күп тапкырлар төзекләндерелә, 5 елга сузылган соңгы төзәтү эшләре 2021 елда тәмамлана[2][3].

Тарих

undefined

Идел буе Болгары һәм Казан ханлыгы вакытында бүгенге Дзержинский урамы буенча Мунча күле (рус. Банное), Кара күл (рус. Черное), Пычрак күл (рус. Поганое) һәм Черек күлләр (рус. Гнилое) урнашкан булган. Мунча күле буенда мунчалар тезелеп киткән була, алардан чыккан су Черек күлгә аккан. Мунчалар җимерелгәч, Мунча күле белән Черек күл бер атама белән йөртелә башлаган[4].

XIX гасырда күлләрне күмәләр, шуларның берсе генә — Черек күл шуңа кадәр берничә тапкыр төзекләндерелгән була: 1628 елда аның ярларын киртләчләп ныгыталар, чирәм җәяләр һәм агачлар утырталар[4]. 1847 елда парк территориясен чуен койма белән әйләндереп алалар. Паркта оркестр уйный, В.И. Ожегов рестораны, А.П. Вяткина фотосалоны, сәүдәгәр М.Н. Кваснинның орлык һәм үсемлекләр кибете, бильярд һәм тир эшли, ә җәй көне абыйлы-энеле Никитиннарның атаклы циркы тамаша күрсәтә[5]. 1859 елда сәүдәгәр Белозеров биредә трактир ача[6].

Вакытлар узу белән күлне ләм каплый, 1889 елда, шәһәр хакимияте карары белән, ул тулысынча күмелә[7], аның урынына «Черек күл» паркы барлыкка килә[4].

1890 елда «Черек күл» урынында, элеккеге Николаев мәйданы  [рус.] тирәсендә, Бөтенроссия сәнәгать күргәзмәсе уздырыла. Күргәзмәдән калган яшеллекләр Николаев скверы (Ленин бакчасы, Университет бакчасы) дип аталган паркның нигезе була[8].

1894 елда паркта фонтан ачалар, аны кыш көне шугалакка әйләндерәләр. 1925 елда монда туплы хоккей  [рус.] уйный башлыйлар. 1927 елда «Черек күл» паркы «Динамо» спорт җәмгыятенә тапшырыла, Казан хоккей клубы  [рус.] тарихы шушында башлана[5].

1930 елда парктан чыгу юлында Лобачевский урамы ягыннан «Гашыйклар аркасы» урнаштырыла, шул вакыттан бирле ул төп истәлекле урыннарның берсе булып тора.

Сәяси репрессия елларында «Черек күл» атамасы Казан халкында ял паркы белән генә түгел, Черноозерская Правая урамында урнашкан (хәзер — Дзержинский урамы) НКВД өлкә идарәсе, махсус хезмәтләр һәм хокук саклау органнарының барлык идарәләре комплексы һәм анда булган эчке төрмә белән дә ассоциацияләнә башлый[9]. Совет чорында биредә КГБның ТАССРдагы бүлекчәсенең төп бинасы, ә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы учреждениесе урнашканга күрә, казанлыларда төртип бозган өчен «Черек күлгә дә эләгергә мөмкин» гыйбарәсе яши.

Сугыштан соңгы чорда парк балалар белән ял итү өчен җиһазландырыла. Аны «Балалар паркы» дип атап йөри башлыйлар. Парк үзәгендә балалар өчен таучыклар, атынгычлар һәм комлыклар белән «шәһәрчек» коралар. Фонтанның көнбатыш ягында волейболчыларга күнегүләре өчен мәйданчык төзелә.

1970 елларда агач ныгытма рәвешендә балалар өчен уникаль уен мәйданчыгы төзелә, ул 1990 еллар башына кадәр гамәлдә була. Парк территориясендә төрле юнәлештәге күпсанлы балалар түгәрәкләре булган өстәмә белем бирү учреждениесе дә эшли[9].

2002 елда «Черек күл» шәһәр паркы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары (№ 626, 10 ноябрь 2002) нигезендә, республика әһәмиятендәге күчемсез архитектура һәм шәһәр төзелеше һәйкәлләренең дәүләт саклау реестрына кертелә[7].

2010 елда «Татинвестгражданпроект» ДУП, 2000 урынлык җир асты автостоянкасы төзелешен күздә тоткан «Черек күл» паркын үстерү концепциясен эшли. Бу мәгълүмат 2011 ел башында киң җәмәгатьчелек каршылыгын тудыра[10][11][12]. 2011 елның апрель-май айларында шәһәр халкы парк урынында паркинг төзелешенә каршы пикетка чыга.

2016 елда паркта зур реконструкция эше башкарыла. Аның төп концепциясе булып бакчаның тарихи йөзен торгызу була. Парк эчендәге барлык әһәмиятле объектлар башта булган урыннарда төзелгән. Хәтта яшел фондны да сакларга тырышалар — парк территориясендә йөзләрчә еллар элек үскән агач-куаклар кабатлап утыртыла[5].

Хәзерге халәте

«Черек күл» шәһәр халкының популяр ял урыны булып тора. Уку йортларына якын булуы аны яшьләрнең яраткан урыны итә. Паркта атынчыклар, таучыклар, утыргычлар һәм шундый ук исемле кафе бар. Паркта репродукторлар урнаштырылган, алардан радио тапшырулар алып барыла. Мәйданның якынча өчтән берен күл алып тора. Елның җылы чорында биредә күп еллар дәвамында фонтан, ә кышын шугалак эшли.

Парк зонасы үзәнлектә җәелгән, шуңа күрә аңа һәрьяклап керү урыннары массив баскыч маршлары белән җиһазландырылган. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, балалар коляскасы булган ата-аналарга һәм велосипедчыларга хәрәкәт итү уңайлылыгы өчен металл тоткалы пандуслар урнаштырылган. Керү һәм чыгу юллары, шулай ук җәяүле юллар шууга каршы өслек булдыру өчен таштан салынган. Сукмаклар буйлап уңайлы эскәмияләр һәм урналар куелган. Шул ук зонада балалар мәйданчыгы һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчык ясалган[7].

Паркның үзәк өлешендә эре брусчатка белән капланган түгәрәк мәйдан урнашкан. Аның өстендә ике ярымтүгәрәк рәвешендә агач пергола монтажланган, ә күчәрләр кисешкән урында автомат рәвештә су сибү системасы белән җиһазландырылган клумба ясалган. Мәйдан периметры буенча озын эскәмия «Черек күл»нең үзәк зонасы бизәлешен тәмамлый.

Паркта яшь парларның яраткан урыннарының берсе — Гашыйклар аркасы. Ул 1930 елларда И. Герасимов төзелгән. аны шулай ук Тын аркасы дип тә атыйлар. Арка ярым эллипсны хәтерләткән кызыклы формада. Мондый форма үзенчәлекле акустика бирә. Арка гөмбәзенең эчке ягында капма-каршы баскан ике кеше, пышылдап сөйләшсәләр дә, бер-берсен яхшы ишетәләр алалар. Бу — риваятькә әйләнгән бер символ: мәхәббәт сүзләрен пышылдап әйтү идеясенә корылган (Мәхәббәт тынлыкны ярата). Гашыйклар аркасының ап-ак гөмбәзләре саф һәм монументаль. Бу һәр ел фасылында истәлекле туй фотосурәтләре ясау өчен матур урын санала[13].

Паркта даими рәвештә төрле чаралар үткәрелә, ел саен Май чабу, Сабантуй, шәһәр көне бәйрәмнәре, музыка һәм бию чаралары, төрле балалар бәйрәмнәре оештырыла. Чаралар вакытында уен мәйданчыклары һәм күргәзмәләр эшли. Җәй көне парк буасында судно модельчеләре ярышлары үткәрелә[7].

Искәрмәләр

  1. Максим Кокунин. Наследие Наталии Фишман: вновь наполненное водой «Черное озеро» Источник : https://realnoevremya.ru/articles/257019-parkovoe-nasledie-fishman-chernoe-ozero-vnov-napolnennoe-vodoy (рус.). Реальное время (29 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  2. Фарит МУРАТОВ. «Черное озеро» Казани: каким стал парк после реконструкции? (рус.). Казанские ведомости (5 август 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  3. Радиф Кашапов. Парк «Черное озеро»: старейший, общественный (рус.). Реальное время (22 июнь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  4. 1 2 3 Григорьев Алексей. Озера в Казани (рус.). Старая Казань (31 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  5. 1 2 3 О парке (рус.). Парки Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  6. Раньше в парке "Черное озеро" был лучший казанский ресторан (рус.). Pro-Kazan.Ru (24 гыйнвар 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  7. 1 2 3 4 Парк Черное озеро в Казани: природа и отдых в сердце города. Путевка.Ком. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  8. Андрей Лебедев. «Врата любви» как эхо выставки (рус.). Республика Татарстан (30 октябрь 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  9. 1 2 Рюкзяк туриста. Прогулялся в парке «Чёрное озеро» и попытался узнать тайну его названия. Дзен.ру (5 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  10. Инна Серова. Что же всё-таки делается на «Чёрном озере»? (рус.). Вечерняя Казань (25 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  11. Адель Гайнудинова. ШОК! В Казани снесут парк Чёрное озеро и построят парковку (рус.). Pro-Kazan.Ru (25 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  12. Екатерина Харитонова. Заменят ли парк «Чёрное озеро» в Казани на автостоянку? (рус.). TatCenter.Ru (25 март 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.
  13. Черное озеро (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 июль 2025.

Сылтамалар

Казанның истәлекле урыннары
Герб Казани