Дзержинский урамы (Казан)
Дзержинский урамы (рус. Улица Дзержинского) — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Урам совет дәүләт эшлеклесе Феликс Дзержинский хөрмәтенә аталган.
Урнашу
Дзержинский урамы Казанның Вахитов районы территориясе буенча көнбатыштан көнчыгышка, күбесенчә Черек күл һәм Ленин бакчачыгы буйлап үтә. Урам Батурин һәм Миславский урамнары киселешеннән башлана, Горький һәм Пушкин урамнары киселешендә тәмамлана.
Элек Дзержинский урамы урынында ике урам булган: Черек күл паркыннан төньяграк үткән урам Уң Черек күл урамы (рус. Правая Черноозёрская) исемен йөрткән, паркыннан көньяграк үтүче урам исә Сул Черек күл урамы (рус. Левая Черноозёрская) исемен йөрткән. 1927 елда урамнар Дзержинский урамына берләштереләләр.[2]
Кызыклы факт
Дзержинский урамының «җөп» һәм «так» яклары арасында Черек күл паркы булганлыктан, аны Казан үзәгенең иң киң урамы атап була.
Галерея
Шәхесләр
- Лев Толстой, язучы.
- Октябрь Кадыйров, әдәбият белгече.