Ташаяк урамы (Казан)
Ташаяк урамы (рус. улица Ташаяк) — Казанның Вахитов районындагы кечкенә урам. Ярминкә урамы белән Сул Болак урамнары киселешеннән башлана. Сәетгалиев урамы белән киселештә тәмамлана. Мәскәү, Коротченко урамнары белән кисешә. Казан ханлыгы чорында Идел буеның иң зур ярминкәсе булган Ташаяк ярминкәсе исемен йөртә.
Тарих
Элекке исеме Яңа-Кирмән урамы (рус. улица Новокремлевская). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[1] белән, Меңъеллык мәйданы дип үзгәртелгән Ташаяк мәйданының исемен тарихта калдыру өчен әлеге урамның исеме Ташаяк урамы итеп үзгәртелгән.
Игътибарга лаек объектлар
- 2а йорты — Үзәк стадион
- 2в йорты — Футбол манежы, балалар-яшьләр спорт мәктәпләре
- янәшәдә Спорт сарае (Мәскәү урамы, 1)
- янәшәдә Пирамида сәүдә-күңел ачу үзәге (Мәскәү урамы, 3)
- янәшәдә Меңъеллык мәйданы
- Болакка чыгу юлы
- янәшәдә «Кирмән» метро тукталышы
- Казан Кирмәне күренә
- Цирк күренә (Меңъеллык мәйданы, 2)
Галерея
Ташаяк урамы
Сылтамалар
- Ташаяк урамындагы оешмалар
- Ташаяк урамы Казан картасында(үле сылтама)
Искәрмәләр
- ↑ Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005