Зинин урамы (Казан)
Зинин урамы (рус. улица Зинина) – Казанның Вахит районында, элекке Академия бистәсендә урнашкан урам. Николай Ершов урамыннан башланып, Академия, Лейтенант Шмидт, Достоевский урамнары белән кисешә, шуннан соң тәмамлана. Химик Николай Зинин (1812-1880) исемен йөртә.
Тарих
1927 елга кадәр 2 нче Академия урамы дип аталган.
Шәхесләр
- Борис Захаров, ТР хезмәт министры.
- Салихҗан Кәлимуллин