Зоя Космодемьянская урамы (Казан)
Зоя Космодемьянская урамы (рус. улица Зои Космодемьянской) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Бехтерев урамыннан башланып, Тау өсте урамы белән кисешә һәм Федосеев урамы белән киселештә тәмамлана; «Нефтьчеләр бистәсе» барлыкка килгәнче Казансу буе урамы белән киселештә тәмәмланган булган. Кызылармияче-диверсант Зоя Космодемьянская (1923-1941) исемен йөртә.
Тарих
Октябрь инкыйлабына кадәр ике исем белән йөртелгән (Юшков тыкрыгы һәм Мәчеләр тыкрыгы), ләкин карталарда тик Мәчеләр тыкрыгы исеме генә очрый.[3][4] 1920-елларның икенче яртысында урамга язучы Максим Горький исеме бирелә, ә 1949 елның 25 маенда урамга хәзерге исем бирелә; Горький исеме исә элекке Зур Галактионов урамына бирелә.
Игътибарга лаек объектлар
Искәрмәләр
- ↑ Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани (рус.) — 1995. — 320 с.
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/7aed113f-73fa-4d95-88a7-e88be4f33838
- ↑ Казан харитасы (1913)
- ↑ Казан харитасы (1887)