Тельман урамы (Казан)
Телман урамы (рус. улица Тельмана) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Театр урамыннан башланып, Зоя Космодемьянская урамы белән киселештә тәмамлана.
Тарих
1927 елга кадәр урам, биредә Казан Алла анасы кәшишханәсенең руханилары яшәгәнлектән, Поп тавы урамы дип аталган. 1927 елда урамга совет дәүләт эшлеклесе, булачак Сталин репрессияләре корбаны Алексей Рыков (1881-1938) исеме кушыла; Рыковның «халык дошманы» икәнлеге ачыкланганнан соң, 1937 елның 2 февралендә урамга Алмания коммунистлар фиркасе җитәкчесе, булачак фашист терроры корбаны Эрнст Телман (1886-1944) исеме кушыла.
Игътибарга лаек объектлар
- 10 нчы йорт — Сергеев йорты (XIX гасыр, сүтелгән)
- 29 нчы йорт — Софья Гобәйдуллинаның заманча музыка үзәге
Шәхесләр
- Юлиан Закржевский (1852-1915), җырчы.
- Анатолий Иванов (1938-2015), «Хәтер китабы» мөхәрририятенең баш мөхәррире (1994-2015).
- Софья Гобәйдуллина (1931), композитор.
Галерея
Казанда Тельман урамы