Худяков урамы (Казан)

Худяков урамы, Михаил Худяков урамы (рус. улица Худякова, улица Михаила Худякова) — Казанның Вахитов районындагы (Тихвин бистәсе, Иске Татар бистәсе) кечкенә урам (тыкрык). Габдулла Тукай урамы белән киселештә башлана. Мәскәү урамы белән киселештә тәмамлана. Почта индексы 420021. Тарихчы Михаил Худяков (1894-1936) исемен йөртә.

Тарих

Элекке исемнәре — Тихвин коймасы, Тукай тыкрыгы. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[2] белән Тукай тыкрыгының Тукай урамыннан башланган (келәт, койма, җимерекләрдән торган)[3] өлешенә, Казан ханлыгы тарихын язган, сәяси золымга эләккән тарихчы Михаил Худяков (1894-1936) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар

Галерея

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә