Девятаев урамы (Казан)
Девятаев урамы (рус. улица Девятаева) — Казанның Вахитов районында урнашкан урам. Казан елга портының вокзалыннан Татарстан урамына, автовокзалга кадәр сузыла. Порт, Мехчылар, М. Гафури, К. Якуб урамнары белән кисешә. Елга вокзалы белән «Водник» стадионы арасында урамны тимер юл кисеп үтә. Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев (чын фамилиясе Девятайкин)[3] (1917-2002) исемен йөртә.
Файл:Девятаев урамы.jpg
Девятаев урамы. Порт ягыннан күренеше.
kazved.ru
kazved.ru
Тарих
Элек урам Порт урамының (1920-еллардан 1965 елга кадәр Вокзал урамы, 1920-елларга кадәр исемсез урам)[4] бер өлеше булган. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгының 741нче карары (08.04.2005) белән, Порт урамының Елга портыннан автовокзалга кадәр булган өлеше Казанда елга техникумын тәмамлаган, сугыштан соң Казан елга портында тиз йөрешле елга пассажир суднолары («Ракета-001», «Метеор-002») капитаны булып эшләгән Советлар Союзы Герое М.П. Девятаев (1917-2002) истәлегенә Девятаев урамы дип үзгәртелгән[5].
Игътибарга лаек объектлар
- Елга порты һәм вокзал
- Автовокзал
- Яңа өйләнешүчеләр паркы
- «Водник» стадионы
Галерея
Девятаев урамы
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ http://kazan.ginfo.ru/ulicy/ulica_devyataeva/
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/cbd521a2-d628-488b-bc2d-de7206d6d4e3
- ↑ Николай Черкашин. «Небо моя обитель...». «Столетие» (интернет-газета), 13.08.2015
- ↑ Б. Султанбеков. Улицы и площади Казани (Из истории переименований) // Не навреди: размышления историка : историко-публицистические очерки, новые открытия. — Татарское Книжное Издательство, 1999.
- ↑ Постановление Администрации города Казани от 8 апреля 2005 года № 741 «Об увековечении имен участников Великой Отечественной войны в наименованиях улиц г. Казани», archived from the original on 2019-09-14, retrieved 2021-08-15