Гаяз Исхакый урамы (Казан)
Гаяз Исхакый урамы (рус. улица Гаяза Исхаки) — Казанның Вахитов районындагы (Иске Татар бистәсе) урам. Рөстәм Яхин урамы белән киселештә башлана. Казанның Үзәк базарына җитеп төгәлләнә. Чернышевский, Таҗи Гыйззәт урамнары белән кисешә. Татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) исемен йөртә.
Файл:Г.Исхакый урамы.jpg
Гаяз Исхакый урамы. Фото:kznportal.ru
Тарих
Инкыйлабка кадәр исеме Варлам урамы. Совет чорында Володарский урамының бер өлеше булган[2]. 2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары[3] белән Володарский урамының Сакко һәм Ванцетти (хәзер Рөстәм Яхин) урамыннан башланган өлешенә татар язучысы Гаяз Исхакый (1878-1954) истәлегенә аның исеме бирелгән.
Игътибарга лаек объектлар
Шәхесләр
Искәрмәләр
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/8903a673-d85b-45fe-bb52-35349918c723
- ↑ Переименование улиц: новые имена на табличках домов. inkazan.ru, 06.05.2013
- ↑ Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары № 1673 16.07.2005