Достоевский урамы (Казан)

Достоевский урамы (рус. улица Достоевского) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Айвазовский урамыннан башланып, Волков, Чехов, Вишневский, Зинин, Иптәшлек, Ветеринария, Әбҗәлилов урамнары белән кисешә һәм Кызыл Позиция урамы белән киселештә тәмамлана. Язучы Федор Достоевский (1821-1881) исемен йөртә.

Тарих

1914 елга кадәр 2 нче Солдат урамы дип аталган.

Игътибарга лаек объектлар

  • Климов йорты, 1910 ел (6 нчы йорт, архитектор Ф.И.Амлонг) — төбәк (җөмһүрият) әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты.
  • Осанова йорты, 1914 ел (65 нче йорт) — мәдәни мирас объекты, 2000-елларда юк ителгән.

Галерея

Искәрмәләр

Тема буенча өстәмә