Николай Столбов урамы (Казан)
Николай Столбов урамы (рус. улица Николая Столбова ) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Париж Коммунасы урамы белән киселештән башланып, Галиәсгар Камал урамы белән киселештә тәмамлана. Казанда туып-үскән
Советлар Союзы Герое Н.Г. Столбов (1910-1942) исемен йөртә.
Тарих
XX гасыр башыннан[3] 1965 елга кадәр Гараж урамы дип йөртелгән; моңа кадәр урам Печән мәйданының (хәзерге Мәскәү, Г. Камал, Столбов һәм Париж Коммунасы урамнары арасындагы квадрат) бер өлеше дип саналган. Казанда туып-үскән Советлар Союзы Герое Н.Г. Столбов (1910-1942) истәлегенә 1965 елда Николай Столбов урамы итеп үзгәртелгән.
Игътибарга лаек обьектлар
- Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2011 елдан КФУ составында)
- С.М. Киров исемендәге бакча
- 1/3, 3 нче, 5 нче, 7 нче, 9 нчы йортлар — Печән базары лаукалары (XIX гасыр, 2000-елларда сүтелгәннәр)
Галерея
Бу бүлек тәмамланмаган. |
Сылтамалар
- Николай Столбов урамы Казан картасында(үле сылтама)