Рәхмәтуллин урамы (Казан)

Рәхмәтуллин урамы (рус. улица Рахматуллина) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Муса Җәлил урамыннан башланып, Кави Нәҗми урамы белән киселештә тәмамлана. Шул урамдагы 6 нче номерлы мәктәбендә укыган Бөек Ватан сугышы каһарманы Шәмил Рәхмәтуллин исемен йөртә.

Тарих

Октябрь инкыйлабына кадәр урам башында урнашкан Петропавел соборы буенча Петропавел тыкрыгы (рус. Петропавловский переулок) дип аталган. Ким дигәндә 1926 елдан Телеграф тыкрыгы исемен йөрткән. Хәзерге исемен 1965 елның 4 маеннан йөртә.

Галерея

Тышкы сылтамалар

  1. Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани (рус.) — 1995. — 320 с.
  2. https://www.pochta.ru/indexes/841933e7-0e02-4323-91d6-cde78235c6c8

Тема буенча өстәмә