Лейтенант Шмидт урамы (Казан)
Лейтенант Шмидт урамы (рус. улица Лейтенанта Шмидта) – Казанның Вахит районында, элекке Академия бистәсендә урнашкан урам. Чехов урамыннан башланып, Вишневский, Зинин, Ветеринария урамнары белән кисешә һәм Әбҗәлилов урамы белән киселештә тәмамлана. Хәрби диңгезче һәм инкыйлабчы Петр Шмидт (1867-1906) исемен йөртә.
Тарих
1930-елларга кадәр 1 нче Солдат урамы дип аталган.
Шәхесләр
- Тәслимә Исламшина, социолог.
- Рәшит Гыймашев, рәссам.
- Борис Журавлев, химик.
- Рөстәм Мингалим, язучы.