Ирек урамы (Казан)
Ирек урамы (рус. улица Ирек) — Казанның Вахит районында, Пеләтән һәм Яңа Татар бистәләрендә урнашкан урам.
Географиясе
Яңа Вахит урамы белән киселештән башланып, Шәриф Камал урамын, тимер юл сызыгын («Вахитово»-«Әмәт» участкасы), Мәҗит Гафури урамын кисеп үтә һәм Мехчылар урамы белән киселештә тәмамлана.
Тарих
Хәзерге исемен 1927 елның 2 ноябреннән йөртә.