1 нче полиция бүлеге (Казан)

1 нче пүлисә бүлеге (рус. 1-я полицейская часть) — инкыйлабкача Казанның бер районы.

Бүлек идарәсе Терелү һәм Аркылы-Терелү урамнары чатында урнашкан булган (хәзер бу урында КФУның физика факультеты бинасы алдындагы мәйданчык урнаша).

Халык саны — 47 686 кеше (христианнар — 97,7%, мөселманнар — 1,4%, яһүдиләр — 0,7%, иске йолачылар — 0,2%, 1900), 44 091 кеше (1906).

Бүлек территориясендә 31 православие чиркәве, 1 православие булмаган чиркәү, синагога, 604 (439 таш һәм 165 агач) торак бина, 478 (248 таш һәм 230 агач) торак булмаган бина урнашкан булган (1900).

1918 елда бүлек территориясендә Шәһәр районы оештырыла.

Чыганаклар

  • История Казани в документах и материалах. XX век / под ред. Р.У.Амирханова. – Казань: Магариф, 2004. – 711 с.
  1. 1 2 3 4 Население г. Казани 1863-1923 г.г. — Казан: 1923. — С. 74.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр