Кремль урамы (Казан)
Кремль урамы — Казанның Вахитов районында урнашкан үзәк урам. 1 нче Май мəйданыннан башланып КФУның Университет бакчасына кадәр дәвам итә.
Элек Спасс урамы, Воскресение урамы (XVII гасыр ахырыннан), Чернышевский урамы (1917 елдан), Ленин урамы (1960 елдан) дигән исемнәрне йөрткән. 1990 елларда урамга Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителсә дә, 1996 елда аңа хәзерге исеме бирелә.
Урам XVI гасырда барлыкка килә. Күпләп биналар биредә XIX гасырда төзелә башлый. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында урамда трамвай юлы узган.
Игътибарга лаек объектлар
- 4нче йорт — Казан руханилар семинариясе (хәзерге КФУ геология музее)
- 18нче йорт — Казан (Идел буе) федераль университеты (баш корпус) + Казан университеты тарихы музее (2нче катта) + Казан химия мәктәбе музее (КФУ ишегалдында) + Казан университетының этнография музее + Казан университетының зоология музее (көнчыгыш канат, 2нче кат)
- 33нче йорт — Ушкова йорты
- 35нче йорт — Казан (Идел буе) федераль университетының 2нче корпусы + Казан университетының археология музее