Исмәгыйль Гаспралы урамы (Казан)
Исмәгыйль Гаспралы урамы (рус. улица Исмаила Гаспринского) — Казанның Вахит районында, Пеләтән бистәсендә урнашкан урам. Мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы (1851-1914) исемен йөртә.
Географиясе
Фатыйх Кәрим урамыннан башланып, Әхтәмов урамы йортларына барып җитеп тәмамлана.
Тарих
Хәзерге исемен 2001 елның 26 июненнән йөртә. Элекке исемнәре: Ватандашлар урамы (192?-2001), Кече Мишчән урамы (1920-елларның икенче яртысына кадәр).