Кави Нәҗми урамы (Казан)
Кави Нәҗми урамы (рус. улица Кави Наджми) — Казанның Вахит районында урнашкан урам. Язучы Кави Нәҗми (1901-1957) исемен йөртә.
Географиясе
Болак елгасыннан башланып, Уң як Болак, Островски, Бауман, Һөнәри берлек, Рәхмәтулллин, Кирмән урамнарын кисеп үтә һәм Черек күл паркына барып җитеп тәмамлана.
Тарих
Хәзерге исемен 1957 елның 11 апреленнән йөртә. Элеккеге исемнәр – Халыкара урам (?-1957), Аркылы Островский урамы (1924-?), Аркылы Күккә ашу урамы (?-1924).
Искәрмәләр
- ↑ http://kazan.ginfo.ru/ulicy/ulica_kavi_nadzhmi/
- ↑ Амиров К. Ф. Казань: где эта улица, где этот дом? Справочник улиц г. Казани (рус.) — 1995. — 320 с.
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/b3c4d0bb-482e-4f9a-bf3d-6cfc31cd058b