Галиәсгар Камал урамы (Казан)

Галиәсгар Камал урамы (рус. улица Галиаскара Камала) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Болак елгасыннан башланып, Казан-Екатеринбург тимер юлы сызыгының Казан-Пассажирлы-Вахитово участкасы тирәсендә тәмамлана. Николай Столбов, Мәскәү, Габдулла Тукай, Нариманов һәм Завод урамнарын кисеп үтә. Татар драматургы Галиәсгар Камал исемен йөртә.

Тарих

Инкыйлабка кадәр Аркылы Тихвин урамы (рус. Поперечно-Тихвинская, 1896 елга хәтле), Фукс урамы (рус. Фуксовская) дип аталган. Хәзерге исемен 1939 елның 21 апреленнән йөртә.

Игътибарга лаек объектлар

Галерея

Тышкы сылтамалар

Тема буенча өстәмә