Нур Баян урамы (Казан)
Нур Баян урамы (рус. улица Нура Баяна) — Казанның Вахит районында, Иске бистәдә урнашкан урам. Шагыйрь Нур Баян (1905-1945) исемен йөртә.
Географиясе
Татарстан, Исмәгыйль Гаспралы, Әхтәмов һәм Кәрим Тинчурин урамнары арасында урнашкан.
Тарих
Хәзерге исемен 1953 елның 4 дикәбреннән йөртә. Элекке исемнәр: Акком асты урамы (192?-1953), Аргы урам (1920-елларның икенче яртысына кадәр).