Тихомирнов урамы (Казан)
Тихомирнов урамы (рус. улица Тихомирнова) — Казанның магистраль урамының бер өлеше. Т. Миңнуллин урамының А. Айдинов урамы белән киселешендә башлана. Ульянов-Ленин, Щепкин, Волков, Фрунзе әрәмәсе урамы, Пехотная урамы белән кисешеп үтә, Н.А. Назарбаев һәм Вишневский урамнары белән киселештә бетә, юл Универсиада проспекты булып дәвам итә.
Файл:Тихомирнов урамы.jpg
Тихомирнов урамы. Сулда — Курчак театры бинасы
Тарих
Инкыйлабка кадәр Өченче тау дип йөртелгән җирлекнең Зур урамы исемен йөрткән.
1927 елда инкыйлабчы-мөхәррир Виктор Тихомирнов (1889-1919) хөрмәтенә аталган.
Универсиада өчен юллар чишелеше төзегәндә урам һәм андагы йортлар зур үзгәрешләр кичерә[2].
Игътибарга лаек объектлар
Галерея
Тихомирнов урамы
| Тихомирнов урамы «Казанның иң яхшы урамы» исемен алды. Аңа ныклы «бишле» билгесе куелды. Монда барысы да ГОСТ буенча — юл полосалары киңлеге дә, юл тамгалары да, юлның яктыртылуы да, юл билгеләре дә. Бер генә чокыр да, ярык та юк. Юлны 5 ел элек, үзәк магистральләрне бушату өчен салганнар[3] «Россия-24» каналы тележурналистлары — «Мәскәү — Омск» автоузышында катнашучылар
|
Шәхесләр
- Иоасаф (Удалов), дин эшлеклесе.
Әдәбият
- Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.