Һади Атласи урамы (Казан)

Һади Атласи урамы (рус. улица Хади Атласи) — Казанның Вахитов районындагы кечкенә урам. Лесгафт белән Чехов урамнары киселешеннән башлана. Вишневский урамы йортларына килеп җитеп тәмамлана. Тарихчы Һади Атласи (1876-1938) исемен йөртә.

Тарих

Элекке исеме Кирпеч Заводы урамы (рус. улица Кирпично-Заводская). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карары[2] белән Чехов белән киселештән башланган өлешенә тарихчы, педагог һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклесе, «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөен-бикә» тарихи әсәрләре авторы Һади Мифтахетдин улы Атласи (1876-1938) истәлегенә аның исеме бирелгән.

Игътибарга лаек объектлар

Шәхесләр

Искәрмәләр

  1. https://www.pochta.ru/indexes/52953f4f-2c98-4683-a93b-1723aa38af90
  2. Казан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005

Тема буенча өстәмә