Бехтерев урамы (Казан)

Бехтерев урамы (рус. улица Бехтерева) – Казанның Вахит районында урнашкан урам. Карл Фукс урамыннан башланып, Зоя Космодемьянская урамы белән кисешә һәм Япиев урамы белән киселештә тәмамлана.  Табиб, психиатр, невролог һәм психолог Владимир Бехтерев (1857-1927) исемен йөртә.

Тарих

XX гасырның икенче чирегенә кадәр Кече Казан урамы дип аталган.

Игътибарга лаек объектлар

  • 5 нче йорт — Дружинина йорты (1913 ел)
  • 11 нче йорт — Андреев утары (XIX гасыр, сүтелгән)

Тема буенча өстәмә