Казансу яр буе урамы (Казан)
Географиясе
Урам Казансуның уң ярында, Вахитов районының көнчыгыш өлешендә урнашкан. Урамның озынлыгы 501 метр тәшкил итә. Касаткин урамы белән кисешә. 2000 еллар уртасына кадәр Зоя Космодемьянская урамы белән дә кисешкән.
Тарихы
Урам XVIII гасырдан да соңга калмыйча оешкан Түбән Федоров бистәсе тарихи районы территориясендә барлыкка килгән. Шушы районга бәйле урамның беренче билгеле атамасы — Беръяклы Түбән Федоров бирелгән. Йортлар урамның бер ягында гына төзелгәнгә, аны «Берьяклы» дип атап йөрткәннәр.
1917 елгы инкыйлабка кадәр административ яктан 1 нче полиция бүлегенә караган[1][2]. Казанда районнарга бүленеш кертелгәннән соң, Бауман районына[3][4][5][6], Бауман һәм Вахитов районнарына, ә 1995 елдан — Вахитов районына карый[7].
1927 елның 2 ноябрендәге Казан шәһәр шурасы комиссиясе утырышында (номерсыз протокол) урамга хәзерге исеме бирелә[8].
1950 нче еллар уртасында Куйбышев сусаклагычын су белән тутыра башлау сәбәпле, шәһәрнең түбән өлешен су басудан саклау өчен Федосеевка дамбасы төзелә[9][10].
2000 еллар башында урамның күпчелек агач корылмалары сүтелә, трассасы үзгәртелә[10]. Хәзерге вакытта урам «Нефтьчеләр бистәсе» дип йөртелгән ябык коттеджлар бистәсе территориясенә керә[11]. Берничә дистә коттедждан торган бистә 2005 елда «Татнефть» оешмасы хисабына Казанның меңьеллыгын бәйрәм итү кунакларын урнаштыру өчен төзелә[12][13].
Игътибарга лаеклы объектлар
- 1 нче йорт янында — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының вертолёт мәйданчыгы[14];
- 91 нче йорт — Гыйззәтуллин йорты (сүтелгән)[15].
Искәрмәләр
- ↑ План Казани 1914 г. издания Горуправы (рус.). ЭтоМесто.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026. Архивировано 8 октябрь 2020 года.
- ↑ Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год Адрес-календарь Казанской губернии… (рус.). КПФУ (архив) (1914). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026.
- ↑ Вся Казань: справочная книга по городу Казани. — Казань: Государственное издательство газет «Красная Татария» – «Кызыл Татарстан», 1940. — С. 266. — 286 с.
- ↑ Справочник для сортировки входящих почтовых отправлений и печати в городе Казани / Н. П. Буяновский. — Казань, 1965. — 68 с.
- ↑ Министерство автомобильного транспорта и шоссейных дорог РСФСР; Татарское Транспортное Управление. Справочник для определения расстояний между различными пунктами по гор. Казани / А. М. Камалеев. — Казань, 1970. — 470 с.
- ↑ Справочник по сортировке письменной входящей корреспонденции, периодической печати и телеграмм в городе Казани / В. И. Малышева, Т. В. Невретдинова. — Казань, 1981. — 111 с.
- ↑ Амиров К. Ф. Казань - где эта улица, где этот дом? Справочник улиц города Казани. — Казань: «Казань», 1995. — 320 с. — ISBN 9785859030125.
- ↑ О Реестре названий улиц города Казани от 03 февраля 2016 (рус.). Docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026. Архивировано 26 октябрь 2021 года.
- ↑ Раиля Мутыгуллина. Что роют в Казанке? (рус.). kazved.ru (19 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2026.
- ↑ 1 2 Лина Саримова. Набережная Казанки: забор из старых рельсов, первый элитный поселок и весенние потопы (рус.). ProKazan.ru (23 июль 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2026.
- ↑ Диалоги о Казанке: «Вы зря говорите «почти умирающая река» – она умирающая!» (рус.). Бизнес Онлайн (9 ноябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026.
- ↑ Фаиль Гатаулин. С видом на Казанку под Кремлем: кому принадлежит поселок нефтяников (рус.). БИЗНЕС Online (4 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026.
- ↑ Кому принадлежит поселок нефтяников под Казанским кремлем (рус.). Реальное время (4 июль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 апрель 2026.
- ↑ Вертолётная площадка НКЦ Казань (рус.). Яндекс.Карты. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 апрель 2026. Архивировано 5 ноябрь 2021 года.
- ↑ Сергей Павлович Саначин. Экскурс в архитектурную жизнь советской Казани: иллюстрированное повествование на стыке истории и градостроительства в 1918-1991 гг. — Foliant, 2015. — 238 с. — ISBN 978-5-905576-46-1.
Әдәбият
- Казанский губернский статистический комитет. Адрес-календарь и справочная книжка Казанской губернии на 1915 год. — Каз.: Тип. губ. правл., 1914. — 819 с.