Миславский урамы (Казан)
Миславский урамы (рус. улица Миславского) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Кирмән урамыннан башланып, Зур Кызыл урамы белән киселештә тәмамлана. Дзержинский һәм Карл Маркс урамнарын кисеп үтә. Рәсәй Совет физиологы Николай Миславский исемен йөртә.
Тарих
Элек Аркылы Казан урамы (рус. Поперечно-Казанская) дип аталган. Хәзерге исемен 1929 елның 16 маеннан йөртә.
Игътибарга лаек объектлар
- 4 нче йорт — Харитонов басмаханәсе бинасы (1896 ел)
Галерея
Бу бүлек тәмамланмаган. |