Харитонов басмаханәсе

Харитонов басмаханәсе (рус. Лито-Типография И.Н. Харитонова) – Казанда 1896 елның 13 февралендә Иван Николаевич Харитонов (1859-1927) тарафыннан ачылган шәхси басмаханә. ХХ йөз башында Идел-Кама төбәгендәге иң эре басма йорты. 1916 елда «Өмет» басмаханәсе белән берләштерелә[1].

undefined

Тарих

Иван Николай улы Харитонов (1859-1927) Казан университеты басмаханәсендә хәреф җыючы һөнәренә өйрәнә (1869-1881), 1881-1888 елларда Казан губерна идарәсе басмаханәсендә өлкән хәреф җыючы булып эшли, Г. М. Вечеславның шәхси басмаханәсе идарәчесе була. Мәскәү, Петербург, Берлин, Вена, Дрезден, Лейпциг басмаханәләрендә укып, тәҗрибә туплый.

1896 елның 13 февралендә Воскресенская (Ленин, хәзерге Кремль) урамындагы Александр пасссажы бинасының өченче катында үзенең басмаханәсен ача[2]. Аны заманның алдынгы техникасы белән җиһазлый, табыш китерә торган итә. 1902 елдан матбагада татар китаплары да басыла башлый. Татар китапларын бастыру тарихында беренче буларак, китапларда иллюстрацияләр куллана. Татар китапларын бастыруда әйдәп барган бертуган Кәримовларга көндәшлек итә.

Харитонов басмаханәсендә 1902-1916 елларда 3 300 126 тираж белән 666 татар китабы дөнья күрә[3]. Болар — әдәби китаплар, уку-укыту әсбаплары, дәреслекләр, сүзлекләр, төрле календарьлар, рус классикасыннан тәрҗемәләр. Биредә Галиәсгар Камал әсәрләренең зур өлеше, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Нәҗип Думавиларның шигырь җыентыклары, Фатих Әмирхан, Гали Рәхим (Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов, 1892-1943)[4], Фатих Сәйфи-Казанлының повесть–хикәяләре, Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләре һ.б. нәшер ителә. Басмаханәдә «Йолдыз», «Кояш», «Азат халык» һ.б. татар газеталары, «Ялт-Йолт», «Аң» һ.б. татар журналлары басыла[1]. Татарларны басмаханәдә нәшер ителгән басмаларның рәсемнәр белән бизәлеп чыгуы, югары сыйфатлы булуы җәлеп итә. 1900 елда шәхси хәреф кою эше җайга салынгач, татар (гарәп) шрифтларын да камилләштерә. Бу эштә аңа каллиграф та булган дусты драматург Галиәсгар Камал һәм татар китабын басу остасы гравёр Ибраһим Ибнеәмин улы Юзиев (1869-1912) ярдәм итә. Әлеге шрифтлар Казанның һ.б. шәһәрләрнең бик күп басмаханәләрендә кулланыла. 1913 елда әлеге яңа шрифтларны Стамбулга соратып алдырулары да мәгълүм[1].

1908 елда басмаханә Казан тыкрыгы (хәзерге Миславский урамы) 4 йорт адресы буенча урнашкан иркен бинага (өч катлы А.А. Кремлев йорты) күченә. Сатып алынганнан соң, йортның фасады модерн стилендә үзгәртелә һәм бина матбага ихтыяҗларына яраклаштырыла. Бина өстендә матбага темасына багышланган, Гутенберг рухындагы сюжетлы барельеф урнаштырыла[5].

Харитонов басмаханәсендә басылып чыккан китаплар күп мәртәбә медальләр белән бүләкләнә: 1899 елда Саратов авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать күргәзмәсенең көмеш медале, 1909 елда Казан халыкара күргәзмәсендә — алтын медаль, 1912 елда Римдагы күргәзмәдә, эшләрне сәнгать дәрәҗәсендә башкарган өчен, иң югары бүләккә — алтын медальгә — һәм зур акчалата премиягә лаек була[3][6].

1916 елда Харитонов басмаханәсен В. Әхмәтовка сата. 1916 елның августында ул, «Өмид» басмаханәсе белән берләштерелеп, «Сабах» нәшрияты милкенә әверелә[1].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Г. Г. Габдельганеева. Харитонова И.Н. типография в Казани (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
  2. Александровский пассаж (рус.). nik-rech.narod.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
  3. 1 2 Ю. Н. Халиуллин. Наследники восточной латыни // Наука и технологии (рус.). www.ng.ru (8 октябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
  4. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: Татар энциклопедиясе институты. 1997, 198нче бит.
  5. Лев Жаржевский. Как Александровский пассаж не стал «Городским», но потерял 128 кг «рыцарства» (рус.). kazan24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 февраль 2026.
  6. А. Дубин, Л. Кузнецова. К 90-летию Международной выставки в Казани // Гасырлар авазы – Эхо веков : журнал. — 1999. — С. 206-210.

Әдәбият

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7.
  3. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: Татар энциклопедиясе иституты, 1997.
  4. Купечество Казани. Дела и люди. Казань, 1998.
  5. Татар китабы. Татарская книга (төзүчеләр Рәүф Мәрдәнов, Ирек Һадиев). К.: ТКН, 2013.
  6. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0.