Дамир Динниулов
Дамир Динниулов, Дамир Равил улы Динниулов (1962 елның 23 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — эчке хезмәт генерал-майоры (2015), ТР буенча ЭЭМ урынбасары (2002—2018 елларда), Татарстанның ДОСААФ идарәсе рәисе (2018 елдан).
Тәрҗемәи хәле
1962 елның 23 декабрендә Казанда туган. ССРБ ЭЭМ Иваново янгын-техник укуханәсен (2015 елдан РФ гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Иваново дәүләт янгынга каршы хезмәте академиясе) (1984), РФ ЭЭМ югары инженерлык янгын-техник мәктәбен (1991) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
1999—2002 елларда — ТР ЭЭМ дәүләт янгынга каршы хезмәт идарәсе башлыгы.
2002—2011 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары — ТР ЭЭМ тыл башлыгы.
2011—2018 елларда — ТР буенча ЭЭМ урынбасары.
2018 елдан — «армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе (рус. Региональное общественно-государственное объединение «Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту» (ДОСААФ)) идарәсе рәисе[1].
Хәрби һәм махсус исемнәре
РФ Президентының 2011 елның 29 июлендәге Указы нигезендә «эчке хезмәт полковнигы» Динниулов Дамир Равил улы Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнә.
РФ Президентының 2015 елның 21 февралендәге 91нче санлы Указы нигезендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Дамир Динниуловка «эчке хезмәт генерал-майоры» махсус исеме бирелә[2][3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2006 — II дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- 2016 — I дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале
- 2001 — «ТР буенча ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре»
- 2010 — «ЭЭМ шәрәфле хезмәткәре»
- күпсанлы ведомство бүләкләре
Милке
2015 елда еллык кереме — 3,1 млн. сум булган. Хосусый милкендә ике җир участогы (3 310 һәм 988 квадрат метр), 302 «квадрат» торак йорт һәм 172,6 квадрат метрлы фатирның чирек өлеше. Әлеге фатирның чирек өлеше хатынында, шулай ук хатыны милкендә машина кую урыны беркетелгән, шулай ук 295,9 мең сум күләмендә керем декларацияләнгән. Динниулов су транспортын өстен күрә — Silver 470 Cruiser мотор көймәсе (2007 елгы) бар. Toyota Land Cruiser 150 Prado (2013 елгы) машинасы хатынына язылган[4].
Әдәбият
- Дамир Динниулов. Новая жизнь ДОСААФ. «Казань», 2019, декабрь, стр.4-7. [рус.]
Сылтамалар
- Динниулов Дамир Равильевич. 2019 елның 12 декабрь көнендә архивланган. Деловой центр РТ — интернет-портал TatCenter.ru (Татцентр.ру) [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Динниулов Дамир Равильевич, генерал-майор внутренней службы. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. «Республика Татарстан», 23.07.2019 [рус.]
- ↑ Заместителю министра внутренних дел Татарстана Дамиру Динниулову присвоено звание генерал-майора внутренней службы. 2021 елның 22 сентябрь көнендә архивланган. Пресс-служба МВД по Республике Татарстан [рус.]
- ↑ Динниулов Дамир Равильевич. 2019 елның 24 декабрь көнендә архивланган. Региональное общественно-государственное объединение «Добровольное общество содействия армии, авиации и флоту (ДОСААФ) Республики Татарстан» [рус.]
- ↑ Топ-10 самых богатых силовиков Татарстана. БИЗНЕС Online, 19.05.2015 [рус.]