Гүзәл Яхина
Гүзәл Яхина, Гүзәл Шамил кызы Яхина, рус. Яхина Гузель Шамилевна (1977) — язучы, ХХ гасырның 30 нчы еллары афәтләре турында язылган «Зөләйха күзләрен ача» (рус. Зулейха открывает глаза) дебют китабы авторы, «Русский Букер», «Ясная поляна», «Большая книга», «Звездный билет»[1] әдәби премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
Файл:Г.Яхина 1.jpg
«Зөләйха күзләрен ача» китабы
Файл:Г.Яхина.Эшелон.jpg
«Сәмәркандка эшелон» китабы
1977 елда Казанда туган. Әти-әнисе ягыннан тамырлары Саба районы Җөри авылына тоташа. Казанның 131 нче санлы урта мәктәбен, Казан дәүләт педагогия институтының алман һәм инглиз телләре бүлеген, Мәскәүдә Кино мәктәбенең сценарий факультетын тәмамлаган. 1999 елдан Мәскәүдә яши, тәрҗемә, реклама, маркетинг һәм PR өлкәсендә эшли һәм иҗат итә.
Иҗаты
Бала чагыннан иҗат белән мавыга: хикәяләр, пьесалар, әкиятләр яза.
«Нева», «Октябрь» журналларында әсәрләрен бастыра. «Сибирские огни» журналында «Зөләйха күзен ача» романыннан өзекләр басылып чыга.
- «Зөләйха күзләрен ача»
- Әсәрнең мәүзүгы автор гаиләсенең тарихыннан алынган. Әбисе Рәисә Шакир кызы Шакированың[2] башыннан үткәннәрен яза: ул 1930-1946 елларда Ангара елгасы буенда сөргендә була. Әсәрдә вакыйгалар Юлбаш дигән уйдырма татар авылында һәм Себердә бара.
- Әсәрне язу өчен автор «Сахаров-үзәк» сайтыннан сөргеннән язылган истәлекләр белән таныша.
- Денисов образы Михаил Шолоховның «Күтәрелгән чирәм»еннән Давыдов образына тартым.
- Г. Довженконың «Җир» (рус. Земля) һәм Сергей Эйзенштейнның тыелган «Бежин луг» фильмнары тәэсире сизелә.
- Людмила Улицкая һәм Борис Акунин беренчеләрдән булып әсәргә уңай бәя бирәләр[3].
- «Сәмәркандка эшелон»
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәби премияләр
- 2015 — «Книга года» премиясе лауреаты («Зөләйха күзләрен ача» романы өчен);
- 2015 — «Ясная Поляна» премиясе лауреаты, «XXI век» номинациясе («Зөләйха күзләрен ача» романы өчен);
- 2015 — «Большая книга» премиясе лауреаты («Зөләйха күзләрен ача» романы өчен)[4];
- 2016 — «Сирано» премиясе лауреаты, «Иң яхшы язучы» номинациясе;
- 2017 — Prix du magazine Transfuge de la rentrée littéraire, Франция;
- 2017 — «Премия Читателя» лауреаты («Зөләйха күзләрен ача» романы өчен);
- 2018 — «Сноб» проектының «Сделано в России — 2018» премиясе лауреаты («Балаларым» романы өчен);
- 2019 — «Большая книга» премиясе («Балаларым» романы өчен)[5].
Дәүләт премияләре
- 2019 — Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты;
- 2019 — БДБның Халыкара «Звезды Содружества» премиясе лауреаты[6].
Чит ил премияләре
- 2019 — Иво Андрич премиясе (Сербия Республикасы, Андричград)[7].
Хәзерге вәзгыять
2022 елның ноябрендә Башкорт драма театры Уфада Гүзәл Яхина романы буенча сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен, «Украинадагы хәрби хәрәкәтләргә карата театр хезмәткәрләренең фикере автор фикере белән тәңгәл килмәгәнлектән», репертуардан ала.[8][9]
Искәрмәләр
- ↑ Йолдызлы билет Булат Ибраһим белән Гүзәл Яхинага эләкте. Идел журналы, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-19
- ↑ Саба мәктәбендә Рөстәм Миңнехановның башлангыч сыйныф укытучысы була
- ↑ Бер нәшрият кенә шунда ук җавап бирде 2016 елның 10 сентябрь көнендә архивланган.
- ↑ Первую премию «Большой книги», в 3 млн рублей получила Гузель Яхина за роман «Зулейха открывает глаза». Архивировано 22 декабрь 2015 года.
- ↑ Национальная литературная премия «Большая книга»: Итоги. www.bigbook.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2026. Архивировано 17 декабрь 2019 года.
- ↑ Объявлены лауреаты Межгосударственной премии стран СНГ «Звезды Содружества». cis.minsk.by. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026. Архивировано 17 гыйнвар 2025 года.
- ↑ Гузель Яхина получила премию имени Иво Андрича. Архивировано 13 июль 2025 года.
- ↑ Башкорт драма театры Уфада «Зөләйха күзләрен ача» спектаклен репертуардан алды. Татар-информ, 13.11.2022
- ↑ ИҒТИБАР. 2022 елның 13 ноябрь көнендә архивланган. Башкирский академический театр драмы им. Мажита Гафури
Сылтамалар
- Гүзәл Яхина белән «Татарстан» журналында әңгәмә 2016 елның 10 сентябрь көнендә архивланган..
- Г. Яхина: Это часть истории моей семьи(үле сылтама)
- Әдәбият елының төп ачышы
Шулай ук карагыз
- Әсәрне укырга(үле сылтама)