Сәмәркандка эшелон (роман)
«Сәмәркандка эшелон» (рус. Эшелон на Самарканд) ― язучы Гүзәл Яхинаның 2021 елның мартында нәшер ителгән романы. Идел буендагы ачлыкта биш йөз баланы коткару турында бәян итә[1].
Сюжет
Романда вакыйгалар 1923 елда балаларны Идел буендагы ачлыктан көньякка алып баручы «Дзержинский поезды»ның берсендә бара[2][3]. Эшелон Казаннан Сәмәркандка бара, аның белән ватандашлар сугышы ветераны яшь һәм йомшак холыклы Деев һәм принципиаль, катгый «балалар комиссары» «юбка кигән ир» Белая җитәкчелек итә. Алар – капма-каршы ике шәхес. Гомуми максат ― балаларны коткару ― күпмедер вакытка аларны якын кешеләр һәм союздашлар итә. Азык-төлек, дарулар эзләү, яңа туган сабый өчен имезүче табу, чүлдә адашып йрүләр, бандитлар белән бәрелешү кебек вакыйгалар әсәрне героик мифка охшата [4].
Китап динамик сюжеты белән аерылып тора, Яхина үзе интервьюларының берсендә аны «кызыл истерн» дип атый[5].
Роман документаль чыганакларга: тарихчыларның хезмәтләренә, крестьян хатларына, ЧК ведомство эчендәге хат алышуга, балалар йортларыннан һәм кабул итү нокталарыннан калган документларга, газеталарга, мемуар китапларга, сукбайлар, ачлыкны бетерү, эвакуация белән шөгыльләнгәннәрнең истәлекләренә нигезләнә[6].
Нәшер ителү һәм кабул итү
«Сәмәркандка эшелон» 2021 елның 9 мартында дөнья күрә [7]. Яхина инде «Зур китап» һәм «Ясная Поляна» кебек дәрәҗәле премияләр лауреаты булу сәбәпле, аның өченче романы да иң көтелгән әдәбият яңалыкларына кертелгән[8][9][10]. Китап чыккач, тәнкыйтьчеләр Яхинаның беренче ике романы белән чагыштырганда, роман теле яхшы якка үзгәрүне ассызыклый[11], китапның кинематографик булуына игътибар итә, 1920-еллар Совет прозасы әсәрләренә сылтамалар булуны билгеләп үтә. Елена Костюковичны «Эшелон» хәтта камиллеге белән таң калдырган [12]. Тәнкыйтьчеләр романның җитешсезлекләре дип, ач торучы балалар темасын артык эксплуатацияләүне, күп кенә икенче дәрәҗә персонаж образларының начар ачылуын атый[5]. Автор тарихи чынбарлыкны белмәүдә (Идел буенда ачлык 1922 елның көзенә тәмамлана) һәм плагиатта гаепләнә: Самар тарихчысы―туган якны өйрәнүче социология фәннәре кандидаты Григорий Циденков «Эшелон»ның аның блогындагы материаллардан алынган тупланма булуын белдергән [13][14][15].
Билгеле булганча, режиссер Алексей Учитель китапны экранизацияләү хокукын сатып алган[5].
Сылтамалар
- Галина Юзефович. «Эшелон на Самарканд»: Гузель Яхину обвинили в плагиате, но проблема романа не в этом. Meduza (13 март 2021)..
- «Голод — главный, невидимый герой». Гузель Яхина — об «Эшелоне на Самарканд» и литургии в холерном бараке // pravmir.ru, 3 апреля 2021
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ «Не получается писать о современности»: с амурчанами пообщалась Гузель Яхина (рус.). ampravda.ru (10 декабрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2021.
- ↑ Наталья Лебедева. Новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет в марте (рус.). Российская газета (1 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2021.
- ↑ Максим Мамлыга. «Эшелон на Самарканд»: фрагмент нового романа Гузель Яхиной о страшном голоде в Поволжье 1920-х годов [неопр.]. Журнал Esquire (21 февраля). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2021.
- ↑ «Эшелон на Самарканд» — новая книга Гузель Яхиной. ast.ru, 01.02.2021
- ↑ 1 2 3 Каким получился новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд»
- ↑ Гузель Яхина ответила на обвинения в плагиате (рус.). РИА Новости (11 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2021.
- ↑ Гузель Яхина выпустит новый исторический роман [неопр.]. Издательство AST. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2021.
- ↑ Новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет в марте
- ↑ Новый роман Гузели Яхиной «Эшелон на Самарканд» выйдет весной
- ↑ «Эшелон на Самарканд» – новый роман Гузель Яхиной (рус.). Радио Sputnik (20210102T0845). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 февраль 2021.
- ↑ «Эшелон на Самарканд» как испытание. Каким оказался новый роман автора «Зулейхи…»
- ↑ «Поражает совершенством». Вышел новый роман Гузель Яхиной «Эшелон на Самарканд»
- ↑ Антиплагиат Гузели Яхиной
- ↑ Гузель Яхину обвинили в плагиате и незнании истории за «Эшелон на Самарканд». Писательница ответила
- ↑ Андрей Сидорчик. Сомнительный «Эшелон». Автора «Зулейхи» заподозрили в плагиате. aif.ru (11 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2021.