Ятимнәр йорты
Файл:9403 - Venezia - Calle della Pietà - Lapide della ex ruota degli esposti -1548- - Foto Giovanni Dall'Orto 12-Aug-2007.jpg
Венециядәге ятимнәр йорты Chiesa della Pietà (ингл.) чиркәве буенда балаларны калдыру урыны дип билгеләнгән "Руота" ("кепчәк") буендагы язу. Язуда Рим папасы Павел III (ингл.) исеменнән 1548 елның 12 ноябрь көнендә ясалган игълан баланы үстерергә мөмкинчелеге булган кешенең баланы калдыру юлын сайласа аны чиркәүгә кертмәү белән яный, һәм бу җәза бала үстерүе өчен барлык чыгымнарның каплаганыннан гына бетүен белдерә.
Ятимнәр йорты яки балалар йорты — ятим калган кеше балаларының яшәүләре, шәхес буларак үсүләре һәм укулары өчен оештырылган уку-укыту оешмасы.
Табигый ата-аналар, һәм кайвакыт әби-бабайлар канун нигезендә балаларны үстерү өчен җаваплы булса, балаларны үстерү җаваплылыгын үзләренә алырга теләгән туганнар табылмаганда, балалар дәүләт әманәте булып кала. Ятимнәр йортлары шундый балаларны карау, урнаштыру һәм укыту өчен бер чара булып тора.
Россияда балалар йортларының түбәндәге төрләре каралган: тәрбияләнүчеләрнең яше (мәктәпкәчә, мәктәп яшендәге балалар өчен һәм катнаш), балаларның үсеш үзенчәлеге (гади, коррекция), корылышы (балалар йортлары, балалар йортлары-мәктәпләре, гаилә балалар йортлары, балалар авыллары) буенча.
Балалар йортлары балаларның гомерен һәм саулыгын саклау, аларны үстерү, укыту, үз аллы тормышка әзерләү мәсьәләләрен хәл итә дип санала. Балалар сабый йортларына, аерым шәхесләрдән һ. б. кабул ителә. Балалар биредә 18 яшкә кадәр яши ала. Урындагы үзидарәлек органнары составындагы опека һәм попечительлек органнары тәрбияләнүчеләрне уллыкка (кызлыкка) алу, патронат яки асрауга алучы гаиләләргә бирү мәсьәләсен хәл итә.
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Keeping Children Out of Harmful Institutions: Why we should be investing in family-based care
- Closing Orphanages – There is another way to care for the most vulnerable children
- Rescued Orphans – World's Largest Directory Of Orphanages 2009 елның 14 октябрь көнендә архивланган.
- MyOrphanage.org – In Touch With Orphanages 2008 елның 15 май көнендә архивланган.
- Orphanage Review Board 2009 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- World orphanages website
- Aid to Vietnamese orphans
- History of Beaver County Children's Home 2012 елның 27 июль көнендә архивланган.
- Remembering Children Homes and Orphanages
Бу — Туганлык турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, РУВИКИ проектына ярдәм итә аласыз. |