Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов

Чистай районы башлыгы, сенатор Илдус Әхмәтҗанов белән бутамагыз

Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов (рус. Ильду́с Хани́фович Ахметзя́нов; 19 июнь 1950, Татар Кандызы, Татарстан АССР) — Совет һәм Россия татар актёры, нәфис сүз остасы, тәрҗемәче. Россия Федерациясенең атказанган артисты (2013), Татарстан Республикасының халык артисты (1996), Татарстан АССРның атказанган артисты (1987). «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнгән (2025), Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000), Муса Җәлил исемендәге премия (1988) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1950 елның 19 июнендә Татарстан АССРның Баулы районы, Татар Кандызы авылында, 11 балалы гаиләдә җиденче бала булып туа[1][2][3][4]. 7 яшендә әтисен югалта[5][6]. Абыйсы — Рәшит (1941—1995), шагыйрь[2][7]. Яшь чагында үзе дә шигырьләр яза[6].

Мәктәпне тәмамлагач, 1968 елда Казанга килә һәм, Габдулла Тукай турында үзе язган эссене укып, Ленинград театр институтына керү имтиханнарын уңышлы тапшыра[6]. 1973 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый, анда ул профессор А. Ян җитәкчелегендәге татар студиясендә укый[8][2][9][3]. Шул ук елда Казанга кайта һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителә[2][10][11].

Сәхнә псевдонимы — Илдус Әхмәтҗан[1][12]. Тәүге роле — Рабит Батулланың «Өчәү юлга чыктык» пьесасы буенча куелган спектаклендәге Мирзахан.

Театр тәнкыйтьчеләре бәяләвенчә, аның актёрлык осталыгында Ленинград мәктәбе алымнары белән татар театры традицияләре үрелеп бара[5][6]. Роль характерын җентекләп эшләү, тормышчанлык, сәнгатьлелек һәм темпераментлылык кебек сыйфатлары аңа татар драматургиясендә берничә күренекле образ тудырырга мөмкинлек бирә[12][8][1][2][3].

Иҗат юлының башында күбесенчә драматик рольләр башкарса, соңрак комедия һәм гротеск амплуаларында да актив эшли[12][8].

2025 елның 19 июнендә Илдус Әхмәтҗанов 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә[13]. Ул шул ук елның октябрендә Мароккода узган халыкара кинофестивальдә «Гашыйклар тавы» фильмындагы роле өчен «Иң яхшы ир-ат роле» бүләгенә лаек була[14].

Иҗтимагый позициясе

undefined

1990 елларда татар милли хәрәкәтендә катнаша. 1991 елда, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитетын киңәйтү таләпләренә теләктәшлек йөзеннән, Казан үзәгендәге Ирек мәйданында абыйсы һәм башка фикердәшләре белән берлектә 13 көнлек сәяси ачлык игълан итә[15][5].

Иҗаты

Габдулла Тукайга бик нык охшаганга, ул аның ролен театр һәм телевидение сәхнәләрендә күп тапкырлар башкара. Шагыйрь образын беренче тапкыр 1976 елда, Сибгат Хәким әсәре буенча Азат Зарипов сәхнәләштергән «Яз сулышы» спектаклендә гәүдәләндерә[15][6]. Ул, беренче чиратта, Габдулла Тукай шигырьләрен оста башкаручы, сәнгатьле сүз иясе буларак таныла[8][1][2][9][3].

Р. Харис, А. Рәшит, Р. Әхмәтҗанов, М. Әгъләм, Г. Бәширов, Д. Дәрзаман, Ә. Баян[16], Ф. Әмирхан, М. Җәлил[17] әсәрләре буенча радиоспектакльләрдә катнаша. У. Шекспирның «Король Лир», «Антоний һәм Клеопатра» һәм «Ромео һәм Джульетта» пьесаларын һәм башка авторлар әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә[8][2][3][18]. Тәрҗемәләр рус классик текстларына нигезләнеп эшләнә һәм татар сәхнәсе өчен яраклаштырыла[18]. Аның тәрҗемәсендәге «Ромео һәм Джульетта» һәм «Антоний һәм Клеопатра» спектакльләре Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә куела[18].

Рольләре

  • Задорожный («Урланган бәхет», И. Франко);
  • Дерюгин («Яктырта, ләкин җылытмый», А. Островский);
  • Ферапонт («Өч кыз туган», А. Чехов);
  • Максим («Күктәге йолдызлар кебек», М. Горький буенча);
  • ревизор («Мария өчен акча», В. Распутин);
  • Педро («Буэнос-Айреста интервью», Г. Боровик);
  • Мкртыч («Ханума», А. Цагарели);
  • Бостон («Җәллад», Ч. Айтматов);
  • Мирзахан («Өчәү юлга чыкты», Р. Батулла);
  • Дионис («Утны ташлама, Прометей!»);
  • Ялчыгол («Ай тотылган төндә», М. Кәрим);
  • Рәүф («Ике килен», Х. Вахит);
  • Шәйхел («Татар хатыны ниләр күрми», Г. Ибраһимов);
  • Закир («Банкрот», Г. Камал);
  • Тукай («Без китәбез, сез каласыз»);
  • Рәхмәтулла («Алты кызга бер кияү», Т. Миңнуллин);
  • Бадри («Галиябану», М. Фәйзи);
  • Ислам («Әни килде», Ш. Хөсәенов);
  • Әхмәтҗан («Зөләйха», Г. Исхакый);
  • Гаделша («Су анасы — сөйгәнем», З. Хәким);
  • Субра («Идегәй», Ю. Сафиуллин);
  • Диоген («Баскетболчы», М. Гыйләҗев);
  • Субра («Җидегән чишмә», Н. Исәнбәт);
  • Галимҗан («Яшь йөрәкләр», Ф. Бурнаш);
  • Самат («Мулла», Т. Миңнуллин);
  • Дон Луис («Дон Жуан», Ж.-Б. Мольер);
  • Нияз («Хуҗа Насретдин», Н. Исәнбәт);
  • Сөбханкул («Җилкәнсезләр», Т. Гыйззәт);
  • Габдулла («Тормышмы бу?..», Г. Исхакый);
  • Тимофеев («Биш кич», А. Володин);
  • Һидәят («Өйләнәм.tat», И. Зәйниев);
  • Гариф һәм Мифтах («Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», М. Галәү);
  • Исламгали («Аналар улларын көтә», А. Мирзаһитов);
  • Сөйләүче («Тукайның кайтуы»).[19][12][8][1][2][9][3][6].

Бүләкләре

Исемнәре
  • Татарстан АССРның атказанган артисты (1987)[12][2];
  • Татарстан Республикасының халык артисты (1996)[10][1];
  • Россия Федерациясенең атказанган артисты (2013)[20][3].
Премияләре
  • Муса Җәлил исемендәге премия (1988) — Чыңгыз Айтматов повесте буенча куелган «Плаха» спектаклендә Бостон ролен башкарган өчен[8][1];
  • Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000) — Г. Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән «Сөй гомерне, сөй халыкны» һәм «Өзелгән өмет» исемле концерт программалары өчен[8][21].
Орденнары һәм медальләре
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2025) — театр сәнгатен үстерүгә керткән аерым хезмәтләре һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен[22].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 7 Илялова, 2005
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Илялова, 2011
  3. 1 2 3 4 5 6 7 Ахметзянов Ильдус Ханифович. Татарский театр имени Галиасгара Камала. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  4. Татарско-Кандызское сельское поселение. О поселении. Администрация Бавлинского муниципального района. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  5. 1 2 3 Әлфәт Закирҗанов. Тукайлы артист. Журнал «Сәхнә» (19 июнь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  6. 1 2 3 4 5 6 Гөлзадә Бәйрәмова. Шагыйрь артист. — Журнал «Казан утлары». — 2000. — № 6 (932). — С. 175—179. — 192 с.
  7. Рашит Ахметзянов. Центр татарской литературы. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  8. 1 2 3 4 5 6 7 8 Хасанов, 2002
  9. 1 2 3 Шакирҗан, Гыйматова, 2009
  10. 1 2 Хасанов, 1998
  11. Ахметзянов Ильдус Ханифович (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  12. 1 2 3 4 5 Илялова, 1996
  13. Ильдус Ахметзянов отметил 75-летний юбилей. Бизнес Online (20 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  14. Ильдус Ахметзянов удостоен приза за лучшую мужскую роль на фестивале в Марокко (рус.). kamalteatr.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 гыйнвар 2026.
  15. 1 2 Галиуллин, 2016
  16. Татарстан дулкынында. Радио Татарстана (16 ноябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021.
  17. Василина Олейник. Артист Ильдус Ахметзянов записал для Таткнигоиздата аудиоверсию Моабитских тетрадей. Татар-информ (30 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  18. 1 2 3 Ахметзянов Ильдус Ханифович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  19. В Камаловском театре премьера спектакля «Казанга Тукай кайткан». Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.
  20. Указ Президента Российской Федерации от 04.10.2013 г. № 760 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». Президент Российской Федерации (4 октябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 2 июнь 2021 года.
  21. Лауреаты премии им. Тукая. Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 май 2021. Архивировано 7 декабрь 2019 года.
  22. Признание заслуг. Республика Татарстан (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2026.

Чыганаклар

  • Илялова И. И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел.

Тема буенча өстәмә