Сергей Скоморохов
Сергей Геннадий улы Скоморохов (Сергей Скоморохов, рус. Сергей Геннадьевич Скоморохов; 25 апрель 1952, Сарытау) ― театр рәссамы, сценограф, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы (1995 елдан). Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2010) , Татарстанның халык рәссамы (2003), Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2012). СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987 елдан).
Тормыш юлы
1952 елның 25 апрелендә Сарытауда рәссам Геннадий Скоморохов (1925―1975) гаиләсендә туа[1]. 1972 елда Дондагы Ростов шәһәрендә М. Б. Греков исемендәге сәнгать училищесын кызыл дипломга тәмамлый. Югары белемне Мәскәүдә ала: 1977 елда М. Горький исемендәге Мәскәү Күркәм театры (МХАТ) каршындагы В. И. Немирович-Данченко исемендәге Мәктәп-студияне тәмамлый[2].
1975 елда Мәскәүдән Комсомольск-на-Амуре шәһәренә производство практикасына килә, Шәһәр драма театрында «Просто ужас» спектаклен бизи[3]. 1977—1983 елларда ул бу театрның баш рәссамы булып эшли.
1983—1984 елларда Тверь шәһәрендәге Яшь тамашачы театрында (ТЮЗ) баш рәссам вазыйфасын башкара[4].
1984—1994 елларда Казанның В. И. Качалов исемендәге рус зур драма театрында баш рәссам булып эшли. Бу театрда эшләү аның шәхси стиленең формалашуына зур йогынты ясый. Скомороховның иҗатында режиссер Ефим Табачников белән күпьеллык хезмәттәшлеге мөһим урын алып тора[4].
1995 елдан Скоморохов — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы[5]. Монда ул режиссер, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов, ә соңрак режиссер Фәрит Бикчәнтәев белән иҗади хезмәттәшлек алып бара.
Төрле елларда Хабаровск, Чита, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола театрларында эшли; Ремшайд (Алмания) театрында «Жуан йорты» һәм Әнкарада (Төркия) «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен бизи[6].
Педагогик эшчәнлеге
Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында дәресләр алып бара[3]. «Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше», «Театр макеты», дисциплиналарыннан укыта, югары квалификация категорияле укытучы[7].
Күргәзмәләре
Катнашкан күргәзмәләре
- «Совет Ерак Көнчыгышы» (Владивосток шәһәре, 1978, 1980);
- «Зур Идел» (Чабаксар шәһәре, 1985; Казан, 1991);
- «Көлсу туфраклы җир рәссамнары» (Мәскәү, 1991);
- «Совет Россиясе» (Мәскәү, 1985);
- «Театр, кино һәм телевидение рәссамнары» (Мәскәү, 1985, 1987)[8];
- «Яңалык һәм традицияләр» — Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллыгына багышланган күргәзмә[9].
Шәхси күргәзмәләре
- 1984 ел — Тверь шәһәрендәге күргәзмә[8];
- 2000 ел — Бөгелмәдәге күргәзмә[8];
- 2002 ел — Казандагы күргәзмә[8];
- 2013 ел — «Сценография» күргәзмәсе, 60 яшьлегенә багышлана һәм «Хәзинә» милли сәнгать галереясында уза[10];
- 2014 ел — «Сергей Скоморохов. Сценография» күргәзмәсе Чабаксарда уза[4].
- 2017 ел — «Театр. Скоморохов» күргәзмәсе, Казанның Әсгать Мәҗитов музеенда уза[11];
- 2019 ел — «Театр. Скоморохов» күргәзмәсе Мәскәүдәге Театр галереясендә ачыла[12];
- 2022 ел — «Пролог» исемле шәхси күргәзмәсе, 70 яшьлегенә багышлана, Камал театры фойесында уза[13].
2022 елда Камал театры каршындагы мәйданында Мәхмүт Галәү романнары буенча куелган «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» премьерасына багышланган күргәзмәнең сәнгать җитәкчесе була[14].
Иҗаты
Сергей Скомороховның Г. Камал театрына килүе белән режиссура һәм сценография арасындагы бәйләнеш сизелерлек ныгый. Татар классик әсәрләре буенча эшләгәндә, ул милли мәдәниятнең үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнә һәм аларны заманча сәхнә теленә күчерә. Скоморохов иҗат иткән декорацияләр фикер ягыннан катлаулы булса да, формасы белән лаконик һәм аңлаешлы; алар универсаль кулланылышы һәм мәгънәви басымнарның төгәл куелуы белән аерылып тора[8].
Рәссамның күренекле эшләре арасында — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Мөһаҗирләр» романы буенча спектакль (режиссеры Фәрит Бикчәнтәев). Бу спектакльдә сәхнә киңлеге хәрәкәтләнүче туку станоклары һәм асылмалы күпер ярдәмендә корыла. Педро Кальдеронның «Төш булып калсын бу тормыш» («Жизнь есть сон») спектаклендә металл ярымсфералардан торган конструкция кулланыла. А. Чеховның «Дядя Ваня» әсәрендә ул тавыш һәм төс «партиясе» алымын кертә[3].
Сергей Скомороховның иҗаты Марсель Сәлимҗанов белән тыгыз хезмәттәшлектә үсә. «Баскетболист» спектаклендә сәхнәдәге яңгыр һәм үзгәртеп кору чоры кешеләре образы аша ашмаган өметләрне, башка төрле тормышка омтылу хисен оста чагылдыра торган сценография тудырыла[3].
Бизәгән спектакльләре
Ике йөз алтмыштан артык спектакль бизәгән.
Комсомольск-на Амуре Драма театры
- «Просто ужас» (1975);
- «Д’Артаньян и три мушкетёра» (1975);
- «Дядя Ваня»;
Качалов исемендәге Казан академия рус зур драма театры
- «Иван и Мадонна» (1985) — В. Кудрявцев;
- «Человек на все времена» (1986);
- «Царь Фёдор Иоаннович» (1988);
- «Поминальная молитва» (1992);
- «Дядя Ваня» (1993);
- «Убийство Гонзаго» (1993) — Е. Табачников белән берлектә;
Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
- «Ахырзаман» (1989);
- «Зөләйха» (1994);
- «Биюче» (1995);
- «Җанкисәккәем» (1995);
- «Каениш, көндәш һәм башкалар» (1996);
- «Гаугалы гаилә» (1999);
- «Илгизәр + Вера» (2000);
- «Баскетболист» (2002);
- «Кара чикмән» (2003);
- «Телсез күке» (2004);
- «Галиябану, сылуым иркәм» (2005);
- «Яшь йөрәкләр» (2009);
- «Банкрот» (2013);
- «Ричард III» (2014);
- «Сүнгән йолдызлар» (2020);
- «Болганчык еллар. Мөһаҗирләр» (2021);
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
- «Галиябану» (1989);
- «Әстәгъфирулла» / «Алла сакласын!» (1991);
- «Казан сөлгесе» (2004);
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясе
- «Изобретательная влюблённая» (2021);
Әтнә татар дәүләт драма театры
- «Миңлекамал» (2013)[15].
Фильмография
- 2005 ― «Зөләйха» (режиссер Рамил Төхвәтуллин; Казан кинохроника студиясе, «Рамай» студиясе) ― рәссам[16].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (1989);
- Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990),
- Татарстанның халык рәссамы (2003);
- Дамир Сираҗиев исемендәге премия (2004),
- Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009) — Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында драматург Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» спектаклен бизәгән өчен[17];
- Россия Федерациясенең атказанган рәссамы (2012)[18];
- Россия Рәссамнар берлегенең югары бүләге — «Рухилык. Традиция. Осталык» алтын медале (2019)[19];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022)[20];
- «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлар өчен» ордены (2024)[21];
- Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республикакүләм театр сәнгате өлкәсендә казанышлар өчен премия (2025)[22].
Гаиләсе
Хатыны математик, программист, милләте буенча латыш, балалары Ригада туган.
Олы улы Геннадий, ГИТИСның сценография факультетын тәмамлаган театр рәссамы, аның хатыны Надежда (Чехович) шулай ук ГИТИС тәмамлаган, кызлары Варвара (2020 елгы). Кече улы Юрий — китап бизәүче рәссам-график.
Искәрмәләр
- ↑ Татьяна Кармашова. Мы из сказочного мира. Рязанские ведомости (22 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Скоморохов Сергей Геннадьевич. Театральные музеи и архивы России и русского зарубежья. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 Анна Тарлецкая. Сергей Скоморохов: «Театральные художники — люди, которые в детстве не наигрались». Реальное время (22 апрель 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 10 апреля в галерее «Серебряный век» открылась выставка «Сергей Скоморохов. Сценография». std-chuvashia.cap.ru (Союз театральных деятелей Чувашской Республики) (11 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Скоморохов Сергей Геннадьевич. kamalteatr.ru (Татарский государственный академический театр имени Г. Камала). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Татьяна Лескова. ТОП 50: Сергей Скоморохов. Собака.ru (7 декабрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Руководство. Педагогический состав. kazanartschool.ru (Казанское художественное училище имени Н.И. Фешина). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Р. Р. Солтанова. Скоморохов Сергей Геннадьевич. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Татарстан Рәссамнар берлегенең 85 еллыгы уңаеннан Казан Кремлендә «Яңалык һәм традицияләр» күргәзмәсе ачыла. mincult.tatarstan.ru (Официальный сайт Министерства культуры Республики Татарстан) (15 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Сценография». Выставка С.Г.Скоморохова. art16.ru (Искусство и культура Татарстана) (29 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ В Казани начала работу выставка главного художника театра Г.Камала «Театр. Скоморохов». kzn.media (14 май 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Театр. Скоморохов». bakhrushinmuseum.ru (Государственный центральный театральный музей имени А.А. Бахрушина). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Камал театрында Сергей Скомороховның "Пролог" күргәзмәсе ачылды. kamalteatr.ru (Татарский государственный академический театр имени Г. Камала). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Казанда ачык һавада "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" премьерасына багышланган күргәзмә ачылды. kamalteatr.ru (Татарский государственный академический театр имени Г. Камала). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Миңлекамал». atnyateatr.ru (Атнинский государственный драматический театр имени Г. Тукая). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ «Зулейха» (2005). Кино-Театр.Ру (29 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Скоморохов Сергей Геннадьевич – театр-декорация сәнгате рәссамы. gabdullatukay.ru (Сайт, посвященный Габдулле Тукаю). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ РФ Президентының 2012 елның 30 июнендәге 925 номерлы Указы
- ↑ Сергей Скоморохов награжден высшей наградой художников России. Татарская пресса (18 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Лауреатам Республиканской Премии имени Баки Урманче и деятелям культуры и искусства Республики Татарстан вручили государственные награды. mincult.tatarstan.ru (Официальный сайт Министерства культуры Республики Татарстан) (27 август 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 08.12.2024 № 1037 "О награждении государственными наградами Российской Федерации". Официальное опубликование правовых актов (8 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.
- ↑ Премия Салимжанова с выходом в космос: в театре Камала отметили памятную дату премьерой. rt-online.ru (Газета «Республика Татарстан») (7 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2026.