Сүнгән йолдызлар (спектакль)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Викибирелмәләрдә элемент юк
Сүнгән йолдызлар
Фото
Автор Кәрим Тинчурин
Сюжет чыганагы Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”
Оркестрга салу Салих Сәйдәшев
Пәрдәләр саны 5
Иҗат итү елы 1922
Беренче куелыш 1924
Беренче куелыш җире Казан, Камал театры

Сүнгән йолдызлар (рус. Угасшие звёзды) — драматург Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" әсәре буенча куелган 5 пәрдәле драма.[1] Салих Сәйдәшев музыкасы, беренче тапкыр 1924 елда Казанда куела,[2] шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Тарих

"Сүнгән йолдызлар" спектакле Камал театры сәхнәсендә
Камал театры сәхнәсендә
"Сүнгән йолдызлар" спектакле Тинчурин театры сәхнәсендә
"Сүнгән йолдызлар" Тинчурин театры сәхнәсендә

"Сүнгән йолдызлар” – Камал һәм Тинчурин театрларының легендар спектакле. Драма беренче мәртәбә 1924 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куела. Аны автор үзе язып, үзе куйган да. Мәшһүр Марсель Сәлимҗановка исә бу спектакльне ике мәртәбә сәхнәләштерергә туры килә. 1970 елларда Сәлимҗанов куелышындагы "Сүнгән йолдызлар" спектакле бик зур уңыш белән бара.[2]

Пьесаның мистикага нигезләнгән һәм имчелек белән көчәйтелгән антимилитар пафосы бүгенге көндә бигрәк тә актуаль яңгырый. Сюжетның мелодрама жанрында булуы, тамашачының кызыксынуын тагын да арттыра. Әлбәтта, сюжетның беренче планы артында режиссер геройлар арасында башка төрле мөнәсәбәтләр корачак һәм танылган әсәрнең яңа мәгънәләрен ача.

Катнашучылар

Сәрвәр ятимә кыз
Исмәгыйль Сәрвәрнең сөйгәне, хәзрәттә ялчы. Ятим егет
Гөлнур Сәрвәрнең әбисе
Надир мәхдүм мулланың улы, бөкре, гаять ямьсез, утыз яшьләрендә
Фәрхи им-том итүче карчык
Фатыйма Сәрвәрнең дус кызы
Сираҗи көтүче карт
Шәйбәк көтүче малай
Сафый кабер казучы
Саттар староста
Җиһанша авыл карты
Насыйр авыл кешесе

Кыска эчтәлек

"Сиңа ни булды? Ник тузга язмаганны сөйлисең? Кем безне аерсын?",— Сәрвәр.[1]

Вакыйгалар “мәхәббәт өчпочмагы”на нигезләнеп алып барыла.

Экспозиция

Хәзрәттә хезмәт итүче ятим егет Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Әбисе белән генә яшәүче кыз аның мәхәббәтен кабул итә. Мәхдүм Надир, хат язып, Сәрвәрне яратуын белдерә.[3]

Төенләнеш

Сугыш башлана.[3]

Вакыйгалар үстерелеше

Егетләрнең бер өлеше төрле юллар белән солдаттан кала, бер төркемен сугышка алып китәләр.[3]

Кульминацион нокта

Сәрвәр үз куллары белән Исмәгыйльнең колагына «дару»сала. Егет үлә.[3]

Чишелеш

Сәрвәр акылдан яза, соңрак сөйгәне кабере өстендә җан бирә. “Соңгы өмете”, “актык йолдызы” булган Сәрвәр үлеменнән соң Надир үз-үзенә кул сала.[3]

Төп образларга характеристика

Сәрвәр – әбисе тәрбиясендә үскән кыз, горур табигатьле, ярдәмчел, кешелекле, әдәпле; бәхетле булачагына ышана, моның өчен бөтенесен эшләргә әзер; кыю, ихтыяр көченә ия.[3]

Исмәгыйль – тәрбияле, кешелекле, таза, матур, егет; ятимлектә үскән, кимсенеп яши; үзен Сәрвәргә тиң түгел дип саный, ярата белә; Надирга үч сакламый, ихтыярсыз, юаш; кайвакыт мескен булып күренә; “язмыштан узмыш юк” дип саный һәм бәхете өчен көрәшүдән баш тарта.[3]

Надир – табигать тарафыннан кимсетелгән, бөкре, ямьсез кыяфәтле; бик горур, үзен кызганучыларны дошман күрә; башкалар белән тигез буласы килә; Сәрвәрне яратуы яшәү көче бирә, мәхәббәте тормыш мәгънәсенә әйләнә; Исмәгыйльнең хисләрен хөрмәт итә; хыялында туган бәхетен акылдан язган Сәрвәр белән аралашуда таба; үлеме белән мәхәббәтенең зурлыгын раслый.[3]

Ачыклама

Кәрим Тинчурин әсәрне халыкта яшәгән ышануга бәйләп яза. Без хәзер дә һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән гыйбарәгә ышанабыз. Кешенең үз йолдызы ул аның яшәү мәгънәсе, ягъни яшәешендәге төп, зур бәхете. Драманың “Сүнгән йолдызлар” дип аталу сәбәбе – тышкы конфликты. Драманың һәр герое бәхетне үзенчә аңлый һәм үз бәхетенә омтыла, ләкин аларның барысын да чынбарлык, реаль тормыш чолгап алган. Реаль тормыш һәр геройга карата рәхимсез. Тормыш гаделсезлеге сугышка бәйле. Сугыш геройларны барысын да бәхетсез итә , хәтта Надирны да. Эчке конфликт исә геройларның һәрберсендә.

Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Ә ул бары үз төшенә ышана. Ул бәхетле булырга теләсә дә, шул ук вакытта үз бәхетенә ышанмый. Ул мескен, ярлы. Исмәгыйльнең эчке конфликты аның мәхәббәт хисе һәм аңы арасында. Сәрвәр рухи яктан көчле. Ул үз бәхете өчен үзе көрәшә. Шул ук вакытта ул Надирны да кире какмый. Ул аны жәлли, аның белән кешеләрчә сөйләшә. Әмма Сәрвәрнең бәхете - Исмәгыйль. Ул аның йолдызы. Исмәгыйльне үз кулы белән үтергәч, үзен үзе кичерә алмый, бәхете үлгәч, акылдан шаша. Ягьни, аның яшәү мәгънәсе Исмәгыйль иде. Ул улгәч, аның йолдызы сүнә.

Надир драмада иң көчле. Ләкин аңарда эчке каршылыклар бик күп. Беренчедән, ул горур. Тышкы кыяфәте белән башкаларның чиркануын тудырса да, ул мескен булырга теләми. Надирның эчке каршылыгы – аның үз бәхетен ничек аңлаудан гыйбарәт. Надир Сәрвәрне ярата, ул аның белән булырга тели, ләкин шул ук вакытта ул акылы белән моның мөмкин булмаганын аңлый. Сәрвәр авылда иң чибәр кыз. Надирның Сәрвәрне яратуыннан авыл егетләре дә көлә. Надирның төп эчке конфликты – аның теләге һәм реаль аңы арасында.

Әсәрдән тыш вакыйгалар – каз өмәсе күренеше һәм шулай ук яшь һәм карт көтүчеләр Сираҗи белән Шәйбәкнең сөйләшүе. Автор метафоралар файдалана. Аҗдаһа – сугыш, йолдызлар – бәхет. Кара болыт – сугыш. Җиһаншаның басуын боз сугып киткән. Басу- сугыш басуы ; басу ботка булган – сугыш басуында кешеләрнең мәгънәсез һәлак булуы. Метафоралар авторның геройларга һәм тормышка үз карашларн ачарга ярдәм итәләр. Авторның әйтергә теләгән фикере – һәр кеше үз бәхетенә омтылып яши, ләкин җәмгыять кешеләрне бәхетле итә алмый. Сугыш кешеләрнең бәхетен сүндерә, асыл егетләрнең тормышын өзә. Чылбыр рәвешендә бәхетсезлек тагын да арта. Нәтиҗәдә һәрбер кешенең бәхетсезлеге җәмгыять бәхетсезлеге булып үсеп җитә. Бер-берсен шашып яраткан яшьләр чынлыкта бәхетнең мәгънәсен аңламыйча һәлак булалар. Кешеләрнең бәхетсезлеге шулай ук Фәрхи кебек им- том итүче карчыкларга бәйле. Андый кешеләрне бары матди як кызыксындыра, яшьләр бәхетлеме, бәхетсезме кызыксындырмый. Бу яктан андый карчыклар дәүләт җитәкчеләренә охшаш.[4]

19131914 елгы тарихи вакыйгаларга нигезләнгән “Сүнгән йолдызлар” драмасында "һәр кеше - аерым йолдыз" мотивын файдаланып, автор халык һәм кеше язмышы, яшәү һәм бәхет мәсьләсен үзәккә куя. Дөньяда һәркемнең гомере бер генә, олы бәхете дә берәү генә. Кешенең шуңа омтылышын, яшәүгә хокукын кисү – зур җинаять. Шул ноктадан караганда, империалистик сугыш, аны кузгатучы һәм дәвам иттерүчеләр – җинаятьчеләр. Драматургның тирән фәлсәфәле бу гуманистик әсәре асылда әнә шул турыда.[5]

Куелышлар

Сүнгән йолдызлар спектакле Татар академия театрында инде дүрт мәртәбә куелган. Беренчесе 1924 елда сәхнәләштерелә. Соныңнан, 1970 елларда Сәлимҗанов бу әсәрне ике тапкыр сәхнәләштерә. 2020 елдан алып хәзерге вакытка кадәр (февраль 2022) "Сүнгән йолдызлар" куелышын Фәрит Бикчәнтәев җитәкли, рәссамы Сергей Скоморохов.

Шулай ук әсәрнең куелышлары К. Тинчурин театрында да бара. Режисерры - Резедә Гарипова, рәссам - Роман Моров, хореографы - Мария Лазукова. Спектакльнең премьрасы 2013 елның 12 апрелендә була.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
  2. Силина И. Два вечера у камаловцев // Театр. 1979. № 5.
  3. Татар театры (1906–1926). К., 2003;
  4. Ахмадуллин А. Многогранный художник // Горизонты татарской драматургии. К., 1983;
  5. Сүнгән йолдызлар: Музыкалы көйле драма. 4 пәрдәдә, 5 манзарада.— Казан: Татар, матбугат-нәшр. комбинаты, 1925.— 82 б.— (Татар әдәбияты к-ханәсе № 19). 5000.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз