Кара йөзләр (спектакль)
Викибирелмәләрдә элемент юк |
«Кара йөзләр» — «Кара йөзләр» повесте (1927) буенча куелган. Башкортстан башлыгы Гранты алган[1]. «Алтын битлек» РФ милли театр премиясе номинанты (2016, Мәскәү). Төрки халыкларның халыкара «Нәүрүз» театр фестивалендә катнашучы (2015, Казан) [2]
Тарих
«Кара йөзләр» спектакле Гафури театрында 1930 еллардан башлап уйнала, беренче премьерасы 1938 елның 5 маенда була. Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повестен Гайнан Әмири (1911-1982) сәхнә әсәре итә. Яңа ориганаль премьерасы 2014 елның 4 октябрендә Гафури театры сәхнәсендә уйнала. Бүген дә театр репертуарында бар.
- Мәҗит Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча Шәүрә Гыйльманова һәм Айрат Әбүшахманов сәхнәләштергән.
- Спектакльнең режиссеры Айрат Әбүшахманов.
- Рәссамы Альберт Нестеров, «Алтын битлек» премиясе (2016) лауреаты.
- Композитор Илшат Яхин.
- Биюләр Ринат Әбүшахманов, Чулпан Әскарова.
- Ут куючы режиссер Илшат Сәяхов.
- Халык гореф-гадәтләре һәм йолалары буенча киңәшче Асия Гайнуллина (Сибай).
- Хормейстер Алсу Хәсбиуллина.
Галимә кичергән фаҗиганең бөтен тирәнлеген күрсәтү өчен, автор антитеза һәм контраст алымнарын оста кулланаРифат Сверигин |
Режиссер ап-ачык итеп шәхеснең иреген, аның кагылгысызлыгын яклавын, һәртөрле культка (дини, иҗтимагый, шәхес культына) каршы булуын күрсәтте[4] |
Рольләрдә
- Галимә — Гөлнара Казакбаева (Римма Сәлмәнова)
- Закир — Артур Кәбиров
- Гали — Лилия Галина
- Фәхри — Әхәт Хөсәенов
- Хәмидә — Илсөяр Газетдинова (Нурия Ирсаева)
- Бәдәр — Гөлнара Әмирова
- Гыймади — Ирек Булатов
- Гыйльми — Тәнзилә Хисамова
- Ахун хәзрәт — Хөрмәтулла Үтәшев
- Казый — Рәвис Сәгыйтов
- Нәгыйм хәлфә — Юнир Коланбаев
- Гайфулла — Ринат Баймурзин
Үзенчәлеге
Тамашачылар сәхнәдә утыра. Тамаша авансценада һәм өлешчә тамаша залында бара.
«Алтын битлек» номинанты
2016 елда 4 номинациядә «Алтын битлек» РФ мили театр премиясе номинанты була:
- «Иң яхшы драма спектакле (кече форма)»
- «Иң яхшы режиссер эше» (Айрат Әбүшахманов)
- «Иң яхшы рәссам эше» (Альберт Нестеров)
- «Иң яхшы киемнәр буенча рәссам эше» (Альберт Нестеров) — 2016 елгы «Алтын битлек» премиясе лауреаты.
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Гөлнара Кунакбаева)
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
- Гафури театры сайтында «Кара йөзләр» спектакле турында сәхифә 2016 елның 7 сентябрь көнендә архивланган.
- «Алтын битлек» премиясе сайтында «Кара йөзләр» спектакле турында сәхифә